поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.10.2011 Җәмгыять

Бәрәкалла

Кызым, кызым, кыз кеше....

 

Зөлфия Вәлиеваның бәбие туасын без беренчеләрдән булып хәбәр иткән идек, бәбинең инде туганлыгын гына беренче булып әйтеп өлгермәдек. 30 августта Зөлфия Латыйфа исемле кыз алып кайтты. Соңгы вакытта артистлар арасында кыз алып кайтучылар булса да, мондый сирәк исемле кыз алып кайтучылар юк иде әле. Хәер, җырчы Ильвинаның кызы да – сирәк очрый торган Раяна исеме иясе. Ул да яңа гына туды. Кызлар арта, киләчәктә кияүләр генә җитсен...

 

Чиратта кемнәр?

 

Минзәлә театрының өч артисткасы да әни булырга әзерләнеп йөри. Динара Акматова, Рания Җиһаншина, Ләйсән Әхмәтшина Минзәлә урамында бәби арбасын өчәүләп этеп йөрергә дип план корганнар. Минзәлә дигәннән, минзәләлеләр күпләп кәҗә асрау эшенә керешкәннәр. Минзәлә балаларында аллергиянең әсәре дә булмый дигән сүз бит инде бу.

 

Удмурт татарымы, татар удмуртымы?

 

Хәтерләүчеләр булса, быел «Татар моңы» конкурсында татар җырын башкаручы башка милләт җырчылары арасында беренче урынны Татьяна Камашева исемле кыз алган иде. Татьяна Балтач районында урнашкан Дурга дип аталучы удмурт авылында туып үскән кыз. Урта мәктәпне күрше Күңгәр авылына йөреп тәмамлаган. Күңгәр татар авылы булу сәбәпле, татарча инде әлбәттә. Татарча кайбер татарлардан да шәбрәк сөйләшүче, татар һәм удмурт телләрендә чатнатып җырлаучы бу кызны бүгенге көндә Удмуртия Республикасының дәүләт ансамблендә һәм «Бәрмәнчек» керәшен ансамблендә көтәләр. Кыз уйлый әле, уйлаган арада мәдәният-сәнгать университетында укып йөри.

 

Сүз уңаеннан: татарлар бик яратып җырлый торган «Эх сез, матур кызлар» җырын да Дурга авылында туган удмурт егете язган.

 

Гел куерып торалар...

 

Мортазалар тагын куерды һәм тагын концерт куялар. Бу юлы да Тинчурин театрында. Телевизор экранына көн дә чыгып, тамашачының күзен туйдырып бетермәсәләр дә, әлеге дә баягы тамашачының үзен яңа программалары белән ел да туендырып тора Мортаза – Мәүлидә Нургали тандемы. Быел Тинчурин театрында булачак тамашаның «фишка»сы – концертның беренче бүлеген Роберт Мортазин һәм Илдар Кыямовның олы улы Идел Кыямов, икенче бүлекне исә Илсур Мортазин белән Илдар Кыямов үзләре алып барачак. Җырчылар бик күп, язсаң – язып, тыңласаң – тыңлап бетерә торган түгел. Барын да 20 октябрьдә үз күзегез белән барып күрегез.

 

Кайчан кем...

 

Мәскәү режиссеры Дмитрий Коробкин төшерә башлаган «Кабан күле серләре» фильмында Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин таксистны уйнаячак. Төп роль түгел түгелен, шулай да... «Яңа гасыр» каналының «Кара-каршы» тапшыруында Төхфәтуллин алып баручы буларак та күренде. Ул алып барган беренче тапшыру сукбай этләр турында иде. Театр белән кинодан ерак тема, шулай да...

 

Шул ук «Кабан күле серләре» фильмында Байбулат Батулла төп рольләрнең берсен уйнаячак. Үссен яшьләр!

 

Котлы булсын!

 

Әлмәт театрының әдәби бүлек мөдире Әнисә Таһирова һәм шушы ук театр актеры, Татарстанның атказанган артисты Рафыйк Таһиров күптән түгел генә ике бүлмәле иске фатирларын өч бүлмәле яңа фатирга алыштырдылар. Әлмәт театры тарихында фатирны үз акчасына сатып алган беренче гаилә бу – моңа кадәр театрда эшләүчеләргә фатирларны бушка бирәләр иде. Киң масштаблы ремонт ясап хәлдән тайгач, Әнисә Кавказга, Ессентукига барып ял итеп кайтты. Рафыйк исә яңа өйне саклап Әлмәттә калып торды.



Сәхнә
№ 10 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»