|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.12.2011 Милләт
Америка университетында – Саба егетеФәрит Габделхак улы Вәгыйзов белән тәүге тапкыр 2009 елның җәендә, алар чираттагы ялларын төгәлләп, Америкага китәргә бер көн калгач, Казандагы фатирында очрашкан идек. – Әтием Габделхак физика укытучысы иде. Аны укучылар “Хак Вәгыйзович” дип йөрттеләр. Әтиебез яңалык кертә торган бик хыялый кеше иде. Безгә, балаларга, өйдәге ап-ак морҗаны экран итеп, фильмоскоп аша диафильмнар күрсәткәне аеруча истә калды, – дип сүз башлады ул. – Аның Саба клубында да мавыктыргыч кинолар күрсәткәнен хәтерлим. Әтине җирләгәндә, миңа нибары – ун, энем Хәмиткә җиде яшь иде. Әниебез Гамбәр гомер буе Саба машина-трактор станциясендә агроном булып эшләде. Җәен яшелчә түтәлләребездә үскән кып-кызыл помидорлар, эре-эре кыярлар хәзер дә күз алдымда тора. Килгән кешеләрне яшелчәдән, җиләк-җимештән авыз иттерергә һәвәс иде әни. Кыскасы, без сабый вакыттан эшләп үстек...
Әкрен генә еллар үтә тора. Фәрит Саба урта мәктәбен бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Бигрәк тә физика, математика, химия фәннәрен ярата, урыс телен камил үзләштерә. Мәктәптә укыганда ук физика фәне буенча республика олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар яулый. 1970 елда ул документларын Казан дәүләт университетының физика факультетына тапшыра һәм әтисе каны белән кергән физика фәненең ташын “кимерә” башлый. Фәнни журналларда бер-бер артлы мәкаләләре дөнья күрә. Шуңа күрәдер дә инде аны, диплом алуга, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы физика-техника институтына инженер итеп чакыралар.
СССР Фәннәр академиясе филиалы институтында эшләгәндә, төгәлрәге 1978 елда, кандидатлык диссертациясе яклый ул. Искитмәле катлаулы, күп юнәлешле фәннең атом-төш белән бәйле өлешендә тикшерүләрен дәвам итә. Ачышлары турындагы язмаларын чит илләрдә чыга торган фәнни журналларда бастыра. Менә берзаман аңа Чехословакиядә узачак халыкара конференциягә чакырган рәсми хат килеп төшә. Әмма әле ул чорда чит илгә алай җиңел генә чыгып та китә алмыйсың бит. Барлык киртәләрне үтәргә кирәк була.
Өйрәнү-тикшеренүләренең нәтиҗәсе күренү дә илһамландыра якташыбызны. Узган гасырның туксанынчы елларында “тимер пәрдә” ертылып, күп илләрнең чикләре дә ачыла. Яшь галимне Чехословакиядән соң бер-бер артлы Венгриягә, Польшага, Германиягә, Бельгиягә докладлар белән чакыралар...
...Көннәрдән беркөнне тәҗрибә-ачышларын инде күңеле белән дә ясый башлаган Фәрит Габделхак улына Польшадан хат килеп төшә. Шулай итеп аңа 1990 – 1995 елларда Польшада яшәп алырга туры килә. Эшен бер үк вакытта Казанда да дәвам иттерә. Ике ил арасында элемтә интернет аша алып барыла.
Вәгыйзовлар гаиләсе яңадан эшкә чума. Зәбидә укытучылык эшен, ә Фәрит эзләнүләрен, уйлануларын дәвам итә. Яшь галимне яңа урынга – Казан энергетика институтына доцент вазыйфасына чакыралар. Конкурс аша узып, шунда эшли башлый, бер үк вакытта Казан дәүләт университетының физика факультеты студентларына лекция укый.
1998 елда Фәриткә баш университетның үзе укыган факультетына кайтырга тәкъдим ясыйлар. Яшь галим бик теләп, шатланып риза була. Аңа физика факультетында 2000 елда халыкара фәнни-гамәли конференция уздыру бурычы куела. Аның 1986 елда ук бер хезмәте СССР Фәннәр академиясенең физика өлкәсендәге мөһим казанышлар исемлегенә кертелә. Фәрит 1993, 1994, 1995 елларда бер-бер артлы Сорос фонды грантларын яулый. Менә шундый “багаж” белән ул әлеге олы форумны уздыруга алына. Докладчыларны, кемнәрне чакырасын барлый. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә конференция бик оешкан төстә, эшлекле уза. Чит илләрдән дә күп галимнәр катнаша.
Конференция тәмамлангач, һич көтмәгәндә-уйламаганда, Фәрит Габделхак улына Америкадан килгән бер галим болай дип мөрәҗәгать итә: “Сезнең эшли торган юнәлеш буенча бездә бераз проблемалар, ачыклыйсы мәсьәләләр бар иде. Сез Америкага килә алмассызмы?”
Кыскасы, якташыбыз эзләнүләренең дәвамы була бу юнәлеш. Американнар, атом-төш нурланышының файдалы үзенчәлекләрен куллану мәсьәләләренә тирәнрәк керергә телиләр икән.
Китә башлагач, каршылыклар була, билгеле. Беренчедән, ул факультетта иң яшь, иң актив фәнни хезмәткәрләрдән була. Яңа курслар, практик дәресләр гел аңа йөкләнә. Шулай булгач, кафедра мөдире Эдгар Камил улы Садыйковның ычкындырасы килми өметле һәм перспективалы татар егетен. “Безнең факультет галименең Америкада эшләве университет өчен дә дәрәҗә бит!“ – дип, аны ризалаталар.
