|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.10.2011 Җәмгыять
Мәет яткан җир мәет теләп тора"Ханнар зираты" өстенә салынган Чаллы трассасында чираттагы фаҗига Күптән түгел генә Мамадыш районы, Түбән Яке егете Марат Вәлиев Казан – Чаллы трассасының Урта Кирмән һәм Уразбахты авыллары арасындагы участогында юл фаҗигасенә эләгеп һәлак булды. Бу хәбәр бөтен авылны тетрәндерде. Халыкның: "Бу юл зират өстенә салынган, шуңа күрә биредә үлем-җитем күп", – дигән фикере әлеге вакыйгадан соң тагын да ныгыды.
Төштә Марат "14" санын күрсәткән
Бала чагыннан ук Марат башкалардан аерылып торды. Егетнең әнисе шәһәр кызы булса да, тырыш, уңган килен булып чыкты. Уллары Марат янына тагын ике игезәкләре – Нияз белән Ильяс тугач, дөньялары түгәрәкләнеп киткән кебек иде. Тик, нигәдер, гаилә бергә озак яши алмады, аерылдылар. Мин Фәнзия апаның, малайларын ияртеп, авылдан киткәнен генә хәтерлим. "Марат мәктәптә өч ай укыган иде инде. Әтисе белән әбисе килделәр дә алып кайтып киттеләр. Марат үзе дә, кайтам, диде. Ул вакытта йөрәгем бик өзгәләнгән иде", – ди әнисе Фәнзия апа.
Укуын бетергәч, Марат Түбән Кама шәһәренә барып эшкә урнаша. Тик Мамадышны ташлап китә алмавын аңлап, киредән бирегә кайта. Нияте биредә йорт салу, өйләнү була.
Ана күңеле фаҗига чыгасын сизенә. "Гел төнлә, телефоным шалтырап, Марат үлгән, диярләр төсле иде. Эштән кайтканда да алдыма гел аның машинасы килеп чыга иде. Күршебездә генә шундый машина бар. Югыйсә Аллаһы Тәгалә мине кисәткән дә бит. Без генә игътибар итмибез шул, – ди ул. – Әниемнең төшенә Марат ак кәгазьгә 14 санын куеп керә. Баштарак аңлап җиткезмәдек. 14 сентябрьдә баламны югалткач, төшнең мәгънәсе аңлашылды. (Марат Вәлиев "ундүртле"дә бәрелеп үлгән дә бит әле. – Г.Ш.) Ул кичтән сигез тулып сигез минутта шалтыртты. 18 минут сөйләштек. Хәлләремне сорашты. Курткасын алып китмәгән иде. Өстеңә дә юк, ике курткаң да монда, дигәч, мин беркая да бармыйм, ял көне килермен әле, дигән иде. Төнге ике тулып 20 минутта минем күңелемә килгән шалтырату булды, Марат үлде дигән сүзләрне ишеттем. Үлгәннән соң бер генә тапкыр төшемә керде. "Авылда икәнбез. Әбисе дә (Әкълимә апа бер ел элек үлгән иде.) бар. Машинадан төшкән Маратны әтисе Сәүбән кулларына күтәреп алып кереп килә." 18 яше тулган баланы ник күтәрдең? – дим. –Тегесе шуңа әй шатлана, кычкырып-кычкырып көлә", – ди ул. Озакламый кырыгын үткәрергә әзерләнеп йөри алар. "Әле ярый авыр кайгымны җиңеләйтергә улларым, туганнарым, мәрхәмәтле кешеләр бар. Үзем эшли торган коллектив җитәкчесе Рөстәм Дильмеев төнге өчтә машина да бирде, акчалата да ярдәм күрсәтте. Рәхмәт аларга", – ди Фәнзия Сәмигуллина.
Маратның әтисе Сәүбән абый Вәлиев улының фотоларын карап утыра. Бер генә моңаеп төшкәне юк. Гел елмаеп, көлеп төшкән Марат. 21 яшьлек улының гомере өзелүе турында Сәүбән абый да тыныч кына сөйли алмый.
