|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.12.2011 Җәмгыять
“Халык” белән “сарык” рифмалашты, яки Без мескенме?Нәбирә ханым! Хәерле көн! Сиңа хат язарга алындым әле. Тиктомалдан гына түгел, әлбәттә. Утсыз төтен булмый, диләр бит. Кулыма синең күптән түгел нәшер ителгән өч томлыгын килеп керде дә... ”Вакыт юк”дигән замана сылтавын селтәп аттым да, әсәрләреңне тагын бер кат укып чыктым да – менә шундый ният туды. Максатымны алдан ук белгертмим, хатның эчтәлегендә үзеннән-үзе күренер, ачылыр ул. Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала, дигән кебек, син дә прозаик, мин дә прозаик, безнең иҗат хакында, язучы һәм бүгенге замана турында кем яза? Тәнкыйтьчеләребез бармак белән генә (бер кулдагы!) санарлык калып бара. Аннан соң “тәнкыйтьче” дигән сүз дә күптән үзенең асыл мәгънәсен үзгәртеп, “кәнфитче”гә әйләнде бугай инде.
Хатын-кызга хат язу җиңелрәк, рәхәтләнеп хисләреңне чәчеп була. Беләсең, тоясың: синең ихластан әйткән сүзләреңне хатын-кыз өммәте барыбер туфли очы белән идән буйлап тәгәрәтеп җибәрмәячәк. Өч томлыгыңның бизәлеше дә нәкъ хатын-кызлар зәвыгы белән эшләнгән: ап-ак тышлыкта, энҗе бөртекләре кебек, ап-ак кар бөртекләре. Өстәвенә Кояшның алтын төсе дә бар...
“Тамыр” дигән әсәреңдәге түбәндәге җөмләңне укыгач, хисләрне авызлыкларга исәп иде: ”Нишләп әле ул (Зиннәтулла – искәрмәләр алга таба да минеке) ир-ат башы белән хисләнеп утыра?” Язучы героен тудыра да, шуннан соң ошбу герой, күп вакыт авторның акыл-ихтыярына буйсынмыйча, “үзе” яшәп китә. Нигә хисләнеп утырам соң әле болай, дигән Зиннәтуллаң, сиңа да сиздермичә, янә хисләнеп китеп, дөньяга шагыйрьләр күзе белән карый башлый. Җир кешесе һәм шагыйрь! Гаҗәеп образ бит бу!.. ”агроном бит ул, күңеле яз җитсә, бер кагына, җәй җитеп, башаклар тулышкач, икенче кагына... Кош төсле!..” Бу инде, туганым, чын сәнгатьнең үзе дигән сүз!
Муамар Каддафины да шигырьләр язган диләр. Тиран, диктатор, имеш. Ә үзе шигырьләр язган... Аның бөтен гомере ач күзле янкиларга каршы көрәшеп узды. Үз халкының солдаты иде ул. Җир булса гына Ил була, Иле булган халык кына Халык була ала. Америка-Ауропа бу халыкның җиренә күптән күзен кыздыра иде, бигрәк тә җир асты байлыкларына. (Гафу ит, сиңа атап хат яза башлагач, аш бүлмәсе ягында моңарчы гел ике Мәскәү түрәсенең чиратлашып ат кәмитен күрсәтү белән генә шөгыльләнеп, мыгырдап утырган телевизордан Каддафины ерткычларча җәзалап үтерү хакындагы хәбәр колакка килеп кереп, лирик чигенеш ясарга этәрде! Хәер, янкилар турындагы сүзләр юкка гына каләм очына эләкмәгәндер, каләм аны алдарак дәлилләр әле, Алла боерса!..) Тегеләр инде күптән синең агроном Зиннәтулла җиренә дә кызыгалар һәм... һәм акрынлап, максатларына таба баралар, Алла сакласын, әлбәттә!!!
Татарның Иле юк, ләкин, шөкер, Ватаны бар. Хәтере бар, хәтере булгач – тарихы бар, тарихы булгач, ата-бабаларының маңгай тире генә түгел, кендек каны тамган иксез-чиксез җир биләмәләре бар! Себердә булса да татар “үз җирем” дип яшәргә тиеш. Бу иң бөек хис! Бу нисбәттән шундый бер мәзәк тә уйлап чыгарган идем: “Яһүд белән татар сөйләшә икән. Яһүд татардан сорый:
– Сез үзегезне без яһүдләрдән дә акыллырак дип исәплисез. Алайса, арагыздан нигә бер космановт та юк соң?
