|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2011 Мәдәният
Илдар ЯГЪФӘРОВ: “Калач өчен көрәшергә кирәк”Аның “Бәхеткәе”нә Истанбулда Төрки халыклар киносы көннәре һәм Американың Хьюстон шәһәрендә узган кинофестивальнең иң мәртәбәле бүләге бирелде. Аның әле “Күктавы” – пленкага төшерелгән беренче татарча тулы метражлы уен фильмы, “Кинотавр” һәм Чехиянең үсмерләр кинофестивале җиңүчесе, “Брелогы” – Канн фестивалендә катнашкан беренче Татарстан фильмы, “Сочинения”се, “Гади сүзләр”е бар. Хәзер татар режиссеры Илдар Ягъфәров “Аш” “пешерә”. Ул өч бертуган хакында. Аларның берсе авылда, икесе шәһәрдә яши. Көтмәгәндә, туганнарга әтиләре өенә җыелырга туры килә. Бер-берсе белән сөйләшү өчен аларның төннәре генә бар. Өч туган, үткәннәрне искә алып, сөйләшә-сөйләшә аш пешерә.
Ләкин әңгәмәдә сүз ул турыда гына түгел.
– Фильм төшерү нәрсәдән башлана?
– Режиссерлыкка белем алудан. Ул булгач, тыныч кына йоклап, яшәп булмый. Иҗади башлангыч кирәк. Ул гел борчып тора. Тормышны, төрле тарихларны күзәтәсең. Күңелгә тисә, идея туа, аннары ул материальләшә башлый.
Әйтик, “Бәхеткәй”не төшерер алдыннан бик озак уйланып йөрдем. Тарихлар эзләдем. Туган ягым – Пермь өлкәсе Барда районында төшерәсе килә иде. Аңарчы документаль фильм төшерергә бер кайткан идем инде. Бүген авыл җимерелә, яшәргә авырлаша, дибез бит инде. Кайттым: Бардада кешеләр бер дигән итеп яши, андагы табигать, елга... Саташулы уйлар белән кайттым да, фикеремне үзгәрттем. Соңрак малай чакка бәйле идея туды. Сценарийны Рамил Җамалиев язды. Бардага кайтып, әти-әнинең авыллары: Константиновка, Түбән авылда фильм төшердек.
– Сезнең “Күктау” фильмы да, “Бәхеткәй” дә шәхси фаҗига турында. Бу очраклымы?
– Минем күңелемдә йөрткән вакыйгалар чагылышы бу. Хәтерлим, әти белән әни мине авылда калдырып китәләр иде. Мин аларны аңлыйм: алар икесе дә студент, Казанга бернәрсәсез китеп барган, аларга тормышларын корырга кирәк булган. Мин әбидә яшәдем. Фильмдагы зират, инеш, куышлар – минем балачактагы хатирәләр.
– Кинорежиссер Татарстанда җиң сызганып эшли аламы?
– Татарстанда әлегә кино индустриясе, фильм төшереп, акча эшләү системасы юк. Яшермичә әйтәм: мин эшлисем килгәнгә күрә генә эшлим. Бәлки, шулай дөрестер дә. Без бит буржуаз җәмгыятьтә яшибез. Тиктомалдан калач китереп бирмәячәкләр. Бу калач өчен көрәшергә кирәк. Мин студентларны да шуңа әзерлим: “5 нче курсны тәмамлаганда синең тулы метражлы фильм идеясе булырга һәм син эшмәкәрләрдән башлап, мәдәният министры, премьер-министрга кадәр – һәммәсен дер селкетергә тиеш”, – дигән фикерне әйтә киләм.
– Татар киносы нинди ул? Ул башка милләт фильмнарыннан аерылып торырга тиешме?
– Татар киносын татар халкының язмышы белән кызыксынган, әбисенең татарча әкиятләрен тыңлап үскән татар режиссерлары, операторлары төшерергә тиеш. Шунда гына ул татар фильмы булачак.
