поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.09.2011 Авто

Ә сез машинадан баш тартырга ризамы?

Россия Транспорт министрлыгындагылар руль артында утыручыларны җәмәгать транспортына һәм велосипедларга күчереп утырту фикеренә ныклап алынмакчы. Бу хакта министр урын­басары Андрей Недосеков әйткән. Ә сез машинагыздан баш тартырга ризамы?

Марат ХИСАМЕТДИНОВ, Казан шәһәренең транспорт комитеты башлыгы урынбасары:

 

– Ә мин болай да җәмәгать транспортында йөрим. Башкаларга килгәндә, аларны да утыртып була. Кеше үзе сайлый инде: йә “бөке”дә утыра, йә автобуста бара. Велосипедлар өчен исә махсус юллар кирәк. Андый проектлар бар инде. Башка оешмаларда ничектер, мэриядә исә, мәсә­лән, бүлек башлыклары арасында эшкә велосипедта ки­леп-китүчеләр бар.

 

Юрий АБЫЗОВ, Казан шәһәренең ЮХИДИ бүлеге башлыгы:

 

– Шәхсән үзем җәяү йө­рергә яратам. Әмма Казан кебек шәһәрдә ераккарак барсаң, машинасыз булмый. Ә менә халыкны велосипедларга утырту фикере белән ки­лешәм. Транспорт проблемасы гына түгел, сәламәт яшәү рәвеше дә бар бит әле. Европа илләрендә бу гадәти хәл. Дөрес, бездә һава торышы да башкачарак. Бездәге шартларда велосипедларга җәен генә утыру мөмкин. Халык моңа ничек карармы? Монысы инде һәркемнең үзенә бәйле. Ул велосипедны калдыру өчен урын да кирәк бит әле. Ә җитәкчеләргә килгәндә, әлбәттә, аларның бүгенге шартларда көн саен велосипедта йөрүләрен күз алдына китерүе кыенрак.

 

Алексей ФРОЛОВ, Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары:

 

– Мин җәмәгать транспортына күчәргә әзер. Әмма эшкә дә өлгерергә кирәк бит әле. Менә минем вазыйфа һәрвакыт каядыр баруны таләп итә. Атна ахырында исә рәхәтлә­неп гаиләм белән автобуста йөрибез. Бернәрсәсе дә юк аның. Ә менә бар халыкның машинадан җәмәгать транспортына күчәсенә ышанып бетмим.

 

Гадел МИҢНЕКӘЕВ, эшмәкәр:

 

– Атна ахырында велосипедта йөрергә риза, ә менә автобуска күчерә алмассыз. Беренчедән, эш буенча күп йөрергә туры килә. Ә автобус белән беркая да барып җитеп булмый. Икенчедән, рәхәт тү­гел миңа ул троллейбусларда. Машинага бер тапкыр утырган кешене аннан куып төшереп булмый. “Бөке”дә утырсам-утырам, этешеп-төртешеп троллейбуста бармыйм инде мин. Әнә бит, Казандагы 100 мең студентның 25 меңендә шәхси машина бар диләр. Алар аптыраганнан чапкынлый бит әле. Башта шуларны трамвайга күчерсеннәр.

 

Азат ШӘЙХИЕВ, укытучы:

 

– Әгәр өйдән эшкә, эштән өйгә кадәр метро йөреп торса, ике дә уйламыйча, эш көннәрендә машинадан баш тартыр идем. Җир астыннан хәрәкәт итү уңайлы да, очсызрак та. Ә менә трамвай һәм автобуслар берничек тә автомобильне алмаштыра алмый. Махсус полоса булуы мөһим түгел. Анда җиңел машиналар кермәсә, автобуслар үзлә­ре башка полосадан йөреп, “бөке”гә чума. Шуңа күрә аермасы юк.



Ватаным Татарстан
№ 175 | 17.09.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»