– Татарның ата-бабаларының кендек каны тамган җирләре бик зур шул, яһүд туганым! Җирең күпме зуррак булган саен аның үзенә тарту көче дә шулчаклы көчле була, ягъни гравитация көче. Ә сезнең үз җирегез булмагач, гравитация законнары сезгә кагылмый, очасыз да китәсез, очасыз да китәсез! – дип җавап биргән, ди, имеш, татар.
Мин янә синең “Тамыр”ыңа мөрәҗәгать итәм: ”Кыр ягыннан искән җылы җил, өф итеп өргәндәй, аның ачуын сүрелдерде. Җылы җил... Яхшы фал бу. Димәк, чәчәргә вакыт җитә. Әмма чәчүе дә, уруы да синсез генә үтә хәзер Зиннәтулла, И-и заманалар!.. Куркыныч заманалар! Җиргә ач саранчалар кебек пыяла күзле шәһәр егетләре ябышты. Элек: ”Тормышны китаптан укып кына өйрәнәләр”, – диләр иде, ә болар китапның битен дә ачып карамаган, авылның ни икәнлеген дә аңламаган буын. Алар өчен җир гүя асфальт астында ята, ташны ваттың-җимердең дә уңга-сулга орлык чәчтең. “Менә гөрләп бодай-арыш үсә. Башак саен – акча. Көз көне шуны шалдыр-шолдыр машина әрҗәсенә төяп Казанга ташыйсың”.
Яратмыйча җир хәтле җиргә аяк басалармы соң? Алай тиз генә акча көрәп баерга исәплисең икән – төшемлерәк бүтән урыннар эзлә. Ә монда – туфракка кендек каны тамган кешеләр эшләсен.
А-а, бу аның беркем дә хупламаган үз фәлсәфәсе иде шул. Авыл агае бүген башын аска иеп кенә яшәргә күнекте”.
Бу юлларны укыгач, һаман да шул кылт итеп бер диссидент шагыйрьнең (минем татар җире язмышы турындагы бер романдагы герой) шигыре искә төшә:
Халык белән сарык бик килешле Рифмалашкан “җепшек” заманда, Телен кискәч, сүзен әйтәлмичә Адашкан, ди, татар Казанда.
Бурлагы да, улагы да – һәммә Ябырылды шәһре Казанга!.. Баксаң, сере гади генә икән: Майлы ботка пешә казанда!..
Майсыз ботка тәмсез булса мәгәр – Җир мае күп татар илендә! Нифте белән бергә суыралар Җелеген дә, туган телен дә...
Тарихи вә бик борынгы нәсел, Дөнья белән бергә яралган! Ярый инде... Тел астыңа салып куярлык Туган телең саклап калалсаң!..
Менә бит ул, Нәбирә ханым, җир турындагы уйлар татар язучысын нинди фикерләргә этәрә! “Хатыннар сагышы” повестендагы Сәфәровның гамәлләрен бер караганда күпләр аңламаска мөмкин. Зур түрә, эшмәкәр, капылт кына урманга китеп яши һәм эшли башлый. Әйе, хәзер җәмгыятьтә байлар белән гади халык арасында упкын хасил булды дибез, тормыш дәрәҗәләре җир белән күк аермасы! Бу тормышка риза булмаган халык зарлана, кайчак ташкын булып Мәскәү урамнарына да чыга. Монысы аңлашыла, чөнки кыргый капитализмда кыргый кануннар хөкем сөрә. Ә бай эшмәкәр ир-атка нәрсә җитмәгән? Кыланамы? Юк, синең әсәрдә бу сорауга анык җавап бар, кыланмый Сәфәров, ул да, кесә тулы акчасы булса да, канәгать түгел бу тормыштан! Аңлаган кешегә син аны әсәр ахырында бик шәп аңлаткансың: ”...Көн саен таң ата да, көн саен кояш бата. Караңгылык белән яктылык арасында җан бәргәләнә. Ә кайдадыр ул үзенә урын табарга тиеш. Кайдадыр... Ниса урманга китә... Ташкала күгендә зур сорау эленә: ”Анда нишли?”
Ә җан турында беркем дә уйламый...”