Әгәр бездә фильм төшерә башласалар, Мәскәү, Петербург яки чит илдән чакыралар. Безнең үзебездә дә режиссерлар җитәрлек бит. Татарстан кинематографы чылбыры булырга тиеш. Моның өчен күп эшләргә кирәк. Гафу итегез, Петербург командасы безгә килеп фильм төшерде. Искиткеч фильм. Ә Татарстан киносында нинди алга китеш булды? Бездә берәр нәрсә үзгәрдеме?
Туфан Миңнуллин бервакыт: “Дөнья шулай корылган, Аллаһы Тәгалә талантлы кешене үзе җибәрә, башкалар аның артыннан тартыла”, – дигән иде. Менә Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Туфан Миңнуллин туган бит. Марсель Сәлимҗанов булган. Алар үз артыннан күпме кешене иярткән. Кинорежиссерлар белән дә шул хәл. Алар кабыначак.
– Татар киносы төшереп акча эшләп буламы?
– Була дип уйлыйм. Татарлар – сан ягыннан Россиядә икенче милләт. Чит төбәкләрдән, илләрдән килгән милләттәшләребез, татар фильмнары бармы, алыр идек, диләр. Татар киносын кинотеатрларда күрсәтү мөмкин түгелдер, ә менә DVD дискларда сатуга чыгарырга була. Әмма әлегә безне якларлык законнар юк. Менә хәзер мин үз акчама 1000 диск чыгарам ди. Шунда ук пират кибетләрендә лицензиясез вариантлар пәйда булачак, ә аларның эзенә төшәм димә инде син.
– Хәзер нинди фильмнар төшерергә кирәк? Массакүләм аудитория өченме, әллә автор киносымы?
– Бу ыгы-зыгы дип атала. Ихластан тотынырга кирәк, аннары үзеннән-үзе туа ул. Яхшы сценарий язарга, ашыкмыйча эшләргә кирәк. Монда фестиваль өчен, массакүләм аудитория өчен дип уйларга ярамый. Үзеңнең бөтен көчеңне, талантыңны сыгып чыгарырга кирәк. Нәтиҗәсе начар булса, син, алга таба да фильм төшереп, кеше башын катырып йөрергә тиеш түгел.
– Хәзер сез “Аш” фильмын төшерү белән мәшгуль бугай...
– Берничә ел инде күңелне борчыган уйлар бар. Аларның чыганагы – минем гаиләм, әтием, аның һәм минем кичерешләрем. Бу уйлар безнең халык вәкилләренең бер-берсенә мөнәсәбәте, безнең эчке тормыш турында.
Фильм юкка гына “Аш” дип аталмый. Аңа салынган төп мәгънә – “аш”ны үзебезгә “пешерергә” кирәк. Кемдер Петербургка, кемдер Германиягә китә. Бүгенге тормышта эчке каршылыклар бар. Татарча әйбәт сөйләшкән татар кешесе татарча үзеннән начаррак сөйләшкән шундый ук чып-чын татарны сүгә. Мәсәлән, Санкт-Петербургта яшәгән татар кешесен нишләтәсең инде аны? Анда татарча аралашу юк. Туган телне белергә, аны сакларга кирәк, әмма бер-береңне гаепләргә кирәкми. Аннары, мин авылдан, син шәһәрдән, мин бай, син фәкыйрь дигән бүленешләр, бер кирәкмәгән төрттерүләр – бүгенге тормышыбыз. Татар кешесе уңышка ирешсә, ярдәм кулы сузуга караганда, көнләшүчеләр күбрәк. Фильмда без үзебезне танып, нәтиҗәләр ясап, берләшә башларлык булсын иде. Безгә берләшергә, бер-беребезгә ярдәм итәргә кирәк. Фильм шул хакта.
Ләйсән ФӘЙЗУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|