– Шулай итеп, 2000 елның 6 декабрендә җәмәгатем Зәбидә белән “океан артына” юл алдык. Филадельфиягә килеп төштек, – дип сүзен дәвам итте Фәрит Габделхак улы. – Америка Кушма Штатларының беренче башкаласы булып торган искиткеч матур, чиста шәһәр икән ул, халкы тәрбияле, югары культуралы, башка халыкларны дус күрүчән. Мин, алга таба тикшеренү лабораториясе ачу өчен, техник җиһазларга заказлар биреп, аның базасын булдырырга тиеш икәнмен. Бер ел шунда эшләдем. Аннары Колледж-Стейшен дигән студентлар шәһәрчегенә күчерделәр. Биредә – тимер юл станциясенә урнашкан шәһәрдә ике йөз мең чамасы кеше яши. Ә университетында кырык тугыз мең студент белем ала. Университетның үз аэродромы, бик зур стадионы бар. Менә алга таба лаборатория үзе шушында ачылачак икән. Мондагы беренче елым оештыру эшләре белән узды. “Атом-төш” дигәнебез бик катлаулы төшенчә бит, гади генә эш түгел. Яңа тикшеренү үзәге булдыру өчен күп киртәләрне узарга кирәк булды. Бездәге санэпидстанция кебек оешмалар анда да бар. Радиоактив күренешләрне өйрәнү һәм аларны куллану күзәтчелегеннән рөхсәт тә алырга, төрле-төрле лазерларга заказлар бирергә кирәк булды. Куелган максатыбызга ирештек, Аллага шөкер. Менә хәзер ун елга якын гомерем шул лаборатория диварлары эчендә уза.
– Фәрит туган, сагынасызмы, кайтасыгыз киләме, туган җир төшкә керәме?
– Үз республикаңда яшәгәндә, аның кадерен аңлап бетермисең. Менә читкә – самолетта унсигез сәгать очып, Төньяк Америкага барып төшкәч, туган җирнең кыйммәтен аңлый төшәсең. Шуңа күрә кайтырга уйлыйбыз. Бу хакта андагы хуҗаларга әйттем. Алар да, Польшадагы кебек, алмаш әзерләргә кушалар. Яшәү шартлары, климат әйбәт, әлбәттә. Җәй көне эссе. Без июль-август айларын Татарстанда үткәрергә тырышабыз. Анда шунысы да бар: мәсәлән, авиация һәм астронавтикага багышланган экспозицияләрдә җир йөзендәге беренче космонавт Юрий Гагаринны күрә алмыйсың. Америка халкының кайберләре Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы җиңгәнен белми. Үзләрен җиңүче дип саный. Шулай тәрбияләнгәннәр. Ә инде АКШның сәяси ягына килгәндә, чын мәгънәсендә демократик ил ул. Закон чыгару органы булган Сенатка кереп йөреп була. Көнкүреш мәсьәләләренә кагылсак, америкалылар әйбәт яши, хезмәт хаклары югары.
– Менә минем күптән бирәсе килгән соравым шул хезмәт хакы турында иде. Сезгә күпме түлиләр, дип турыдан-туры сорап булмый бит инде, әйеме?
– Ничек итеп аңлатыйм соң инде, – дип ипле генә итеп сүзен дәвам итте ул. – Безнең илдәге уртача хезмәт хакы, нигездә, коммуналь хезмәтләргә, ашау-эчүгә кереп бетә яза. Ә анда мондый чыгымнарга эш хакының биштән бер өлеше җитә. Шуннан чамалап була инде. Анда яшәү очсызрак. Шуңа күрә Америкада – тән өчен, Казанда җан өчен рәхәт, диләр бит.
– И-и рәхәт булса да, өзелеп-өзелеп кайтасы килә шул, – дип әңгәмәгә кушылды күзләре яшь белән томаланып, җирсүе, ягъни туган илен сагынуы йөзенә чыккан Зәбидә ханым. – Җәй буе Татарстаныбызда торып китсәк тә, барып урнашып, утыз-кырык көн үтүгә, йолдызлар белән сөйләшә башлыйм. “Сез безнекеләрне – әти-әниләрне, балалары, оныкларны, туганнарны күрәсезме?” – дип сорыйм. Сагыш дигән нәрсә җанны кимерә. Фәрит ул – ир кеше. Лабораториясенә керә дә чума.
...Кышкы бер матур кичтә өйдә телефон чылтырады. Кыңгырау Америкадан ук булып чыкты. Дөресен әйтергә кирәк, дөньяның ерак почмагындагы АКШтан беренче чылтырау иде ул безгә. Башта Зәбидә Мөхәммәт кызы хәл-әхвәл сорашты. Аннары әңгәмәгә Фәрит кушылды.
– Теге вакытта хәтердән чыгып киткән, – дип сүзен башлады ул. – Әгәр дә узган җәйдәге безнең сөйләшү матбугатта чыга калса, бер фикер өстисе калган икән. Безнең белем бирү системасы бик тә камил, тотрыклы иде бит. Россиядән укырга килгәннәрне Америкада да хөрмәт итәләр. Без, Зәбидә белән, данлыклы Саба мәктәбенә, аның педагогик коллективына, бигрәк тә физика, математика, химия-биология, рус теле укытучылары Нурислам Фәтхелислам улы Насыйбуллинга, Елена Әһлетдин кызы Гыйлаҗетдиновага (авыр туфрагы җиңел булсын), Рәфидә Мансур кызы Миңнехановага, Рәйсә Бәдретдин кызы Сираҗиевага гомер буе рәхмәтлебез.
Тәлгат НӘҖМИЕВ |
Иң күп укылган
|