поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.08.2011 Дин

Төшемдә әбием, намаз укы, диде

«Төшемдә моннан биш ел элек бакый дөньяга күчкән әбиемне күрдем. Ул үзенең яраткан ак яулыгыннан, намаз укыганда кия торган ачык төстәге иркен күлмәгеннән иде. Үзе нәрсәдәндер канәгать булган кебек, шат, елмая. Аякларын сузып, чирәмлектә утырып тора. Мин дә каяндыр килеп чыгып, аның янына чүмәштем. Аны кочып алып: «Әби, теге дөньяда ничек анда, нәрсә эшләргә кирәк?» — дип сорадым. Әбием, бармагын кисәтү рәвешендә селкеп һәм бик җитди итеп, намаз укырга кирәк, кызым, диде».

Бу төшне миңа танышым Сания апа сөйләгән иде. Төшемдә әбиемне күрдем бит әле, миңа ап-ачык итеп: «Намаз укырга кирәк», – дип әйтте, диде ул. Сүз ара сүз китеп, Сания апа миңа туганнан туган энесе Рамил күргән төш турында да сөйләде. Әйтүенчә, әлеге туганының каенэнесе бик акыллы, уңган, дини егет булган. Бервакытта да биш вакыт намазын калдырмаган. Шул егет якын туганнары белән машинада Мәскәүгә барганда юл һәлакәтенә очраган. Кардәшләре барысы да исән калган, ә егетне коткарып кала алмаганнар. Каенэнесен җирләгәннән соң, Рамил аны төшендә күргән. Ул: «Рамил, иртәнге намазны булса да укы инде», — дип кисәткән.

 

Дустымның да әбисенең шундыйрак эчтәлектәге төше турында сөйләгәне бар. Алсуның әтисе бик яшьли үлеп киткән. Дәү әнисе аңа: «Кызым, әтиеңне төшемдә күрдем. Ул, монда, әни, адым саен бисмилла дип әйтергә кирәк икән, диде», — дигән.

 

Мондый төшләр нәрсәне аңлата, аларны нәрсәгә юрарга кирәк — «Кол Шәриф» мәчетеннән Рөстәм хәзрәт БАКИРОВтан без шундый эчтәлектәге төшләргә аңлатма бирүен сорадык:

 

— Дин буенча төшләр өч төрле була. Берсе – Аллаһы Тәгаләдән, ул кешеләргә рас мәгълүматлар бирә. Икенчесе – шайтаннан, өченчесе – кеше алҗудан яки саташып күргән төш. Нинди төш күрсәк тә, Аллаһыдан хәерлесен сорарга тиешбез. Намаз укырга кирәклек турындагы төшләргә килгәндә, минем фикеремчә, кеше мәрхүм булгач, аның җаны үзеннән алда үлгәннәрнең җаннары белән очрашып хәбәрләшәдер. Алар, кире кайтырга мөмкинчелек булса, без намаз укыр идек, дип әйтәләрдер. Намазның бигрәк тә иртәнгесе саваплы, дип, якыннарын, туганнарын кисәтәләрдер. Аллаһы Тәгалә «Коръәни-Кәрим»дә әйтә: «Бик күбегез бу тормышта шатлана-шатлана җир өстендә йөрисез, дингә өндәүчеләр килгәч, сез аларга ышанмыйсыз, ышансагыз да, үтәмисез. Ләкин үлем фәрештәсе килеп җан алган мизгелдә һәрберегез дә, йа Раббым, син миңа бер генә көн бир инде, шушы вакытта мин көне-төне ураза тотып, намаз укып, көнемне гыйбадәттә үткәрер идем, бер Сиңа гына ышаныр идем, дип әйтер иде». Ләкин Аллаһы Тәгалә әйтә: «Сезгә шундый мөмкинчелек бирсәк, сез барыбер дөньяны куып үтәр идегез», — ди. Моңа тормыштан мисаллар күп китереп була: кеше самолетта очканда, әгәр очкыч бераз гына селкетеп алса да, барысы да тәүбәгә килә, Аллаһыны искә төшерә башлый, төрле әманәтләр әйтә. Самолет җиргә исән-имин төшкәч, күбесе, кызганыч, дингә килергә мин әле яшь, вакыты җитмәгән, пенсиягә чыккач, дип, тагын дөнья куып китә. Шулай булмасын өчен, төшкә кергән рухлар, ахирәттә гамәл-гыйбадәт кенә кирәк, дөнья да, тормыш та, кием дә, коттедж да кирәк түгел, дип кисәтәдер. Бу төшләрне, Аллаһы кушканны берүк үтә, намазга бас, башлаганда иртәнге намазны булса да укы, дип кисәтү, өндәү кебек кабул итәргә кирәктер.

 

Мондый төшләр Аллаһыданмы, шайтаннанмы, арудан-алҗуданмы икәнен әйтә алмыйбыз. Нинди төш керсә дә, аны бары тик яхшыга гына юрарга. Аллаһыдан, хәерлесе булсын, дип сорарга кирәк. Шул рухларның күңелләре шат, урыннары җәннәттә булсын, дип, дога кылыгыз. Әлеге төшләрдән барчабыз да гыйбрәт алсак иде.

 

Безгә күп кешеләр төшемдә намазга өндәгәнне күрдем, үлгән әти-әниемне күрдем, дип килә. Дога өмет итәләрдер инде, дога кылыйк әле, хәзрәт, диләр. Намаз уку кирәклеге турында сөйли башлагач, эшкә ашыгам, вакытым юк, дип, китеп тә баралар. Намаз укудан куркалар, аны, нишләптер, кыенлык итеп күрәләр. Намаз уку бит ул — бәхет. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в) шундый хәдисе яки әйткән сүзе бар, намаз уку — җәннәтнең ачкычы инде ул, ди. «Лә иләәһә иллаллаһ Мөхәммәд рәсүлуллаһ» дип әйтербез, җәннәткә дә барып җитәрбез, әмма аның ишеге бикле булыр, ди. Өй ишеге бикле булгач, без, кесәдән ачкычны алып, ачып керәбез бит, Пәйгамбәребез дә, шуның кебек җәннәткә килеп җитәсез, җәннәт ишеге бикле була, кесәгездән ачкычны алыгыз да ачып керегез, ди. Ә ачкычның исеме — намаз. Намаз укысак, кесәдә ачкыч булган шикелле, җәннәткә керергә өмет бар, ә ачкычсыз нинди генә ишеккә килсәң дә, кереп булмый. Машинаны кабызыр өчен дә, йортка кайтсак та ачкыч кирәк булган кебек, җәннәткә дә ачкыч кирәк. Кайберәүләр, хәзрәт, без намаз укыр идек, әмма пенсиягә чыккач, ди. Машина алыгыз да пенсиягә чыккач йөрегез, йорт сатып алыгыз да, анда пенсиягә чыккач кына яши башларсыз, дим. Берсе дә ризалашмый. Машинада бүген йөрисем килә, фатирда бүген яшисем килә, диләр. Җәннәткә керүне дә пенсиягә чыккачка калдырыйкмы? Бу берничек тә мантыйкка сыя торган хәл түгел. Иделдә күптән түгел генә теплоход батты. Андагыларның күбесе яшьләр булган. Беркем дә кайчан гомере тәмамланасын белми. Беребезгә дә пенсиягә чыгасың да намаз укыйсың дигән гарантия юк. Шуңа да намаз укуны пенсиягә чыккачка калдырып, соңламасак иде.


Дилбәр ГАРИФ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»