поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.11.2011 Җәмгыять

Илдар Ханов: «Кешелек куркыныч астында»

Редакциябезнең кунагы – сынчы, рәссам, шагыйрь, дәвалаучы, республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Казанның Аракчино бистәсендә күпләрне сокландырган, гаҗәпләндергән, рухландырган Галәм әхрамын – барлык диннәрнең чагылышы булган үзенчәлекле архитектура корылмасын төзегән Илдар әфәнде ХАНОВ. Аның тормышка карашы, яшәү рәвеше үзенчәлекле – моның белән газета укучыларыбызны таныштыру кызыклы булыр.

– Илдар абый, Сез гел хәрәкәттә – төзелеш эшләре белән дә шөгыльләнәсез, шигырь язарга, рәсем ясарга да  өлгерәсез. Энергиягез һәрчак ташып тора, үзегез, Ходайга шөкер, сау-сәламәт. Моның сере нәрсәдә?

 

– Кешеләрне яратуда, эштән, тормыштан рәхәтлек алып яшәүдә. Һәр иртәне намаздан башлыйм. Медитация белән шөгыльләнәм – теләгән эшемне җанымны биреп башкаруны мин шулай атыйм.

 

– Ничек дөрес яшәргә? Бу өлкәдә  яшьләргә дә әйтер сүзегез бардыр?

 

– Хәзер аларның күбесе акчага табынып яши. Бер-ике елдан шулкадәр байлыкка ирешәм дип уйласаң, киресенчә, тормышың бетте дигән сүз. Иң әүвәл Аллаһы Тәгаләгә ышанырга кирәк. Иң мөһиме – бүгенге яшьләр ничек яшәргә белми, идеология юк. Элеккеге шимбә өмәләре, балалар-яшьләр оешмалары, Тимур командалары булганда, аларның кыйблалары бар иде. Хәзер бандитлар капитализмы килде. Иң беренче чиратта пенсионерларга, бала үстерүчеләргә авыр.

 

– Акчага табынмаска дисез дә, Сезнең  мондагы зур ассамблеягызны акчасыз гына төзеп булмый бит.

 

– Әйе, әмма бу – уникаль очрак. Аллаһы Тәгалә рөхсәте белән, динне хөрмәт иткән  кешеләр монда үз теләкләре белән килеп булыша: өмәләр оештыралар, корылмаларның нигезләрен салырга авыллардан атлар белән килеп тә ярдәм итеп киттеләр. Әле мәчет төзеп маташам, ул Татарстанда иң зур мәчет булачак, шуны төзешергә тулы бригадалары белән дә киләләр.

 

– Биредән туристлар, тәннәренә генә түгел, җаннарына да шифа эзләп килүчеләр өзелми, Сез аларны магнит кебек үзегезгә тартасыз.

 

– Мин аларга үз мисалымда ничек яшәргә мөмкинлеген күрсәтәм. Үзем ташчы, үзем эретеп ябыштыручы, рәсемен дә үзем төшерәм, моның өчен акчаны да үзем эшлим. Тәүлегенә ике-өч сәгатьтән артыгын йокламыйм, ит ризыгын бөтенләй ашамыйм (җан ияләре бер-берсен ашарга тиеш түгел), күбрәк кычыткан ашлары, яшелчә белән тукланам. Шулай да үземдә җитәрлек көч сизәм. Сиңа Аллаһы Тәгалә булыша, диләр. Шулайдыр.

 

– Кешеләрне ничек дәвалыйсыз?

 

– Бисмилладан башлыйм, Ходайдан рөхсәт сорыйм. Миңа авыруга диагноз кую өчен бер-ике минут вакыт җитә – моның юлын үзем генә беләм. Бәлки, моны «өченче күз» дип тә атарга буладыр?! Аннары игътибарымны бик ныклап бер ноктага туплыйм да чирле органнарны «ямыйм-ябыштырам». Соңыннан да ул кешене күңелдә тотам, ерак арадан даими булышып торам.

 

– Күбрәк нинди авырудан дәваланырга  киләләр?

 

– Онкологияне кертеп, барлык чирләрдән дә. Үзләре килә алмаганнарны фотосурәтләре аша   да дәвалыйм. Сәламәтлекләрен ныгытуны сорап та, аракыдан, сырадан, наркотиктан арындыруны үтенеп тә киләләр. Яшь балаларны алып киләләр – экология начар, өстәвенә пычрак Идел суын эчәләр, шуңа иммун системалары бозыла.

 

– Һәммә кешене дә дәваларга ярамый диләр, дөресме?

 

– Әйе, зур гөнаһ эшләгәннәрне. Андыйлар өчен Ходайдан рөхсәт юк. Алар башта рухларын чистартырга, тәүбәгә килергә тиеш. Кабат килгәндә андыйларга да булышасың.

