поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.10.2011 Дин

Урталык кайда?

Бер үк көнне бер үк тема буенча ике кеше ярдәм сорап шалтыратты. Берничә көн уйланып йөргәннән соң, әлеге вакыйгаларны газета укучылар хөкеменә чыгарырга кирәк дип таптым.

"Улыбыз дингә баш-аягы белән чумды"

 

– Моның нәрсәсе начар? Шөкер итәргә кирәк, улыгыз аракы эчеп, тәмәке тартып, теләсә нишләп йөрсә, әйбәт булыр идемени, дим. "Бүлдермә әле, тыңлап бетер,– ди танышым.– Аның шулай икәнен үзем дә беләм. Үзебез дә әби-бабай тәрбиясе алып үс­кәнгә, әтисе дә, мин дә күптәннән намазда, ураза тотабыз, ел саен корбан чалдырабыз, Коръән укытабыз. Шуңа да улыбызның кечкенәдән үзлегеннән догалар өйрәнеп, намазга басуына бик сөендек. Мәктәптә укыганда ук безнең белән ураза тотты, тора-бара мәчеткә йөри башлады. Казанда укыганда да, аннары эшли башлагач та, туры юлдан тайпылмады. Аның өчен җаныбыз тыныч булды. Үзе кебек үк дин тотучы егетләр белән аралашты. Соңгы елларда Казанда яшь бер мулла гаиләсе белән аралаша башлады, монысына да сөендек. Тик дингә ныграк кергән саен, улыбызның үз-үзенә дә, башкаларга да та­ләпләре арта башлады. Телевизор карама, музыка тыңлама, алай итмә, болай итмә... Без инде болай да хәмерле мәҗлесләргә йөр­ми идек, сабан туена да барырга ярамый булып чыкты. Безне бигрәк тә дуслашып йөргән кызына булган таләпләр куркыта. Шул сәбәпле берничәсе белән арасын өзде. Янәсе, өйләнгәч, хатыны, балалары өчен (аларның гөнаһысы өчен дә) ул җаваплы булачак, шуңа күрә өйләнгәнче үк кы­зына яулык бәйләргә, озын күл­мәкләр кияргә куша. Без аңа, хатыныңа, балаларыңа җаваплы булу ул – син гаиләңне туендырырга-киендерергә тиеш дигән сүз, дип кат-кат әйттек. Хатыны булмаган көе йөргән кызына болай таләпләр куярга хакы юклыгын, күңелендә булса, яраткан кешесенең акрынлап аңа иярәчәген, дингә мәҗбүриләп түгел, эчке дөньясы белән җитешеп килүе мөһим икәнлеген аңлатып карадык. Чөнки бүген очрашып йөри торган кызы бик акыллы, тәртипле, болай да бүгенге яшьләр кебек "чишенеп" йөрми. Гаиләдә яулык түгел, мәхәббәт кирәк, Аллаһка ышану да шулай ук яулык белән озын күлмәктә түгел, йөрәктә булырга тиеш, дип тәкрарлыйбыз. Юк, үзенчә дәлилләр китерә. Аптырагач, болай булса, ялгыз калачаксың, дип тә куркытабыз. Дөресен әйткәндә, үзебез дә шуны яки күлмәк-яулыгына карап, яратмаган кешесенә өйләнүен теләмибез. Ахирәт дип дөньялыкны, дөньялык дип ахирәтне онытырга ярамый, без ислам тамыр җәй­гән гарәп илләрендә түгел, Рә­сәйдә яшибез, дин ул чикләүләр, тыюлардан гына тормый, ише вәгазьләр белән аны чынбарлыкка кайтарырга тырышабыз. Инде аптырагач, ахыргы сүзне әйттем: дин ул секта түгел, җәмгыятьтә яшәп, аннан аерылып булмый, дини инануларың үзеңнең дә, янә-шәңдәгеләрнең дә тормы­шын катлауландырырга тиеш түгел, киресенчә, уртак сөенеч би­рергә тиеш дидем. Дөресен генә әйт­кәндә, аңа тагын ниләр аңлатырга да белмибез. Безгә калса, теге яшь мулла аңа күбрәк йогынты ясый. Юк, аны начар дип гаепләвебез түгел, ул авыр чакларда улыбызга төпле киңәшләре белән аз ярдәм итмәде. Әмма, ни генә дисәң дә, яшьләр бераз арттырып җибәрергә, бер ярдан икенчесенә сикерергә ярата бит. Синдә дини гыйлем җитми, шуңа мондый сүзләр сөйлисең дигәч, үзе дә читтән торып мәдрәсәгә укырга керергә теләвен әйтте. Монысына да сөендек, бәлки анда аңа урталыкны табарга ярдәм итәрләр. Бәлки, без дөрес уйламыйбыздыр, ә? Никадәр аңларга тырышсак та, улыбызның бу кыланмышын кабул итә алмыйбыз..."

