|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2012 Җәмгыять
Акчаң булса - балаң була2005 елда Татарстанда суррогат анадан беренче бала туган иде. Ул чагында саулыгы яраксыз хатынга дус кызы сабый табып бирә. Моңардан икесе дә канәгать кала: сәп-сәламәт ир бала туа, ә “эше” өчен акча алган суррогат әни үз куышын булдыра... Бүген республикада ел саен баласыз 12-15 пар суррогат аналар ярдәмендә әти-әни булуга карамастан, без элеккечә тормышның бу ягы турында фильмнар аша гына беләбез. Ул фильмнары да, һичшиксез, елата торган әле...
Ярдәм кулы
Россиядә суррогат ана программасы законлы нигездә 1995 елдан бирле эшли. Ул чорда советлардан соңгы беренче Гаилә кодексы кабул ителә. Мондый төр хезмәтне экстракорпораль аталандыру ярдәмендә медицина үзәкләрендә күрсәтәләр. Татарстанда бу - Республика клиник хастаханәсенең Гаиләне планлаштыру һәм репродукция үзәге.
Суррогат ана - баласыз парлар өчен соңгы мөмкинлек. Алар бу адымга балага узуның барлык вариантларын, шул исәптән ЭКОны да сынап караганнан соң бара. Ә быел үз көченә кергән “РФ гражданнары сәламәтлеген саклау нигезләре турында”гы закон суррогат аналарның хезмәтеннән никахта тормаган хатын-кызларга да файдаланырга рөхсәт итә.
Суррогат ана хезмәтеннән медицина күрсәтмәләре буенча гына файдаланырга мөмкин, буй-сынын бозарга куркып, бала табарга теләмәгәннәр өчен бу юл ябык, - дип аңлата Үзәк директоры Фирая Сабирова. – Потенциаль ата-аналар безгә суррогат анага үз кандидатларын да ияртеп килгәли. Без шулай ук, бу мәсьәләнең медицина, юридик һәм әхлак аспектларын исәпкә алып, кандидатуралар сайлыйбыз.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә, бер яки берничә бала тапкан (кесарев кисүеннән башка), физик һәм психик яктан сәламәт 35 яшькә кадәрге хатын-кыз суррогат ана була ала... Программа эшләгән дәвердә Татарстанда “инкубатор” ананың гомумиләштерелгән портреты да пәйда булган: ялгызы мәктәпкәчә яшьтәге бала тәрбияләүче, җитди, еш кына балалар бакчасында тәрбияче яки шәфкать туташы булып эшләүче һәм, әлбәттә инде, акчага бик мохтаҗ хатын. Хәер, югары белемле һәм яхшы гына акча эшләүче кияүдәге хатын-кызларның да суррогат ана булу очраклары бар (моңа, һичшиксез, иренең ризалыгы кирәк),
Кагыйдә буларак, заказчыга суррогат анага берничә кандидатураны сайлап алырга тәкъдим итәләр. Хәер, кайчагында кешеләр үз балаларын карында йөрткән хатынны күрергә теләми, аның белән арадашчылар - үзәк хезмәткәрләре аша гына аралаша.
Генетик әти-әни белән суррогат ананың дуслашкан бер генә очрагын хәтерлим. Алар аңа кунакка килеп, баланы күреп йөрергә рөхсәт итте, - дип сөйли Фирая Сабирова. – Соңрак ул суррогат ана үзе өчен дә бала тапты, ләкин теге кешеләр белән дә дуслыгын дәвам итә.
Игезәкләр өчен - миллион
Шулай да күпләр коры эш итү белән чикләнә. Әгәр суррогат ана барлык күрсәткечләре буенча туры килә икән, аның белән генетик әти-әни арасында килешү төзелә. Килешүдә якларның хокуклары һәм бурычлары акка кара белән тәфсилләп язылган була. Чөнки закон нигезендә, үз яралгыларын чит хатынга “үстерергә” биргән кешеләр хокуксыз диярлек. Алар баланың ата-анасы дип, аны тапкан хатынның ризалыгы белән генә яздырыла ала. Ә ул ризалашмаса?.. Киресенчә дә булгалый: әйтик, суррогат ана бер сабый урынына игезәкләр (ЭКО вакытында мондый хәлләр еш була) яки зәгыйфь бала таба. Бу хәлдә генетик ата-ана “яраксыз тауар”ны алудан һәм компенсация түләүдән баш тарта (Татарстанда суррогат анага, уртача, 500 мең сум түлиләр, өстәп азык-төлеккә, витаминнарга, түләүле гинекологка акча бирәләр).
Килешүдә мондый чуалчыклары да карала. Әгәр суррогат ана баланы бирүдән баш тарта яки табарга теләмичә, төшертергә карар итә икән, аның заказчылар каршында бик зур бурычы җыела. Үз чиратында, тегеләре суррогат анага барыбер “гонорар” түләргә тиеш. Әгәр игезәкләр туа икән, сумма икеләтә арта...
Берьюлы ике әнисе һәм әтисе көткән сабый дөньяга аваз салуга, алар баланы күтәреп, өчесе дә загска бара. Анда суррогат ана акчаларын алгач, “тантаналы төстә” баладан баш тарта, һәм аны генетик әти-әнисе исеменә теркиләр. Шуннан соң суррогат ана кире уйлап баланы үзенә ала алмый инде.
P.S. Германиядә, Франция, Италия, Норвегия, Швециядә суррогат ана булуны әхлаксызлык дип, закон нигезендә тыялар. Даниядә, Бөекбритания, Австралия, Канада һәм Нидерландта ул бушлай гына рөхсәт ителгән. Акча хисабына суррогат аналар Россиядән тыш, АКШның барлык штатларында диярлек, Көньяк Африка Республикасында, Грузиядә һәм Украинада бала таба.
Лилия ХӘБИРОВА |
Иң күп укылган
|