поиск новостей
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Май
  • Фәрит Бикчәнтәев - режиссер
  • Ринат Суфиев (1939-2007) - язучы
  • Альбина Апанаева - җырчы
  • Галия Кайбицкая (1905-1993) - актриса
  • Чулпан Гарипова - журналист
  • Айгөл Шәвәлиева - pr-белгеч
  • Хатип Госман (1908-1992) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
30.11.2011 Мәдәният

Әлмәт драма театрында премьера

Әлмәт татар дәүләт драма театры 8, 9 декабрь көннәрендә “Тормыш корабы” (“Непростая история”) спектакленең премьерасын тәкъдим итә.

Әсәр Әмирхан Еникинең “Шаяру”, “Тынычлану”, “Төнге тамчылар”, “Матурлык”, “Бер сүз”, “Мандарин сатучы” хикәяләренә нигезләнеп язылган. Исценировка авторы – Фәридә Исмәгыйлева. Спектакльнең режиссеры Уфадан Гүзәл Акбердина, рәссам – Димитрий Хильченко, балетмейстер – Наталья Соколова.

Спектакльдәге вакыйгалар “Шаяру” хикәясендәге Диләрә белән Харис тирәсенә тупланган. Үзәктә яулык иясе Харис, яулык белән бергә яшь егетнең мәхәббәтен дә үзенеке итәргә теләгән Диләрә. Ана, Нина, Мәрвәр, Гасыйм Сәләхович, Семен Семенович, Хәлил Ишмаев образлары аша яшәешнең гади һәм тирән мәгънәле күренешләре сурәтләнә.

 

Спектакльдә режиссер психологик театр белән контепри бию стилен берләштерә. Хис-кичерешләр тышкы сурәт белән түгел, күңел тирәнлеге аша бирелә. Психологизм, махсус тыелып, басым ясау өчен генә кулланыла һәм психологик театр кечкенә форма ала.

 

“Тормыш корабы” спектаклен 10 декабрьдә Казан тамашачысы да карый алачак. Театр III Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивалендә катнаша. 10ысы көнне кече сәхнәдә “Тормыш корабы”, 11-декабрьдә көндез зур сәхнәдә Карло Гоцциның “Болан-Патша” спектакльләре булачак.

 

Режиссер Гүзәл Акбердина: “Әмирхан Еники иҗаты рухы белән миңа бик якын. Аның әсәрләрендә тискәре яки уңай геройлар юк, ул кешеләрнең эчке дөньясын бик җентекләп тасвирлавые белән кызыклы. Тормышның чын йөзен бизәмичә һәм кешеләрнең катлаулы язмышын шомартмыйча кыю сурәтләве, хиссияткә бирелмичә, тыелыбрак тыгыз язуы белән Чеховны хәтерләтә. Мин аны дөньякүләм зур әдип дип саныйм.”

 

 

1

 

 

2

 

 

3

 

 

4


Әнисә ТАҺИРОВА
Әлмәт театры
№ |
Әлмәт театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»