поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.02.2012 Мәгариф

Мактаулы укытучы булам дисәң, укытуны ташла

Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр, инновацион технологияләр укучыларның белемен күтәрергә ярдәм итә, дип ышандыра җитәкчеләр. Тик бу чыннан да шулаймы соң?

Бүген укытучыларны борчыган иң зур проблемаларның берсе — кәгазьләр арасында утырып, аларның бала белән эшләргә вакытлары калмый, мәгариф өлкәсендәге яңалыклар аларның болай да авыр хезмәтен тагын да катлауландыра. Моның шулай икәнлегенә шигем юк. Тик ничек кенә булмасын, журнал тутыру, көнлек, айлык, еллык дәрес планнарын төзү элек-электән үк булган һәм бу эшләр укытучының укучыларга белем бирүдә, аларны тәрбияләүдә мөмкинлекләрен чикләгән.

 

Укучыларны яңа технологияләр түгел, ә укытучы белемле итә

 

Мин үзем мәктәпне 8 ел элек тәмамладым. Безнең заманда электрон журналлар да, ноутбуклар да юк иде әле. Мәктәп елларымны искә төшерәм дә, баланы белемле итүдә иң зур рольне укытучы уйный икәнлегенә тагын бер кат инанам. Укытучының үз дәресенә, балаларга мөнәсәбәте нинди булса, укучыларның белем дәрәҗәсе дә шундый булачак. Ә инде яңа инновацион технологияләр исә белем бирү процессын тулыландыру өчен генә хезмәт итә.

 

Тагын бер күренеш турында әйтәсем килә. Кагыйдә буларак, яхшы укытучыларның күбесенең грамота, мактау кәгазьләре, бүләкләре аз була. Ник дигәндә, ул эшли, укыта, аның төрле бәйгеләрдә катнашып, кәгазь тутырып, бүләк-мактаулар артыннан йөрергә вакыты. юк. Чөнки әгәр дә берәр конкурста җиңәсе, үзеңнең нинди яхшы эшләвен күрсәтәсең килсә, көне-төне өстәл артында, кәгазьләр арасында зур-зур, калын-калын папкалар тутырып утырырга кирәк. Бу очракта укучыларга белем бирү икенче планга күчә.

 

Мактаулы укытучы даны - ялган уңыш?

 

Безнең рус теле һәм әдәбияты укытучысын нәкъ менә шундыйлар рәтенә кертеп буладыр, мөгаен. Ярата идек без аны, чөнки дәрестә нәрсә телибез, шуны эшләп утыра идек. Берәр эш куша да, үзенең папкалары арасына «кереп чума». Нәтиҗәдә, без - надан укучылар, ә ул мактаулы укытучы. Кайда монда дөреслек? Әлеге укытучы бүген дә җитәкчеләр алдында иң яхшылардан санала. Ә укучылары исә БДИ бирү өчен репетиторларга йөрергә мәҗбүр. Алар анда 7 еллык материалны яңадан өйрәнә, чөнки башкача имтиханны тапшыру мөмкин түгел.

Кайчакларда укытучылар үзләрен яхшы, тырыш укытучы итеп таныту максатыннан ни генә эшләми. Бер дус кызым мәктәптә укыган вакытта бик еш фән олимпиадаларына йөри торган булган. Аның математика укытучысы исә районның алдынгы укытучылары исемлегенә кергән. Әгәр дә укучысы олимпиадада начар урын алса, оят булачак, премиясен дә кисәргә мөмкиннәр. Укытучы аптырап калмаган, ниндидер юллар белән олимпиада сораулары белән җавапларын эзләп тапкан да, укучыларына ятлаткан. Нәтиҗәдә, 1, 2, 3 нче урыннар гарантияләнгән. «Математика дәресен укыган булмады инде безнең. Аттестатта «5»ле торса да, ялган бишле ул. Саннар мәсьәләсендә «ноль» мин. Шуңа күрә гуманитарий юлын сайладым», дип сөйли иптәшем.

 

Монда иң кызганычы шул - яхшы укытучылар игътибардан читтә кала. Чөнки алар өчен беренче урында - укучыларны белемле итү. Ә кәгазь тутырып утырырга, бәйге-конкурсларда катнашырга аларның вакыты юк. Җитәкчеләр, түрәләр яңа инновацион технологияләр, уку-укытуның яңа ысуллары, дип еш сөйли. Ләкин әлеге өлкәдә эшчәнлек алып барганда, республиканың чын мактауга лаек укытучыларын барлауга да игътибар бирелсен иде.


Фирая ГАЛИМОВА
Интертат.ру
№ | 13.02.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»