поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.11.2011 Шоу-бизнес

Хуҗа Насретдин “ял итә” яки Юмор-шоу “Рәвешләре”

Тамашачыга ни кирәген белми генә, сәхнәдә кәмит күрсәтеп йөреп булмый, диләр. Дөрес сүзләр. Бүген кешегә нинди юмор җитмәвен аңлау кыен булуга карамастан, юмористлар бирешми. Билдән түбән мәзәкләрне яратып тыңлый халык, тик тәнкыйтсез кабул итә алмый. Монысына да артык борчылмый алар. Көндәлек проблемалардан да мәзәк ясап көләләр, халыкны көлдерәләр... 11нче ноябрь көнне булачак “Юмор - шоу” хакында ишеткәнсездер инде. Татарның иң танылган юмористлары бер сәхнәгә җыелачак бит! “Рәвешләр” дән бу юлы нәрсә көтәргә соң? Әлеге проектның режиссер һәм сценаристы Фәрит Галиев исә шоуның серен ачты.

“Рәвешләр” юмор проекты русларның “6 кадров”ына ошатып ясалды. Тик бу аларны кабатлыйбыз дигән сүз түгел әле. Шөкер, кичәбез тулысынча әзерләнеп бетте инде. Өр яңа программабыз аеруча да көлкеле килеп чыкты. Көтелмәгән хәл, бу кичтә афроамериканецлар чыгышы булачак. Шулай ук кич дәвамында без тамашачы белән турыдан – туры эшләргә җыенабыз. Ничек килеп чыгар, анысын әлегә әйтә алмыйм. Бирегә җыелган халык шоуны карап кына утырмаячак, юмористлар белән бергә кәмит күрсәтәчәк. Әбри Хәбриев исә төрле образларга керер дип көтелә.” – диде ул.

Раил Садриев, Шәмси Закир, “Тегеләр”, Әбри Хәбриев һәм башка юмористларның кәмитләре, татар эстрадасы йолдызлары Вероника Кузнецова, Ленар Сәйфиев, Ринат Рахматуллин, Мурат Гайсин, Ильмира Нәгыймова чыгышлары белән үрелеп барачак. Бу кичтә тамашачыга ике куянны бер юлы тота алу мөмкинлеге туа, җәмәгать! Сыйфатлы юмор тыңлап, рәхәтләнеп көлү өстенә, әле тагын иң якты татар йолдызларының чыгышын да күрә алачаклар бит! Сыйфатлы юмор нинди була дисезме? Әбри Хәбриев әйтмешли, тормыштагы иң актуаль темалар чагылган проблемаларны кешегә көлке ярдәмендә күрсәтү була ул. Вәт! Алай гына да түгел, халык сәхнәдәге образлар аша үзен дә күрергә тиеш икән әле.

Татарда юмор юк, диләр. Юк, бар икән ул. Юмористлар бар, тамашачы бар. Шулай булгач юмор булмый ни булсын?! Татар эстрадасында да юмор үсештә. Юкса, юмористларыбыз яңадан – яңа проектлар әзерләп, халык тулы заллар җыя алыр идеме соң?


Юлия БИЛАЛОВА
Барс-Медиа
№ --- | 08.11.2011
Барс-Медиа печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»