"1994–1999 елларда мин ЮХИДИ хезмәткәре булып эш-ләдем. Ул вакытларда юлда үлгән кешеләрне күп күрергә туры килде. Бер дә үз баламның гәүдәсен шушы юлдан табармын, димәгән идем. Әлеге урыннан тыныч кына уза алмыйм. Баламны сагынам. Бу язмыштыр инде. Юлда йөрүчеләр сак булсыннар иде", – ди ул.
Юл инспекторлары корбан чалдыра
Сәүбән Вәлиев, улы һәлак булган урынның зират өстендә урнашкан булганга, хәвеф-хәтәр тартып торуын безгә беренче әйтте.
"Матур, чалт аяз көннәрне дә биредә машиналар бәрелешә, кайсысы кырыйга оча иде. Юл зират өстеннән узганга шулай булгандыр инде ул. Әле һаман да шушы юл аша көн дә узып йөрибез. Гел авария бит. "Ханнар зираты"ндагы җаннар безгә рәнҗеп ята кебек", – ди ул. Чыннан да, нәкъ Урта Кирмән һәм Уразбахты авыллары арасында койма белән әйләндереп алынган "Ханнар зираты" дип аталган каберлек урнашкан. Өлкәннәр исә әлеге юл астында зират өлеше калган дигән фикердә. Моның шулай икәнен бу юлда еш кабатланып торучы аварияләр дә исбатлап тора сыман.
Мамадыш районы ЮХИДИ идарәсендә техник күзәтү буенча дәүләт инспекторы булып эшләүче Рафаил Мөбарәкшин сүзләренә караганда, моннан ун ел элек биредә фаҗигаләр күбрәк тә булган икән әле.
"2002 елда бер атна эчендә шушы урында 10 юл һәлакәте булды. Шуннан соң авыл картлары белән киңәшләшкәч, бу урында корбан чалдырып карадык. Әлеге эшне ун елдан артык башкарабыз инде. 2002 елда әлеге юлда 25 һәлакәт теркәлсә, 2010 елда бу сан бераз кимеде – 17 булды. Быел тагын артып китте. Соңгы 9 айда гына да 17 юл фаҗигасе теркәлде. Шуның җидесе "Ханнар зираты" урынына туры килә", – ди ул.
Урта Кирмән мәктәбенең тарих укытучысы Ринат Хәйруллин сүзләренә караганда, 1887 елда тикшеренүләр уздырырга килгән тарихчы Е.Т.Соловьевка Рус Кирмәне руслары: "Татарлар бу зиратны изге урын дип саныйлар, аны кадерләп торалар, монда биек булып хәтфәдәй үлән үсә", – дип әйтеп калдырганнар икән.
"1990 еллар башында Үсәлидә яшәүче тынгысыз җан Мансур Фазылов, зиратның коймасыз торуына борчылып, проблема күтәргән иде. Шуннан соң район хакимияте ярдәм итеп, ул тимер рәшәткә белән әйләндереп алынды. Тик, кызганычка каршы, койма эченә зиратның бөтен мәйданын да кертеп булмый. 1975 елны Казан – Чаллы магистрален төзегәндә зиратның төньяк өлеше җимерелеп ташланыла. Җимер-гәнчегә кадәр озынлыгы көньяктан төньякка – 181 м, ә көнбатыштан көнчыгышка 114 м була. Шулай итеп, тиңе булмаган вәхшилек эшләнелгән. Җирле халыкның мөнәсәбәте белән исәпләшеп тору юк, өстән килгән әмер көне-сәгате белән үтәлә. Зур тракторлар, зират балчыгын эттереп алып, юл астына салып та куялар", – ди Ринат Хәйруллин.
Ә бит бу юлда, нәкъ менә шушы урында күпме кешеләрнең гомере юл һәлакәтендә өзелә. Халык юлны читтәнрәк тә үткәреп булыр иде, дип борчыла хәзер. Соңгы елларда бу трассаны ике яклы итеп төзеп килә башладылар. Озакламый юлчылар Урта Кирмән белән Уразбахты авыллары арасында урнашкан каберлекләрдән төзелгән юлга җитәчәк.
Түбән Яке авылы абыстае Маһинур Гобәйдуллина исә бу хәлләргә карата: "Мәет яткан җир мәет теләп тора", – диде.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|