поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.02.2012 Җәмгыять

Симерәсең киләмени, кызым?

«Замана балалары хәзер унынчы сыйныфны бетереп туа», диләр. Мөгаен, дөрестер. Юкса балалар бакчасына йөргән баланың башына югары уку йортларында өйрәнелергә тиешле әйберләр ничек сыйсын?!

Затлы киемнәргә төренгән әни белән кызның ипи киоскы янындагы әңгәмәсенә шаһит булдым. Гадәти генә сөйләшү булса, аптырамас та идем. Витринага куелган тәмле-татлы ризыкларны күргәч, 5-6 яшьләрендәге тал чыбыгыдай кызчыкның пирожный ашыйсы килеп китте булса кирәк. Аның: «Алыйк әле», – дигән үтенеченә, әнисенең: «Бу артык калория, кадерлем», - дип җаваплавы аяктан ега язды мине. Аннан соң үзе: «Ярар, тик яртысын гына ашыйсың. Калганы иртәгә», – диде диюен.

 

Бакча баласына хәзердән үк калорияләр санату шулкадәр мөһимме икәнни?! Саный башласаң, ач та калырга мөмкиндер, болай булса. Баллыда – калория, майлыда – холестерин, тоз – ак үлем, ысланган ризыклар яман шеш авыруы китереп чыгарырга мөмкин...

 

Әйе, симезлек матур күренеш түгел анысы. Яшь кызларның баш бәласе ул. Зифа, матур булыр өчен, нинди генә диеталар тотмыйлар, нинди генә корбаннарга бармыйлар алар. Диеталары гына да мең төрле бит әле аның: карабодайныкы дисеңме, Кремльныкы, кефирныкы һәм башкаларныкы. Статистика мәгълүматларына караганда, дөнья халкының өчтән ике өлеше үз гомерләрендә бер булса да ниндидер бер диетага утырып ала икән. Ә менә артык авырлыктан котылырга теләүчеләрнең 34 процентының диетадан соң тагын да тазаруы, 19 процентының ябыгуы һәм теләгән авырлыкта бары бер ел гына торуы, 47 процентының шул ук артык авырлыкта калуы билгеле. Сүз уңаеннан, Америка галимнәре һәр диетаның да организмга начар йогынтысы булмый калмавын исбатлаганнар. Төрлесенең зарары төрле дәрәҗәдә, билгеле. Әлеге кыенлык белән очрашмаган кешеләр аларны ахыргача аңлап та бетерә алмыйдыр, бәлки. Бу яшь ана да кызының артык калорияләр турында кечкенәдән белеп үсүен, соңыннан симезлектән иза чикмәвен теләгәндер, күрәсең.

 

Чәй эчкәндә, авызына конфет арты конфет шудырган улыма карадым да, «бу да артык калория була торгандыр бит инде», дип уйлап куйдым. Алай да: «Күп ашама, тешең кортлар!» – диюдән ары узмадым инде, билгеле. Үзебезгә охшаса, калория дип кенә тәмле әйбердән баш тартачак бала түгел барыбер.


Илсөя ЗӘЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»