поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
20.10.2011 Медицина

Якларга тиеш булгач яклагыз инде, киресен эшләмәгез!

Алдан ук Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына мөрәҗәгать итеп, бу язмага үпкәләмәүләрен, ачуланмауларын, аны дөрес аңлауларын сорыйсым килә. Алар белән сүзгә киләсем дә, ачуланышасым да килми, инвалидларга һәрьяклап ярдәм итәргә тиешле дәүләт органының мөмкинлекләре чикләнгәннәргә карата чын мөнәсәбәтен чагылдырган, үзем белән булган вакыйганы тулы тормыштан мәхрүм ителгәннәр өчен йөрәк әрнегәнгә һәм алай эшләү ярамаганын күрсәтү максатында гына киң җәмәгатьчелеккә бәян итәм.

Инвалидларны дәүләт хисабына дарулар, техник тернәкләндерү чаралары һ.б. тәэмин итү белән элегрәк дәүләтнең Социаль иминият фонды шөгыльләнсә, быелдан әлеге вәкаләтләр Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына йөкләнде. «Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында»гы канун Хөкүмәт тарафыннан расланган федераль исемлектә булган һәм инвалидның шәхси тернәкләндерү программасына кертелгән техник тернәкләндерү чараларын инвалидка бушлай бирүне күздә тота. Инвалид федераль исемлеккә кергән җайланмаларны үз хисабына сатып алган очракта, дәүләтнең аңа акчаны кире кайтарырга тиеш булганлыгы да шул канунда каралган.

 

Канунның әлеге пунктларын яхшылап өйрәнгәч һәм министрлыкка шалтыратып та, язып та, бу эшнең бөтен нечкәлекләрен белешкәч, инвалид коляскасында утыручы күп иптәшләрем тарафыннан бик макталган бер ортопедик аппаратны сатып алырга җөрьәт иттем. Җөрьәт иттем дип язуымның сәбәбе – параподиум дип атала торган бу җайланманың шактый кыйбат – 73 400 сум торуында һәм, ничек кенә булмасын, ул чакта барыбер аңда «ә бу акчаларны кире кайтармасалар?!» дигән шик-шөбһә сакланганлыгында. Хәзерге вакытта телдән килешүләргә ышана торган түгел, шуңа күрә министрлыктан кызыксынуымны канәгатьләндерүче, имзалы һәм мөһерле уңай язмача җавап хаты алгач кына, ниһаять, быелның март аенда параподиумны сатып алырга тәвәккәлләдем. Дөрес, телефоннан сөйләшкәндә, инвалидларга хезмәт күрсәтүнең бу төре белән яңа шөгыльләнә башлаганга, акчагызны, канунда каралганча, бер ай эчендә кайтара алмабыз, бераз озаграк көтәргә туры киләчәк, дип кисәттеләр. Ул чакта «бераз озаграк»ның күпмегә сузыласын һәм тиздән Израильгә дәваланырга барырга зур суммада акча кирәк булачагын белгән булсам, бәлки тагын бер кат яхшылап уйлаган булыр идем дә бит. Киләчәгебезне белә алмавыбызның бер зыянлы ягы инде бу.

 

Нәтиҗәдә җайланманың атамасын үземнең тернәкләндерү программама керттердем дә, аны сатып алып, акчаны кире алып булу өчен таләп ителгән бөтен документларны Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Арча районындагы бүлекчәсенә тапшырып, ашыкмыйча гына көтә башладым.

 

Ә аппарат, дөрестән дә, аяклары хәрәкәтләнмәүче кешеләр өчен бик кирәкле, хәтта ашыгыч рәвештә зур күләмдә акча кирәк булмаса, ул 70 000 турында онытып булырлык дәрәҗәдә файдалы икән. Инвалид коляскасында утыручыларга торып басып, адымнар ясарга, атлап йөрергә ярдәм итә торган бу җайланма чын мәгънәсендә үз бәясен каплый, минемчә.

 

Әкиятләрдә язылганча, ай артыннан ай узды, акча күренмәде дә күренмәде. Белешеп шалтыратуларга, министрлыктан тагын бераз көтүемне сораучы җаваплар гына ишеттем. Операциягә күп акча кирәк булу мәсьәләсе килеп тугач, акыллы кешеләрнең киңәше буенча, акчаны бераз хәйлә юлы белән кире кайтарырга булдым. Моның өчен министрлыктан «аппарат өчен акчаны кайтарудан баш тартабыз» дигән документ алып, аларны судка бирергә кирәк иде. Баш тарту кәгазен кулга төшерү шактый проблемалы булыр дип көткән идем, министрлык берничә көн эчендә аны әзерләп тә бирде. Баш тартулары исә параподиумның, имештер, техник тернәкләндерү чараларының федераль исемлегенә кертелмәгән булуына һәм әлеге аппарат инвалидларга дәүләт хисабына бушлай бирелергә тиеш түгеллеген дәлилләүче Сәламәтлек саклау министрлыгының 11 апрелендә чыккан хатына нигезләнгән.

 

Июль аенда әлеге баш тарту документын алгач, таныш юристлар ярдәме белән параподиумның федераль исемлеккә керүенә дәлилләр китереп һәм аның 11 апрельдәге хат чыкканчы сатып алынганлыгына басым ясап, шикаять төзеп, судка мөрәҗәгать иттек. Нәтиҗәдә сентябрь ахырында һәм октябрь башында минем эш буенча судның ике утырышы булды. Министрлык вәкиле, шикаять белән килешмәвен белдереп, күпме генә каршы дәлилләр китереп маташса да, судья минем файдага карарын чыгарды. Судта төп дәлил ролен, аппаратка тотылган акчагызны кире кайтарачакбыз, дип кул куелып, мөһер сугылган, министрлыктан миңа килгән теге хат уйнаган. Ярый әле, ул чакта телдән ышандыруларга алданмыйча, язмача җавап алу хәстәрен күргәнмен, дип шатланып та куйдым. Утырышларда үзем була алмадым, «Карарны ишеткәч, министрлык вәкиле, без риза түгел, Югары судка мөрәҗәгать итәчәкбез, дип, пыр тузынып чыгып китте», – дип сөйләде судта катнашкан вәкаләтле затым.

