поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.11.2011 Сәясәт

Татарстанда бер сайлаучыга 51 сум акча тотылачак

Агымдагы елның 4 декабрендә алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачак. Россия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда, партияләрнең җанланып китүе — сәяси аренада активрак эшли башлавы, республика җитәкчелегенең районнарга чыгып, халык белән аралашып кайтуы сайлау якынаюын ныграк сиздерә кебек. 5 ноябрьдә партияләргә сайлау алды агитациясен алып бару, моның өчен матбугат куллану мөмкинлеге бирелде.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин 8 ноябрь көнне ТР Министрлар Кабинетында брифинг вакытында матбугат вәкилләренә әлеге сәяси вакыйгага әзерлек хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Дәүләт Думасына сайлауга халык үткән сайлаулар белән чагыштырганда кимрәк килмәс, дип фаразлана. Татарстанда бу чарада катнашырга 2,9 миллионнан артык (2011 елның 1 июлендә алынган мәгълүмат буенча) кешенең хокукы бар.

 

Мәгълүм ки, сайлау белән булган чыгымнарны федераль үзәк тулысынча үз җилкәсендә күтәрә. Анатолий Фомин хәбәр иткәнчә, 4 декабрьдә узачак Дәүләт Думасына сайлауга әзерлек эшләре өчен 150 миллион сумнан артык акча каралган. Сайлауда катнашу хокукы булган татарстанлыларның гомуми санын исәпкә алганда, бу бер кешегә 51,7 сум тия дигәнне аңлата. Федераль үзәктән бирелгән матди ярдәм, нигездә, сайлау комиссиясе вәкилләренә хезмәт хакы түләү, сайлау участокларын әзерләү өчен тотылачак.

 

Моннан тыш ил күләмендә быел сынау рәвешендә электрон сайлау терминаллары кертеләчәк. Аның бер комплексы 500 мең сум тора. «Комплекска 5 ябык терминал, 2 «өйрәнү өчен» куелган терминал һәм 2 күчмә терминал керә», - дип аңлатты ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин. 2015 елдан тулысынча кулланышка керәчәк әлеге технология быелгы сайлауда Татарстанның 33 районында гына гамәлдә. Электрон җайламанма белән җиһазланган участокта кәгазь бюллетень булмаячак.

 

Федераль матбугат язуынча, федераль бюджетка быелгы сайлау 7,1 миллиард сумга төшә. 2007 елдагы Дәүләт Думасына сайлаулар белән чагыштырганда бу ике тапкырга күбрәк. Ул чакта 4,327 миллион сум акча тотылган булган. Сайлау оештыруга каралган акчаның 90 проценты быел төбәкләргә китә. Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Станислав Вавилов «Ведомости» газетасына ассызыклап узганча, төбәкләрдә сайлау уздыру өчен акчаны анда яшәүче сайлаучылар исәбенә карап бирәчәкләр.


Миләүшә ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»