Марҗаның да бар җаны дигән кебек, кайбер бай абзыйларының да бар җаннары. Бик хуп. Ләкин минем фикер сөрешем капылт икенче якка борылып китте: ”Гади, хәерче халык кына түгел, хәлле тормышлы кешеләр дә канәгатьсезлек хисе кичерә икән!!! Бәлкем, рухи азык юккадыр, ә?! Бер Америка язучысы узган гасырда ук әйткән булган: бу Рәсәйдә йә ачлык, яисә инкыйлаб-революция. Унҗиденче ел инкыйлабы алдыннан пролетариат диктатурасының төп тезисы нинди иде? Истә калган икән: түбәндәгеләр бу рәвешле яшәргә теләми, өстәгеләр идарә итә белми... Үзем бу җөмләләрне язам, үземнең гәүдәдә каз тәне, арка буйлап салкын кырмыскалар йөгерешә. Нәрсә, тагын инкыйлаб алдына килеп бастыкмыни!!! Бу коточкыч бит! Кирәк түгел безнең халыкка инкыйлаблар! Буй җиткән балаларым хакында уйлап язам мин бу сүзләрне. Кирәк түгел. Алар рәхәт, тыныч тормышта яшәргә тиеш. Шуның өчен таптык без аларны, шуның өчен үстердек! Моны әни буларак, үзең дә яхшы аңлыйсың, синең бит инде оныкларың да бар!..
Ә хәзер түбәндәгеләр генә түгел, күрәсең, өстәгеләрнең дә күбесе бу рәвешле яшәргә теләми торгандыр?.. Нигәме? Җан азыгы юкка күрә! Бай җәмгыять, бай капиталистик ил төзибез дип, ашыгычлык белән мәдәният-әдәбиятны таптап киттек яки аны арбаның бишенче тәгәрмәче хәленә калдырдык. Җан азыгын тудыручылар ул беренче чиратта мин һәм син! Әдәбият ул! Мин бу сүзләрем белән яңадан арба тәгәрмәче уйлап табып утырмыйм. Әдәбият җан азыгы буларак хәерчегә дә, байга да бер дәрәҗәдә үк кирәклеге турында безгә кадәр яшәгән акыллыбашлар моннан берничә гасыр элек үк ташка басып калдырганнар. “Укудан туктагач, кешеләр уйлаудан да туктый”, – дигән Д.Дидро. Студент вакытта аерым блокнотка акыллы сүзләрне язып бара торган гадәтем бар иде, авылдагы өйдән берзаман шул килеп чыкты һәм “аксиомалар”ның берничәсе хәтергә эләгеп калды да гел истән чыкмыйлар. Чжу Сян атлы кытай акыллы башының сүзләрен русча гына китерәм, кытайча белсәм, кытайчадан татарчага турыдан-туры тәрҗемә иткән булыр идем дә. ”Поэт, возможно, тоже бы молчал, когда бы мир от боли не кричал”. Авыртканнан кычкырабыз, йөрәк, җан авыртканнан! Синең өч томлыгыңа кергән әсәрләрең мине әнә шундый уйларга этәрде, Нәбирә аным. Чын күңелдән рәхмәт әйтә-әйтә, сөенә-сөенә укыйм; ихлас йөрәктән бу сүзләр, чөнки күбрәк авыл кешеләренең язмышы хакында язасың. Минем дә авырткан тема бу. Хәер, “тема” дигән сүзне бик яратып кулланмыйм мин.
Без балачактан китап укып үстек, телевизор да бар иде югыйсә. Казаннан кунакка кайткан туганыбыз Газзә әби мөнәҗәт укыган кебек “Йосыф-Зөләйха” китабын укый иде. Бу динле карчыкны тыңларга күрше-күлән апалар җыела торган иде. Әби матур тавышы белән кыйссаны көйләп укып җибәрә, өй эчендә чебен очкан тавыш та ишетелми; менә Йосыфны абыйлары коега ташлый, апалар, борын тартып, мышык-мышык елап утыра. Бу мизгелләр бәгырьгә шулчаклы сеңеп калган ки, минем күңелдә әле дә “Йосыф” китабын кулыма алган саен теге вакыттагы мөнәҗәт көе агыла, балачакның шул кышкы кичләре җанны җылыта, күңелдә гел изгелек хисе генә... Китапның илаһи тәэсире бу! Бүгенге түрәләргә дә аңлатасы, төшендерәсе иде ошбу хисләрне!..
