поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.12.2011 Мәгариф

Мәктәп укытучысының бай коллегасыннан кай җире ким?

Бердәм дәүләт имтиханы гамәлгә кертелгәч тә, укытучылар күләгәсендә репетиторлар эшли башлады. Мәгариф өлкәсендә төптән булган үзгәрешләр шундый яңа һөнәр төрен китереп чыгарды.

Россия тарихында элек тә булган репетиторлар. Инкыйлабка кадәр кадет корпусларында яки ябык уку йортларында өй эшләрен башкарырга булышкан укытучыларны репетитор дип йөрткәннәр (“repeat” - инглизчә “кабатлау” дигән сүздән). Бүгенге көндә исә әлеге сүзне ишеткәч, күз алдына “бик бай укытучы” килеп баса.

 

Мондый укытучыларны чагыштырмача бай дип бәяләү дөреслеккә хилафлык китерми. Өйдә белем бирүче укытучыдан бер сәгать дәрес алу 250-600 сумга төшә. Дөрес, бу төр укытучыларның эш вакыты сәгатьләп түгел, ә минутлап билгеләнгән. Көненә 60 минут, 90 яки 120 минут дәвамында белгечләр балаңны БДИны ничек тапшырыга өйрәтә.

 

Адым саен “укытырга телиләр”

 

Хәзер репетитор эзләп ерак барасы юк. Тукталыш, игълан такталары, җәмәгать транспортында ябыштырылган кәгазьләр бик тиз арада мәктәптәге укытучыңа “яхшы алмаш” табарга ярдәм итә.

 

Интернет челтәрендә дә түләүле хезмәт күрсәтүчеләрнең рекламасы буа буарлык. Махсус сайтларда фотолары, эш урыны, фән дәрәҗәсе һәм башка шундый мәгълүматлар китерелгән. “Без – 60 тан артык укытучы – шәхси репетиторларны берләштерүче һөнәри берлек. Бу сайтта, мөгаллимнәрнең анкеталары белән танышып, үзегезгә туры килгәнен сайлый аласыз. Шулай ук үзебез дә сезгә туры килгән укытучыны тәкъдим итә алабыз. Бу төр хезмәт – бушлай. Сезгә бары тик укытучы дәресләрен генә түләргә туры киләчәк”, –  дип каршы ала махсус компаниянең 2010 елда Казанда эшли башлаган сайты.

 

Укытучының дәрәҗәсенә карап, исәп-хисап күләме та төрлечә күрсәтелгән. 30 ел укытучылык стажы булган Казан Дәүләт аграр университеты мөгаллименең математик анализ буенча дәресләре өчен сәгатенә 500-600 сум “кыстырып” килергә кирәк. Ә КФУның физика факультетын тәмамлаган беренче курс аспирантының дәресләре 400 сум тора. Укытучының үзен өйгә чакыртсаң, якынча 50 сум акчаңны өстәп тә бирергә кирәк. Башка фәннәр буенча 250, 350 сумга репетиторлар табыла.

 

Авылда укытучылар гына түгел, репетиторлар да җитми

 

Апас районының бер авылында лаеклы ялга чыккан укытучыга да “өйдә укытырга” туры килә. Гөлнур апа көн саен диярлек 6-7 балага өйдә белем бирә. “1963 елдан бирле математика укыттым. Авылда халык бер-берсен белә. Таныш-белешләрем балаларын БДИга әзерләүне үтенгәч, 1-2 баланы укыта башлаган идем, хәзер күбесе минем янга килә. Кайберләрен кире кагарга да туры килде”, – дип сөйли тәҗрибәле укытучы. Өйдә мондый эшчәнлек белән шөгыльләнүнең яхшы табыш икәнлеген белгән килеш, Гөлнур апаның керемнәре кызык тоелды. Шәһәр бәяләре белән чагыштырганда, 100 сумлык “авыл тарифы” күпләргә көлке тыелырга мөмкин.

 

Узган елгы чыгарылыш укчысы Ирек БДИ тапшырганда репетиторның ярдәме тигәнен яшерми. “Авылдан 20 чакрым ераклыкта, район үзәгендә яшәгән репетиторга атнасына 3 көн “попутка” белән йөрдем. Рус теленнән сәгатенә 250, җәмгыять белеменнән 300 сумга укыдым. Юлга да түләргә кирәк. Атнасына 1650-1700 сум тота идем инде”, – дип сөйли егет. Әнисе тәрбиясендә генә үскән авыл малае өчен мондый белем алу юлы аена 5 мең сумнан артып китә. Әле бу күрсәткечләр “авылча” исәп-хисәп тотканда. “Улым репетиторга барып, аларга аена 10 мең сум эшләтеп кайта”, – дип зарланды миңа  Казанда яшәүче әниләрнең берсе.

 

БДИ нәтиҗәләре

 

“Бердәм дәүләт имтиханы – мәгариф өлкәсендә иң зур алга китеш” дип, төптән үзгәрешләр булдырып ятканда, урта белемнең дә түләүлегә калуы күзгә ташлана. Дәүләт Конституциясендә язылган белем бирү турындагы бурыч кем җилкәсенә кала? Коллегалары - репетиторлар акча “көрәп” алганда, мәктәп укытучыларның “ипи, сөтлек” хезмәт хакына эшлиселәре килерме икән? Дөрес, укытучының дәрәҗәсе күтәреләчәк, дип сөйләнәләр. Тик кайсы укытучының? Дәүләткә эшләүче мәктәп мөгаллименекеме, әллә тагын өйдә үзе өчен укыта торган укытучыныкымы?


Алёна НИЗАМОВА
Интертат.ру
№ | 07.12.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»