 

– Сез сихердән, бозымнан да дәвалый аласызмы?

 

– Шулардан арындыруны сорап  килүчеләр дә күп. Аеруча – Чуашстаннан, Мари Элдан. Кемгә дә булса сихер-бозым ясатырга да сорыйлар, мин андый эшкә бармыйм. Сихердән кемне – лазер белән, кемне шырпы белән арындырам – моның өчен махсус методикам бар.

 

– Бозымнан дәвалаганда, үзегезгә зарары тимиме?

 

– Минем саклагыч чараларым бар. Бозым белән шөгыльләнү бик борынгыдан – кыргыйлар заманыннан ук килә. Кара энергияне кан тамырларына ук кертү дигән сүз ул. Кешене нәселе белән юкка чыгару максаты куелган бозымнар да бар. Аларны чыгарып була. Ләкин яратып эшләргә кирәк, шулай булмаганда файдасы тими. Сүз белән механик рәвештә генә эшләсәң, көткән нәтиҗә чыкмый. Хәтта эчкечеләрне, наркоманнарны дәвалаганда да яратып эшләргә кирәк – алар да Алла бәндәсе. Ходай рөхсәт итсә, юләрләрне дә дәваларга була. Мәхәббәт белән кешене генә түгел, дөньяны да үзгәртергә мөмкин.

 

– Сезгә кешеләр шулкадәр күп килә, алардан туймыйсызмы, арымыйсызмы?

 

– Беркайчан да. Яшьтән шулай өйрәнелгән. Газаплы елларны күп күрдем: сугыш вакыты, ачлык, сәләмәлек,  туганнарымның үлеме... Шул вакытта ук сугышны ничек бетерергә, кешеләрне ничек исән калдырырга дигән уй кереп утырган иде. Үскәч, институт бетергәч, сәнгать тарихын укыгач, диннәр белән танышкач, бөтен дөньяда тынычлык урнаштыру өчен, халыкларны берләштерергә кирәк, дигән идея туды...

 

– Ул идеянең ничә процентын тормышка ашыра алдыгыз?

 

– Әлегә бик азын. Галәм әхрамы бинасын төзү ул идеянең башлангычы гына. Планета халкы әлегә барлык диннәрнең берләшүенә әзер түгел.

 

– Хәзер чит планета вәкилләре, оча торган тәлинкәләр турында күп сөйлиләр. Сезнең үзегезнең НЛО күргәнегез булмадымы?

 

– Күп тапкырлар. Беренчесе кырык өченче елны туганнарымны җирләргә зиратка баргач булды. Әле дә юк-юкта килеп чыгып торалар.

 

– Илдар абый, Сезнең күрәзәчелек сәләте дә бар, бер-ике елдан  ни буласын алдан әйтә ала, диләр. Менә безнең татар теле белән нәрсә булыр икән, аны саклап калу өчен нәрсә эшләргә?

 

– Кул кушырып утырмасак, саклап калырбыз. Менә мин киләсе елга үземдә мәдрәсә ачарга, анда татар сыйныфы булдырырга уйлап торам. Шунда ук татар телен өйрәнү өчен түгәрәк тә, татар-башкорт мәдәни үзәге дә, классик язучыларыбызга, сәнгать әһелләренә багышланган музейлар да  булыр дип уйлыйм. 

 

– Илдар абый, монда килгәндә Сезнең телескобыгызга да игътибар иттек...

 

– Аның тарихы болай. Миңа үз тирә-юнебездәге халык кына түгел, чит илләрдән дә киләләр – Украинадан, Япониядән, Голландиядән мөрәҗәгать итүчеләр бар. Кояш һәммәбезгә дә бер – хәбәр тиз тарала. Германиядән бер полковник килде, аягын кисәргә тиеш булганнар. Бер атна дигәндә терелттем. «Нинди рәхмәтләр әйтим?» – ди. Телескоп сорадым.

 

– Сезнең «Әнием чишмәсе» дип аталган чишмәгез бар иде. Кипкән, ахры?

 

– Юк, кипмәде, вакытлыча ябып тордым. Вакыты җиткәч,  кабат ачарбыз. Кешеләр суны аннан «КамАЗ»лар белән килеп  ала башладылар, шунда ызгышлар килеп чыккалады. Бездә халык матур яшәргә өйрәнмәгән әле. Алай гына да түгел, наркомания һәм алкоголизм ише афәткә каршы да ныклап торып көрәшүче юк, сөйләшү сүздә генә кала. Озакламый Әстерханнан алып Мәскәүгә чаклы арадагы экологияне, нанотехнология кулланып,  биохимик юл белән чистарта башламакчы булам. Кешелек куркыныч астында, аны без, кешеләр, үзебез саклап калырга тиеш.


Фаил ГЫЙМАДОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»