 

Әлегә министрлыкның Югары судка шикаять итү-итмәве турында безгә билгесез, тик яңа гына теге таныш юристым, миңа бер документка сылтама күрсәтеп, хат язды. Документны ачып караган идем, ул быелның сентябрь ахырында гына Юстиция министрлыгында теркәлгән һәм эчтәлегендә акка кара белән, параподиум федераль исемлеккә керә, дип язылган хат булып чыкты. Күрәсең, моңа кадәр ул аппаратның әлеге исемлеккә керү-кермәве буенча аңлашылмаучанлыклар, дөрестән дә, булган. Хат Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына барып ирешкән булса, алар белән сатып алынган аппаратым мәсьәләсендә башка судлашып йөрисе булмас һәм миңа бер ай эчендә кайтарылырга тиешле акча, җиде ай узгачтын, ниһаять, инде түләнер, дип ышанып калам.

 

Язмышның шулай туры китерүедер инде, суд узгач, берничә көннән, «Яңа Гасыр» каналының «Кара-каршы» тапшыруына катнашырга килгәч, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре белән күзгә-күз сөйләшеп утырырга туры килде. Аларга үзләре белән судлашып йөргәнемне сөйләгәч, артык аптыраш та тоймадым, берсе: «Андый зур күләмдә акча турында сүз барганда азрак көрәшмичә бирешеп булмый бит инде», – дигән «кызыклы» фикерен әйтеп куйды.

 

Аларга кызык, ә инвалидларга моның бер кызыгы да юк шул. Беренчедән, алай судлашып, талашып йөрүләр аларның болай да какшаган сәламәтлекләре өчен бик тә зыянлы, икенчедән, кануннарны яхшы белмәсәләр, алар тиешле акчаларыннан колак кагарга да мөмкин бит. Судья да хәтта суд барышында министрлык вәкиленә: «Сез инвалидларны якларга тиешсез, ә үзегез физик яктан да мөмкинлекләре чикләнгән ул кешеләрне мораль яктан да җәфалап, интектереп маташасыз», – дип әйткән.

 

Судья хаклы. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр газапларны, җәбер-золымны болай да җитәрлек күргән һәм күрә, безнең илдә инвалидларга яшәү өчен уңайлы шартлар тудырылмаганлык аркасында, аларның урамга бер чыгып керүләре дә яшәү өчен көрәшкә тиң. Шуңа күрә аларның ансыз да авыр тормышларын тагын да кыенлаштырып маташмасагыз иде. Дәүләт тарафыннан инвалидларга шул рәвешле ярдәм күрсәтелергә тиешлеге билгеләнгән һәм сезгә аны тормышка ашыру йөкләнгән икән инде, зинһар, моны төгәл, дөрес, иң мөһиме – инвалидны борчымыйча гына үти күрсәгезче.

 

* * *

 

Көчле рухлы егет ул

 

Айнур Галимовның тирән фикерле, эчтәлекле язмаларын «Шәһри Казан» укучылары яратып көтеп ала. Язмыш бу егеткә катлаулы сынаулар әзерләгән булса да, ул иҗат итүдән туктамый. Киресенчә, күп каләм ияләренә үрнәк булырлык итеп эзләнеп яза.

 

Нишлисең, бу дөньяда һәр кешегә дә язмыш сынаулары аша үтәргә туры килә. Кемнәрдер аларга бирешә, ә менә көчле рухлылар сынмый, сыгылмый, кешеләрне сокландырып, башкаларга үрнәк булырдай адымнар ясый.

 

Безнең Айнурыбыз чыннан да көчле рухлы егет. Ул бирешми, сәламәтләнүгә өметен өзми. Бүген аңа катлаулы авыруын җиңәр өчен Израильгә барып операция ясатырга кирәк. Операция үзе  55 000 доллар, ә тулы дәвалану курсы 8-10 миллион сум тора. Аллаһының ярдәме белән операция өчен кирәкле акчалар вакытында җыелып бетәр һәм Айнур сәламәтләнеп кайтыр дип ышанабыз.

 

«Шәһри Казан» газетасында беренче белдерү басылып чыкканнан соң, игелекле кешеләр редакциягә килеп үк акча тапшырдылар. Күренекле галим, җәмәгать эшлеклесе Индус Таһиров үзе һәм гаиләсе исеменнән унбиш мең сум акча калдырды. Шулай ук газетабызның даими авторы Наҗия Садыйкова, Мамадыш районы мәдрәсәсе коллективы, Гөлүсә Садыйковалар да үзләреннән өлеш кертте. Аларга Аллаһның рәхмәте ирешсен иде.

 

Айнурга ярдәм итәргә теләүчеләр акчаны «Шәһри Казан» газетасы редакциясенә килеп тапшыра ала. Шулай ук 8-9600-31-90-38 телефон номерына яки түбәндәге банкның исәп-хисап счетына күчерергә мөмкин:

 

Галимов Айнур Раисович

Реквизиты банковского лицевого счета: ОАО «АИКБ «Татфондбанк»

кор/счет 30101810100000000815

БИК 049205815

рас/счет 42301810900930000989

Счет пластиковой карты: 40817810700001145388


Айнур ГАЛИМОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»