|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.09.2011 Җәмгыять
Чүп түгә беләсеңме?Без кечкенә чакта олысы-кечесе чүпне бакча башына чыгарып түгә иде. Аны трактор белән эттереп тигезләделәр, яндырып булырдаена ут төрттеләр. Ташу суы белән агып китә ул дип, мәрхүмә әбием дә ватык-ертыкны су буена илтеп ташлый торган иде. Юынтык сулар да ни өчендер капка төпләренә түгелде. Югарыдан карау, тикшерү һәм өйрәтү булмаган, күрәсең. Бар да ничектер кисәк үзгәрде. Район хакимияте кушуы буенча бакча башларына яшь агачлар утыртып чыктылар, урам саен диярлек чүп контейнерлары пәйда булды. Авыл Советы һәм районның экология бүлеге вәкилләре чисталыкны бик нык тикшерә башлады. Хәтта капка төбендә машинасын юган кешегә дә беркетмә язып киттеләр. Кипкән бәрәңге сабагын яндырырга ярамаганлыгына да тиз төшенде авыл халкы.
Дөресен әйтергә кирәк, кеше бу яңалыкларны авырдан кабул итте. Арада тавыш-гауга чыгаручылар да булмады түгел. Хәзер инде бар да башкача. Халык чүпне өеп яткырмый, урам саен куелган контейнерларга чыгарып ташларга гадәтләнде. Безнең илдә никтер гел шулай – халык яңалыкны авыр кабул итә. Вакытлар узып, файдасын күрә башлагач кына: “И, күптән кирәк булган икән!” – диешкән булалар. Ә күптән түгел район үзәгендә (Саба) тагын бер яңалык керткәннәр.
Ялларның берсендә авылга кайтып барыш. Таксидан төшеп, Саба урамы буйлап атлыйм. Барган җирдән туктап калуымны сизми дә калдым – каршымда моңарчы интернет сайтларында гына күреп баккан күренеш: элекке чүп контейнерлары урынына тышына “Пыяла”, “Кәгазь”, “Полиэтилен”, “Каты көнкүреш калдыклары” дип язылганнары куелган! Имәнеп киттем. Европа үрнәген авыл җирендә куллана башларлар дип һич кенә дә уйламаган идем. Шаккатып, журналистлык кызыксынуым белән чүп савытлары тирәли әйләнергә тотындым. Элеккеләреннән күпкә яхшырак болар. Һәркайсына капкач та куелган хәтта. Тик бер рәткә тезелгән дүрт савытның берсе – “Каты көнкүреш калдыклары” дип язылганы гына тулы. Аерып түгелергә тиешле кәгазь-пыяласы да башка чүп белән укмашып шунда ташланган. Күрәсең, халык әлеге яңалыкны кабул итеп бетерә алмый.
Хәбәрләшеп сөйләшкәч, минем белән Саба торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Илнур Хәбибуллин да килеште. “Халыкны бу яңалыкка өйрәтә генә башладык. Яңа контейнерларны урнаштырганга ике-өч ай гына әле, – диде ул. – Шуңа да чүпне аерып түгүчеләр бик аз әлегә. Инде мәгълүматны җирле радио-телевидение аша да сөйләп торабыз, эшчеләребезгә дә халыкка үрнәк күрсәтергә кушам. Үзегез калдыкларны аерып түкми башламыйча, башкалар бу эшкә тиз генә тартылмас, дим. Минем уйлавымча, сабалылар әлеге яңалыкка берәр ел вакыт узмыйча ияләшә алмас әле”. Ә бу исә торак-коммуналь хуҗалык эшчеләренең хезмәтен тагын да кыенлаштыра. Бөтенесен бер итеп түккән чүпне аеру мәшәкате алар җилкәсенә төшә чөнки. Илнур Хәбибуллин сүзләренә караганда, алар кәгазь, пыяла, пластик чүпне икенчел чимал эшкәртүгә җибәрү өчен әзерли. Ә аның өчен чүпнең аерып түгелгән булуы шарт.
– Чүпне аерып ташлау полигонны бераз артык калдык-постыктан да бушата. Казандагы икенчел чимал эшкәртүче оешмалар белән килешүләр төзедек, – ди Илнур әфәнде. – Тик әлегә эшебез бик авырдан бара. Халык үзенең файдалы эш эшләүдә катнашуын аңлап бетерми әле.
Халык исә чүпне бер генә контейнерга бушатуын үзенчә аңлата. “Аның һәркайсын аерып утырырга вакыт бармы? – диде Сабада яшәүче танышым. – Башта ук аерып җыеп бару турында фикер йөртсәк, өйдә дүрт чүп савыты тотарга кирәк булып чыга түгелме? Мин бу яңалыкны халык өчен уңайсыз дип саныйм”. “Өйдә чүпне аерып утырганыбыз юк. Әмма алай-болай пыяла ватыла калса, аны “Пыяла” дип язылган махсус контейнерга чыгарып ташлармын инде”, – дип уены-чыны белән бергә җавап кайтарды икенчесе. Сораштырган башка кешеләрнең дә күбесе яңалык яклы түгеллекләрен җиткерде.
Авылларда исә калдык-постыкны элеккечә, аена ике мәртәбә йөк машинасы белән килеп җыялар. Кайбер авылларда урам саен диярлек контейнерлар тора. Алары чүп түгү өчен җаваплы башка оешмалар карамагында. Яңалык кергән очракта да авыл халкы аны тиз генә кабул итә алмаячак. Илнур Хәбибуллин әйтүенчә, район үзәгендә яшәүчеләрне өйрәтәсе иде башта!
Галия ХАБИБРАХМАНОВА |
Иң күп укылган
|