 

"Чылбырга бәйләнгән үгез... хәрам"

 

Кариледән Таһир абый Го­зәеров та – күптәнге танышым. Гомер буе гаделлек, дөреслек эзләде. Чишелмәстәй тоелган төеннәрне чишкән еллары булды, тик бүгенге заманда гына бу эшнең таш стенага борчак атуга әйләнеп баруына ышана бугай инде. Әнә шулай җанына тынгылык тапмый йөргән көннәрдә Бөрбашта яшәүче баш казый Җәлил хәзрәткә киңәш сорап барган.

 

– Нишләп бүген түрәләр тулы бер авыл халкының гозеренә, сүзенә, теләгенә колак та салмыйлар? Һич югы аларның каргышы төшәр, үземә булмаса, балаларыма, оныкларыма төшәр, дип тә курыкмыйлар. Хикмәт нидә соң? – дип сораган.

 

"Конкрет җавап бирмәде хәзрәт. Гомумиләштереп: "Бар гаебебез хәрам ашауда. Хәрам ашап, иманыбыз зәгыйфь­ләнүдә", – диде. Ничек инде, минәйтәм, хәрам ашауда? Кайттым, көн әйләндерәм шул фикерне башта, төн әйләндерәм. Үзәгемә кадәр үтте бу әйбер. Уйлап таптым мин аңа җавапны, дөрестән дә, тоташ хәрам ашыйбыз икән бит без",–ди.

 

– Ничек инде тоташ хәрам, минәйтәм. Аракы эчмим, тәмәке тартмыйм, дуңгыз ашамыйм, гаиләмә дә бисмиллалы ризык ашатырга тырышам... Кеше хакына кергәнебез юк, эшләп ашыйбыз һ.б. – тезәм генә.

 

– Гөлсинә, бу нәрсә әле синең үзәгеңә үтмәде, – ди Таһир абый. – Уйлап кара әле, бүгенге технология нинди генә хәрам ашатмый безгә? Ярар, технологияне калдырып торыйк. Менә сиңа үзебездән бер гади генә мисал. Авылда барыбыз да терлек асрый. Ике метр чылбырга бәй­лиләр дә үгезне кысан, ярым караңгы абзарга кертеп биклиләр. Шунда ике ел асрыйлар. Ни һава, ни якты көн күрми, нәрсә бирсәләр, шуны ашый малкай. Әле байлык туплау нияте бе­лән берничәне асрыйлар. Бу үгез бит безгә хәрам була. Мәчет­кә баргач сорадым, Рәфкать абый да әйтү белән хәрам дип килеште.

 

– Аларны кулга без ияләштермәгән, Аллаһы Тәгалә шундый язмыш язган, хәләл көчең белән үстергән, сатып алган азык белән туендырган үгез берничек тә хәрам була алмый бит инде, – дим, – арканга чыгармау­ның да, уйлый китсәң, мең сәбәбе булырга мөмкин, әйтик, үгез холыксыз яки йөртергә кө­чең җитми, кеше яки урын юк. Шулай ук берничә үгез дә байлык туплау өчен түгел, әйтик, шул ук төзелеш алып бару, балалар укыту, өйләндерү һ.б. ихтыяҗ өчен булырга мөм­кин,– дим.

