|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.03.2008 Криминал
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ «КӘРӘЗЛЕ» ВӘХШИЛЕКБүген мәктәпләрдәге башлангыч сыйныфка гына керсәң дә һәрбер бала кулында кәрәзле телефон күрәсең. Әти-әниләре үзләре гади телефон белән йөрсә йөри, әмма үз баласына, һичшиксез, күп функцияле заманча телефон алып бирәчәк. Сыйныфташлары алдында үзен тигез дәрәҗәдә күрсен, янәсе. Әмма соңгы арада Казан мәктәпләрендә кесә телефоннарын элемтә чарасы кебек түгел, ә сугыш һәм башка төрле ямьсез күренешләрне видеога төшерү җиһазы буларак куллана башладылар.
Телефонга яздыру өчен махсус сугыш оештыру, сыйныфташларны мыскыл итү, алардан көлү, ә соңыннан хәтта төшерелгән материалны интернет битләрендә урнаштыру бүгенге мәктәп укучылары арасында киң таралыш тапты. Гаҗәпләндергәне шул: бу төр видеоны әзерләп төшерүчеләрнең күпчелеге начар гаиләдә тәрбияләнеп үскән укучылар түгел, ә, киресенчә, кыйммәтле телефоннарны сатып алган бай әти-әни балалары. Алар көчсез яшьтәшләрен вәхшиләрчә мыскыл итүдән ләззәт ала. Армиядәге “бабайлык” җитмәгән, мәктәпләрдә бу вакыйганың үзәк проблемага әйләнүе бар. Мондый төр видео төшерү, беренчедән, “текәлек” билгесе булып саналса, икенче яктан яхшы бизнеска әверелергә мөмкин. Язманы кулдан-кулга күчереп, төрле DVD дискларына яздырып һәм интернет челтәренә җибәреп акча эшли бүгенге мәктәп укучылары. Мисал өчен, Казанның бер мәктәбендә өч егет бер үк сыйныфта укучы малайны корбан итеп сайлап, бер ай дәвамында аны мыскыллау процессын кәрәзле телефонга төшереп барганнар. Видео тиз арада мәктәп буенча тарала. Һәм барлык укучылар әлеге малайдан бармак күрсәтеп көлә башлыйлар. Зур психологик зыян күргән бала гаиләсе белән башка шәһәргә күчеп китәргә мәҗбүр була. Укытучылар бу хәлне ишетүгә гаҗәпләнеп кала. Чөнки зыян салучы егетләрнең моңарчы тәртип бозганы да булмаган икән. Әлеге вакыйгадан соң өчесе дә махсус девиант холыклылар мәктәбенә җибәрелә. Икенче хәл Азнакай шәһәрендә була. Бер төркем кызлар җыелышып 10нчы сыйныф укучысын кыйныйлар. Бу мәхшәр алдан ук акча эшләү нияте белән башкарылган. Укытучыларның берсе дә бу хәлне сизми кала. Иң куркынычы шул - ялгыш кына үтеп баручы укучылар кыйналучы кызга ярдәмгә килер урынына телефоннарын чыгарып төшерә башлыйлар. Шулай акча эшләп булганын яхшы белә шул алар. 14 яшьлек баланы җаваплылыкка тартып булмый. Аларга, гадәттә җиңел җәза гына бирелә: штраф яисә учетка бастыру. Алга таба да видеобизнесны дәвам иттерер өчен бернинди киртә дә юк! Олылар да бу очракта, кызганычка каршы, көчсез. Балаларга мондый вәхшилек кайдан килә? Ни өчен алар үзләре кебек малай-кызларны аяк астына салып таптыйлар? Моңа балаларына вакытында тиешле игътибар бирмәгән ата-ана, яисә мәктәп гаепледер. Кемдер, әлбәттә, җәмгыятьне гаепләр. Телевизордан да киноларда атыш-үтереш, көчләү күрсәткәндә балалар читтә кала алмаячак. Дөрес, шәһәр түрәләре һәм укытучылар тәрбия эшләре алып барылачак дип сүз биргән. Әмма проблема бу шәһәр белән генә чикләнми шул. Чит илләрдә бу проблема белән күптән көрәш бара. Ләкин аларда, бездән аермалы буларак сугышларны видеога төшерү мәктәпләргә актив үтеп кермәгән. Димәк, вакытында киртә куя алганнар. Балигъ булмаган “сабыйларга” җаза нинди булыр - билгесез. Әлеге хәлгә моннан ары түзеп тора алмаган хокук саклау органнары да “фильм” төшерүчеләренә каршы үзләре сугыш алып барырга җыеналар. Ләкин ничек? Закон буенча 14 яшьлек телефонга төшерүчеләр Җинаять кодексының бернинди матдәсен дә бозмый кебек. Бу хәлне чишер өчен закон ягыннан түгел психологик яктан килергә кирәктер. Чыгу юлы икәү: яисә һәр кеше үз баласын шәхсән тәрбияли, яисә тиз арада җәмгыятьне үзгәртергә кирәк булачак...
Алмаз ГАФИЯТОВ |
Иң күп укылган
|