Без яши белмибез. Эшли беләбез, ләкин эшебезне нәтиҗәле итеп оештыра белмибез. Кемнедер һаман сүккән булабыз, әдәбиятның бүгенге хәлгә төшүенә һаман түрә абзыйларны, Мәскәүне, тагын әллә кемнәрне гаеплибез, әмма төп гаепнең үзебездә икәнлеген аңларга теләмибез!.. Ни аяныч! Язучылар халыктан ерагайды, халык әдәбияттан читләшә бара. Юк, монда язучының тамчы да гаебе юк! Язучы ул язарга гына тиеш. Әдәби хәрәкәтне оештыруыбыз уртакул дәрәҗәгә төшеп бетте... Синең томлыкларны җыеп укыганнан соң мин бу хакта тагын бер кат утырып уйландым: өч-биш мең тираж белән әллә кая барып булмый шул ул, күлдәге бер тамчы да түгел ләбаса бу!..
Синең бәяндә язылганча, җан турында беркем дә уйланмый шул хәзер. Бу очракта “җан”ның мәгънәсе күп төрле. Иң беренче нәүбәттә адәм баласының “төп корылмасы” – агач үзәге кебек үзәге. Хәер, алай гына да түгел, тән төзелешендә җанның бернинди катнашы юк, аны күз белән күреп, сүз белән әйтеп, рәсем итеп сурәтләп булмый һәм каләм белән тасвирлап була торган нәрсә дә түгел... Җан гомер буе бишектә тирбәлә...Бишек сиртмәсе исә – әдәбият һәм сәнгать!.. Китап кирәк түгел, әдәбият-сәнгать – тормыш арбасындагы бишенче көпчәк, диючеләрнең дә, аны шушы көнгә калдыручыларның да “бишек сиртмәсе”н юкка чыгарма, Ходаем!.. Синең “Ачкыч” дип аталган бәянеңне укыганнан соң акыл тегермәне әнә шундый фәлсәфә әйләндереп чыгарды. Һәм куркуга калдым: дөнья язучыларына, әдәбиятка арты белән борылгач, “бишек” упкынга төшеп китмәсме соң?! Аннан соң җир шары урталайга ярылачак бит!!!
Халык сарык түгел, аның гасырлар буенча тәрбияләнгән холкы сарыкныкы! Без (язучылар) мескен түгел, әдипләрен шул хәлгә калдырган Ил мескен!.. Ә Илең дә булмаса нишләрсең?! (Теле юкның Иле юк, бу – аксиома!!!)
Нәбирә ханым, миңа күптән түгел илле яшь тулды. Илле яшьлек ир-егет бу хакта уйлап, елап кына утырырга тиеш түгел, илле яшьлек ир-ат оптимист булырга тиеш!.. Мин язучы буларак та оптимист. Матди яктан хәерче оптимист... (Чөнки бар язучыларыбыз да шул хәлдә!) Бай, матди маемлаган адәм оптимист була алмый. Бу тагын бер аксиома буларак кабул ителсен. Мин менә синең томнарыңны янә бер кат рәхәтләнеп укып чыктым да: ”Укып карагыз әле!” – дип балаларга бүлеп бирдем. Шәһәр балалары булсалар да, Аллага шөкер, татарча теттереп укыйлар. Шулай булгач, мин оптимист булмый, тагын кем оптимист булсын инде канә!!!