 

Кыскасы, телефоннан ярты сәгать шул хакта бәхәсләшсәк тә, уртак фикергә килә алмадык, ул үз сүзендә калды, мин – үземнекендә. Нәкъ беренче танышым әйткәнчә, бер ярдан бер ярга сике­рүгә тагын бер мисал, ахры, бу ка­дәресе. Алайга китсә, бәйдә торган сыерның сөте дә хәрам булып чыгамыни? Миңа калса, динебездә өс­тәмә каршылыклар-кытыршылыклар, авырлыклар "тудыру" яшь­ләрне аннан биздерүгә нигез булырга мөм­кин. Ә сез ничек уйлыйсыз?

 

Күтәрелгән мәсьәләләр турында Кол Шәриф мәчете имамы Рамил хәзрәт Юнысның фикерен дә сорадык:

 

– Психология фәнендә "яшьлек максимализмы" дигән термин бар. Бу юлны кемдер малайлар белән сугышып үткәрә, кемдер кызлар белән чуалып, үзенең егетлеген күрсәтергә тели. Әлеге яшьлек максимализмын һәрберебез үтә. Менә шул юлның диндә чагылышы бүгенге әти-әниләрне бигрәк тә хафага сала. Баланы 7 яшьтән тәрбияләргә кирәк ләбаса. Дини нигезләрне аңлатмагач, бу егет әлеге тәрбияне каян тапты, үзенә шуны сеңдерде. Әгәр алар максимализмга бирелгән дини улларын күрәселәре килми икән, ата-ана аңа кечкенәдән тәрбия бирсен иде.

 

Бу мәкаләдән әлеге егетнең нинди булуын әйтә алмыйм, билгеле. Иң әүвәл, аның белән сөйләшергә, аның күзаллавын төшенергә кирәк. Өйләнергә тиешле егетнең яулыклы, озын итәкле кызны сайлавы табигый. Чөнки дин юлында йөргән кеше кыска итәкле кызга өйләнә алмый бит инде?! Телевизор карарга ярамый, дигән фикергә нәрсә әйтә алам. Карап кына карагыз, бүген телевидение экраннарында бер хәерле тапшыру юк. Бүген ураза тотмый, намазга басмый торган әти-әниләр кызларының яки улларының дингә килүеннән куркып китә. Үзләре дингә килсен, шунда алар балаларына якынаеп китәр. Минем бу егеткә дә сүзем бар. Артыклык диндә дә кабул ителми, уртадан бара белергә кирәк. Безнең ислам – уртадан бара торган дин. Югары идеаллар бар, әлбәттә. Әмма кайда яшә-гәнеңне, кайда басып торганыңны белергә кирәк. Яшьләр моны белеп бетерә алмый.

 

Икенче вакыйга хакында сүз куертсак, Таһир абзый Җәлил хәзрәтнең сүзен дөрес аңламаган. Абзарда торган бозау ул – хәләл. Иманның бозылуына хәрәм ризык кына тәэсир итми. Дөньяда иманны зәгыйфьләндерә торган бик күп гамәлләр бар. Бу кешенең төгәл, ягъни җитәкчеләр хакындагы соравы хак. Аллаһы Тәгалә дә бит барлык пәйгамбәр-ләрне фәкыйрь генә кылмаган. Сөләйман, Даут, Йосыфлар бит патша булганнар. Гайсә, Муса г.с. – фәкыйрь пәйгамбәрләр. Коръән безгә динне төрле социаль яссылыкта булган кешеләр дә тотарга тиеш, дип өйрәтә. Гади халыкка да, җитәкчегә дә кагыла бу. Мин әйтер идем, бүген республика җитәкчеләре арасында да намаз укучыларыбыз бар, алар көннән-көн күбәеп тора. Тәүбәгә киләләр, үзләренә туры юлны сайлыйлар. Иман байлыгы барыбыз өчен дә кирәк.


Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 188-189 | 07.10.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»