поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
08.02.2012 Язмыш

Хәтимә карчык хәсрәте (булган хәл)

Автобуска утырган өчен акча түләргә җыенган җиреннән, «Пенсиямне алдырдым бит!» дип елап җибәрде ул. Күз яшьләре, карчыкның җыерчыклы битен ертып, акрын гына аска таба тәгәрәде. Карап торышка хәлле генә киенгән, йөзеннән татар карчыгы икәнлеге күренеп торган кечкенә генә бу әби, янында утырган алагаем бәдәнле, кулларында балдаклары ялтырап торган 70 яшьләрдәге бер агайга сыенып куйгандай итте дә, мөлдерәп төшкән күз яшьләрен ак кулъяулыгы белән сөртеп куйды.

Агай кеше татар булып чыкты, болар әкрен генә сөйләшеп киттеләр. Әби калтыранган иреннәрен әкрен генә селкетә-селкетә тормышын бәянләде. Пушкин урамындагы саклык банкына пенсиясен алырга баргач, бер айлык пенсиясен караклар сумкасыннан алып калган икән әбинең. Шул хәсрәтен кочаклап килеше... Өс-башы матур гына, аягында да сәләмә түгел. Ялган сөйлидер, картлык галәмәтедер бу карчыкта дип уйлап куйгандыр күпләр. Тик әбинең хикәясен тора-бара автобустагы бар халык тын калып тыңлый башлады... Бер айлык пенсиясен урлаган адәмчек әбинең бар тормышының күз яшеннән торганын уйлап та бакмагандыр шул.

Хәтимә әби гел шулай яулык читен матур итеп татарча бәйләп кия. Ак мамык шәлен бик пөхтәләп урый да, соры пальтосын җайлап кына киеп, аякларын җылы эчле резин итекләренә кертеп куя. Бераз сулыш алып, ишек катында басып торганнан соң, бисмилласын әйтеп, ишек йозакларын кабат-кабат тикшереп бикләп ала да, оныгы Инсаф янына ашыга. Инсафка уналты яшь инде. Ятим бала, әле дә сабый ул. Акылы белән сабый булып калган, гәүдәсен дә йөртә алмый, авызына китереп бирсәң — ашый, бирмәсәң ашыйсым килә дип әйтә белми торган оныгы бар Хәтимә карчыкның. Тумыштан авыру Инсаф, коляскада гына утырып тора, бичара... Мәүлетов урамында кече кызы белән яши ул...

Хәтимә карчык үзе Маяковский урамындагы бер бүлмәле фатирында гомер кичерә. Тәрәзә төбе тутырып яран гөл үстерә. Бер ялгызы калганына инде тиздән ике ел булыр...

53 яшьлек Сафиясенең канга баткан гәүдәсен подъезд ишеге төбеннән табып алып, көч-хәл белән өйгә күтәреп кергәндә, Ходай карчыкка баһадирлар көче биргәндер, валлаһи! Юкса метр ярым буена 45 килограмм авырлыгы булган, инде күптән 80 яшен тутырган карчыкка каян килсен ди ул көч?!

Сафиянең эштән кайтып кергәнен чәй куеп, төн йокламый көтеп утыра иде Хәтимә карчык... Җан ачысы белән кычкырган тавышка тәрәзәгә бакса, ни күзләре белән күрсен, подъезд төбе канга баткан. Сигезенче каттагы мәңге сәрхүш, авызы ни әйткәнен колагы ишетми торган Володя исә, алдына-артына карамый, киоскка таба чаба, кулында Сафиянең зәңгәр сумкасы... Сәгать төнге икенчене күрсәтә... Күпме әйтте Хәтимә карчык Сафиясенә: «Йөрмә төнгә каршы, дөньяның бар акчасын эшләп бетерә алмассың. Пенсиям җитәрлек, ничек тә яшәрбез», — диеп. Тыңламады Сафия, карт әнисен, авыру баласын ашату-эчертү, киендерү хакына дип көн-төн чапты... Тәкъдим иткән һәр эшкә алынды. Бик оста тегүче иде ул...

Хәтимә әби көч-хәл белән йөреп, кызының мәетен морглардан көтеп алып, ун көнннән соң гына җиргә иңдерә алды. Гомере буена заводта эшләп, кулыннан килгәнчә бар кешегә ярдәм итеп яшәгән карчык ачы кайгысын үзе җиңеп чыкты. Беркемгә дә ялынып тормады, кече кызы Гөлнараны да борчымады, бар җаен үзе тапты. Сафиясен җир куенына, үзебезчә кәфенгә төреп, күмү өчен шактый тырышырга, күп күз яшьләре түгәргә туры килде анага.

Инде Хәтимә карчык сигезенче каттагы Володяның тыныч кына гомер итүен күзәтеп яши. Володя сәрхүшлеген ташлады, бар җаен табып, туган-тумачаларын җыештырып, төрмәгә утырмый калу әмәлен тапты... Хәтимә карчык исә судлашып азапланмады... Участковыйга да «Ходай үзе дөресләр», дип кенә җибәрде... Сафиясен ничек тә кайтарып булмас инде, барыбер. «Мин баламны үтергән кеше белән көн саен очрашам, көн саен аның елмайган йөзен күреп яшим. Ходаем, сабырлык бирә күр!» дип сыкрый хәсрәтле ана.

Бүген дә оныгын карашырга дип, кече кызы янына ашыга Хәтимә карчык. Кызы эшкә киткәндә, авыру баланы әби карый. Шул рәвешле көн саен!!! Мәүлетов тукталышында автобустагы бар халык юл ачып, саубуллашып озатып калды карчыкны. Автобустан төшкәч тә, туксан яшен тутырырга инде күп калмаган бу кеше, бер мәлне «кайда әле мин?!» дигәндәй як-ягына каранып торды. Аннары вак-вак кына тиз-тиз атлап, агачлар арасына кереп югалды ул. Барып җиттеме Хәтимә карчык авыру оныгы янына?.. Күз алдымда әле дә келтер-келтер атлап ерагаючы, гасырга якын гомер яшәп, шуның шактый өлешен михнәт күреп, иза чигеп үткәргән бу карчыкның картаймыш көнендә дә бала хәсрәтләре кичерүе һич кенә дә башка сыймый. Бик кызганыч...


Ләйсән ХАФИЗОВА
Матбугат.ру
№ --- | 08.02.2012
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»