Шагыйрьләр һәм атлар симерергә тиеш түгел, дигән бер акыллыбаш. Сүз бу очракта рухның маемлавы турында бара. Синең әсәрләрең, Нәбирә ханым, укучыны әнә шул маемлаудан саклый. Баш геройларыңның һәммәсе дә хатын-кыз булуы аңлашыла. Аларның – баш геройларыңның – һәрвакыт баш күтәрүе дә аңлашыла. Алар дөнья белән көрәшкә чыккан баһадирлар кебек. Алар тормыш арбасын өстери, “пиарщик” хатынша галиләр түгел, кыю йөрәкле вәсиләләр, миңа калса, тормышның төп терәге хәзер. Дөньяны хатынша ир-ат басты... Юк, Дөнья үз эзеннән чыкты дигән сүз түгел әле бу! Бу – законлы күренеш, табигать кануннары буенча бара тормыш. Ә без ул Табигатькә һаман кизәнәбез, тамырына балта чапмакчы булабыз. Ни пычагым кырдык соң шуның белән?! Узган гасырга гына күз салыйк: әүвәл урыс-япон сугышы кырды җүнле ир-атны, аннары герман фетнәсе, яһүдиләр инкыйлабы, шәхес культы, Ватан сугышы... Кырылды гына яхшы атлар белән егет булган ир-атның башы... Кырылды... Юкса телен кисеп маташалар – ир-ат дәшми, җиреннән көл ясыйлар – һаман дәшми татар ир-аты... Беренчеләрдән булып аның башына Маркс-Энгельс сукты, аннан соң алда мин әйткән сәбәпләр. Ә бит Ходай тәгалә юкка гына хатын-кызны ир-атның кабыргасыннан яралтмаган инде. Бу ике кавем тигез, имеш. Шулай тигезли торгач, хатын-кызның да берзаман укасы коела башлады. Бу – Дөньяның төп фаҗигаләреннән берсе. Синең әсәрләрең мине әнә шундый уйларга этәрә. Син безнең белән тигез хокуклы дип, без нечкә билле, нәфис куллы хатын-кызларыбызга ломнар тоттырдык, авыр көрәкләр бирдек. “Тарт!” дип дөнья камытын кигездек... Ә шәригать кануннары кайда? Юк, мин хатын-кызга пәрәнҗә яптырырга уйламыйм, мин дә, син дә бары тик хатын-кызны хатын-кыз буларак, матурлык, гүзәллек, алиһә буларак күтәрергә генә уйлыйбыз, миңа калса. Шул алиһә ир-атны сокландырсын, аңа тау күчерерлек гайрәт-куәт, батырлык бирсен дип хыялланабыз. Ә бүген безгә батырлык бик кирәк, бигрәк тә безнең милләткә кирәк. телен, иманын, кавем шәҗәрәсен, бабаларыбызның кендек каны тамган Җир хәтерен саклау өчен кирәк!!! Тормыш барыбер табигать кануннары буенча бара дидем. Моны синең хатын-кыз геройларың да адым саен раслап тора: алар гайрәт белән тау күчерү турында түгел, сөю хакында хыяллана. Аларның максатлары – гаилә учагы тергезеп, балалар тудыру, милләтне яңарту. Чөнки Табигатьтә Аллаһы Тәгалә тарафыннан язылган алтын канун бар: организм кайчан да булса барыбер бер көнне картаеп үләчәк. Шул ук империя дә организм бит ул. Алтын Урда Империясе үлгән, ләкин үз артыннан яшь үсентеләр калдырган!.. Безнең кавем шул яшь үсентеләр булып яңадан шытып чыккан урман кебек. (Бүгенге Рәсәй Империясе дә үләчәк, организм бит. Әмма нинди орлыклар чәчеп калдырыр ул, анысы билгесез...)
Яшь урман шаулап үссен өчен, андагы агачларның тирәнрәк тамырлануы кирәк. Ә ул тамырлар саф, көмеш суны һәм көчне фәкать җирдән генә ала ала. Җир кипшенмәсен өчен, аңа күктән яуган яңгыр кирәк. Әдәбият – әнә шул яңгыр инде ул. Син, Нәбирә ханым, укучыларыңа образлар аша шуны төшендерә алгансың. Бүгенге түрә абзыйлар – синең кичәге укучыларың... Төшендерик аларга тагын бер мәртәбә Җан белән Рухның чыганагы кайда икәнлеген. Ә монысы иләктән коелып калган чын ир-атлар эше булсын иде...
Менә мин синең томнарыңны тагын бер мәртәбә кулга тотып карыйм да гаҗәпләнеп, аптырап куям: кайчан өлгердең? Югыйсә син мин белгәннән бирле хөкүмәт эшендә идең бит! Йокысыз төннәр, газиз балаларыбыздан урланган “кысыр” вакыт хисабына, әлбәттә!..
Кулга ныклап каләм алган чагымда ук мин бары тик иҗат эше белән генә шөгыльләнермен кебек тоелган иде. “Коммунизм”ның адәм рәтле якларын да күреп үстек бит. Прозаикның, унбиш-егерме табаклы китап чыгарып, шуның әҗере хисабына хөкүмәт эшендә чиләнмичә, матди яктан бәйсез рәвештә тагын ике ел буе рәхәтләнеп яңа әсәр язарга мөмкинлеге бар иде! Кем урлады ул мөмкинлекне бездән? Мин бүген шул турыда уйлыйм... Бу уйлар мине, ир-ат буларак, бик борчый... Ә борчылу хисе ул һәрвакыт хәрәкәткә өнди...
Исән бул, иҗат уңышлары һәм дөнья тынычлыгы сиңа, Нәбирә ханым!..
Зиннур ХӨСНИЯР |
Иң күп укылган
|