поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.02.2012 Җәмгыять

Гыйнвардан майга күчерәсеме?

Инде хәбәр иткәнебезчә, президентлыкка кандидат Владимир Путин Яңа ел бәйрәмнәренең бер өлешен май аена күчерергә тәкъдим итте. 10 көн буе эшләмәү идеясе ил җитәкчеләре тарафыннан 2004 елда тормышка ашырылган иде. Бу вакыт эчендә күпләр әнә шундый озак ял итүдән туя да башлады бугай. Ә сез гыйнвар ялларын майга күчерергә ризамы?

Рамил ХӘЛИМОВ, Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы:

 

– Әлбәттә, риза булыр идем. Май аенда ял итү файдалырак бит инде. Бакчада, саф һавада эшлисең, һич югында кояшта кызына башлыйсың. Күпләребез туганнары янына авылларга кайта, җир казыша. Әнә шулай эш кайнап торган вакытта өстәмә ял көннәре артык булмый ул.

 

Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА, шагыйрә:

 

– Бакчалы кеше буларак, мондый тәкъдимне уңай бәя­лим. Май башы – язның иң кызган вакыты, аның бер кө­не ел туйдыра. Һәр сәгате, минуты исәптә вакытта өстәмә ял көннәре бик килешер иде. Тик, икенче яктан караганда, кышкы каникуллар да бик рәхәт уза. Ике онык әбисе буларак әйтәм, кышкы озын кичләрдә алар белән аралашам, кунакка киләләр. Элек бит әби, бабай, әти-әни, апа-сеңелләр – барчасы да бергә яшәгән. Хәзер исә заманалар үзгәрде, аз аралашабыз. Гаи­ләдә дә күп булганда ике бала үсә, рухи якка игътибар кимеде. Әнә шул ягыннан Яңа ел бәйрәмнәренең озын булуы килешеп тора.

 

Айдар ВАФИН, дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды белгече:

 

– Мин Яңа ел бәйрәмнәрен шул рәвешле таркатмас идем. Ул ун көн эчендә кайберәүләр чит илдә ял итеп кайта ала. Кыс­картудан соң әлеге ялларның тәме бетәчәк. Өстәвенә кышкы каникуллар вакытында халык акча янчыкларын тулысынча диярлек бушата, кибетләрдә меңләгән акчалар калдыра – моның нәрсәсе начар? Шуның белән беррәттән май аенда бакчада эшләүчеләргә дә өстәмә 3-4 ял көне бирергә кирәк. Ләкин ел башында озын-озаклап ял итәргә кү­неккән кешеләр бәрабәренә түгел. Ике як та канәгать калырга тиеш.

 

Виктория НИКИФОРОВА, инвалидларны патронажга алу оешмасы җитәкчесе урынбасары:

 

– Эшсезлектән интегү шушы була инде ул. Башта вакытны күчерү-күчермәү мәсь­әләсе бе­лән баш ваттылар. Хәзер менә бәйрәмнәрдәге ял көннәренә тотындылар. Балага кәнфит күрсәткән кебек, ке­шеләрне вак сораулар бе­лән алдыйлар да, мөһим мәсь­әләләр чишүне кичектереп торалар. Сайлаулар уз­гач, барлык вәгъдәләр онытыла шул, кызганыч.

 

Фирая ФАСЫЙХОВА, бакчачы:

 

– Бу турыда сүзләр күптән йөри бит инде. Аларны кайчан тормышка ашырырлар икән дип көтеп торабыз инде. Бак­чачының эше беркайчан да бетми бит аның, ял көненең һәркайсы кыйммәтле. Өстәве­нә бакчабыз Биектау районында ук урнашкан. Казаннан барганда, шактый ерак килеп чыга инде. Май бәйрәмнәрендә би­релә торган ялларны озынайтсалар, бакчада озаграк торып, җирне эшкәртеп булыр иде.



Ватаным Татарстан
№ 26 | 11.02.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»