поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.11.2011 Җәмгыять

Нәрсә бәйрәм итәбез?

Бәйрәмнәр һәм ял көннәре якынлаша. Тик хәзерге бу бәйрәмнәрнең элекке еллардан аермасы шунда, хәзер күпчелек халык үзенең нәрсә бәйрәм иткәнен бик белеп тә бетерми кебек.

Дөресрәге, кем нәрсә бәйрәм итә инде. Өлкән буын Октябрь бәйрәмен, Октябрь революциясенең 84 еллыгын билгеләсә, яшьләр бәлки әле 7-8 ел элек кенә гамәлгә кертелгән Милли Бердәмлек (кайчакта аны Дуслашу һәм килешү көне дип тә атыйлар) көнен билгелиләрдер. Әммә ки, миңа калса, яшьләргә беренчесе мөһим булмаган кебек, икенчесе дә бик алай әллә нәрсә аңлатмый. Аларга Милли Бердәмлек ни дә, башкасы ни. Символлардан ерак бүгенге яшьләр. Ә ял кирәк, ул комачауламый.

 

Идеология булмаган заманда яши­без дип уйласак та, күпмедер бар ул идеология. Заманалар үзгәргәч, Октябрь бәйрәмен, Октябрь революциясе көнен нәрсә белән булса да алыштырырга кирәк иде. Ниһаять, алыштырдылар. Тарихчылар, уйлый торгач, 1612 елны, патшасыз калган вакытлардан соң (Иван Грозный­ның улы Дмитрий үлеп, династия өзелә), бүген Чуалышлы заман (Смутное время) дип аталган чорны, тарткалашлардан, кан коюлардан, ялган патшалардан соң, ни­һаять, халыкның опол­чениеләргә берләшеп полякларны куып җибә­рүен искә төшерделәр. Шулай итеп, яңа бәйрәм туды.

 

Россия тарихындагы буталчык, чуалышлы заманнарны, аларның күплеген, алардан һәрчак олы кыенлыклар белән, үлле-мәлле дигәндәй чыгуларны санаганда башка даталарны да искә төшерергә булыр иде. Әмма хакимият тарихчылары нәкъ менә шул Чуалышлы заманнан чыгу вакытын сайлаганнар.

 

Ә Октябрь революциясе көненә килгәндә, аны да, французлар Бөек француз революциясен онытмаган кебек, тарихтан төшереп калдырырга тырышу дөрес түгел.

 

Тик ул датаны бәйрәм итәргә чыннан да кирәкмидер (өлкәннәребез мине гафу итсен). Октябрь – ул сабак. Олы сабак. Кире сабак. Йогынтысы бар дөньяга таралса да (читләргә ул күбрәк уңай сабак булды төсле), ул безгә, россиялеләргә ачы сабак. Алай кыланырга ярамый, сак булыгыз, уяу булыгыз дип торучы кисәтү.

 

1917 елда Россия империясе, Беренче бөтендөнья сугышында җиңелеп, таралу-таркалу алдында калган иде. Әмма ки, шешәдән чыккан җен кебек, көтмәгәндә-уйла­маганда килеп чыккан хакимиятне җәһәт кенә үзенә эләктереп алган большевизм аның агониясен тагын ничә елга озынайтты. Тик ничек итеп? Иң әшәке юллар белән. Халыкның бер өлешен юкка чыгарып, икенче өле­шен колга әйләндереп. Хәрбиләште­релгән, бик тә түбән җитеш­терүчәнлекле икъ­­тисад тө­зеп. Алар эшләгән вәхши­лекләрнең иң зурысы, иң коточкычы, миңа калса, би­редә яшәгән халыкларның генофондына китергән зыян. Ярты гасыр арасында россия­леләрнең актив һәм сәләтле өлеше рәхимсез рәвештә юкка чыгарылды. Кача алганнар чит илгә качты, кемнәрнедер диварларга терәп аттылар, өченчеләрне лагерьларда че­реттеләр...

 

Теләсә кайсы илдә халык сыйфатын, аның түбәнлеген билгеләүче индикаторлар бар. Шуның беренчесе, күпләр билгеләвенчә, җан башына туры килүче исерткеч эчемлекләр күләме. 1913 елда патша хөкүмәте “коры“ закон керткәнче Россиядә кеше башына барысы 2,5 литр (спиртка әйләндереп санаганда) эчкәннәр. Ә хәзер бу күрсәткеч, төрле мәгълүматларга караганда, җан башына 16 дан алып 18 литрга кадәр җитә икән. Ә бит Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләгәнчә, бу сан 8 литрдан артканда милләтнең юкка чыгуы, кешелек сыйфатларын югалта башлавы (бетү) башлана. Һәм кешелек сыйфатлары югалу бер эчкечелек кенә дә түгел. Монда юкка чыгып барган моральне, башкасын да өстәргә булыр иде.

 

Кыскасы, үткән гасырда Россиядә кеше ресурсы шул дәрәҗәдә начарланды ки, моны сүзләр белән аңлатып бетереп тә булмас­тыр. Андый ресурс белән Россия инде берничек тә, теләсәң дә, атасаң-атамасаң да, утырып еласаң да, бөек держава да, империя дә була алмый. Моңарчы бер язган да идем төсле инде, сан ягыннан би­ре­дәге халык әле дә кими, азая килә, сыйфат ягыннан начарлана тора. Элита, безнең “югары командование” сыйфатына гына карагыз сез. Кая яхшы идарәчеләр? Юк алар. Ушкитмәле коррупция, нәтиҗәсез реформалар моны бик яхшы күрсәтеп тора. Завод-фабрикаларның булганнарында югары квалификацияле эшчеләр дефициты үзен шундый нык сиздерә. Менә шундый кеше капиталы белән ерак китеп буламы? Булмый! Ятасың инде шул чимал сатып.

 

Менә шундый хәлдә, кеше сыйфаты белән саны ике аягына да аксаганда, илгә нишләргә? Миңа калса, бар эшне ташлап яшьләргә сыйфатлы аң-белем бирүгә, чын итеп (бүгенгечә түгел) сәламәтлек саклауга керешергә, торак тө­зүгә, балалар бакчаларына тотынырга кирәк түгел ми­кән? Бу юнәлешләргә акча кызганабыз икән, деградация соңгы стадиясенә керә­чәк. Ә без һаман “Булава”лар сыныйбыз, 20 яшьлек мыексыз лейтенантларга 50 мең хезмәт хакы түлибез. Акыллы баш Кудрин боларга аяк те­рәп каршы торып карады. Тик хәзер ул кайда? Без кораллан­сак-коралланмасак та, АКШ­ның да, Европа берлегенең дә хәрби бюджетлары безнекен­нән 20 тапкырга артык. Шулай булгач, хәрби бюджетны арттыру бернинди мантыйкка да сыймый. Кеше факторы турында ныклап, бик ныклап уйлар вакыт җитте.

 

Ил алдында ике юл: йә без, совет синдромыннан һәм империя чиреннән котылып ке­шечә яши, тормыш кора башлыйбыз, йә Көнбатышка һаман йодрык болгап, барлы-юклы акчаны кораллануга тотып тәгәрәп үләбез.

 

Өлкәннәребез, ярар, бәйрәм итсеннәр, аларга бәйләнмик, инанулары белән дә булышмыйк. Тик Октябрь калдырган стратегик мирас дә­вам ителергә тиеш түгел.


Наил ШӘРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 219-220 | 02.11.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»