поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.07.2011 Җәмгыять

Алмашыныш

Авылдашым Нифаттан хат алдым.

 

"Күрше! Нәкыя рухи авырулар хастаханәсендә ята. Зинһар, барып хәлен белеш, минем исемнән бераз күчтәнәч тә ал. Бое­гып ятмасын. Бездә урак өсте. Көзсез аның янына баралмыйм. Атнага бер булса да бар, җәме".

 

Хатны алгач та чыгып китә алмадым, шулай бер атна чамасы узды. Ниһаять, вакыт табып, бераз әфлисун, кефир, җимеш согы алып, Нәкыя янына киттем.

 

Нәкыя күршем Нифатның сеңлесе, кияүгә чыгып, исерек ире кыйнап, үле бала тапканнан соң алмашынган. Баласын җирләгәч, әйберләрен төйнәп, абыйсы йортына кайтарып куйганнар. Хәзер абыйсының гаиләсендә яши икән. Ара-тирә авыруы көчәйгән вакытта абыйсы Нифат аны Казанга китереп куя икән.

 

– Шизофрения! – диде доктор. – Яшисе килмәү, үләргә теләү чире. Асылынмый да, агу да эчәргә теләми. Ул ачтан үлеп, бу дөньядан китәргә уйлый. Аңа кешеләр белән аралашырга кирәк. Ул беркем белән дә сөйләшми, бер ноктага карап тик утыра.

 

Безне киң ишегалдында очраштырдылар. Шәфкать туташы аны җитәкләп күрешүләр өстәле янына алып килде. Нәкыя көчкә йөри, шыр сөяккә калган.

 

– Нәкыя! – дидем. ул күтәрелеп карады да, чыраена һичбер хәрәкәт чыгармыйча:

 

– Исәнме! – диде.

 

– Сезгә ярты сәгать вакыт бирелә! – дип шәфкать туташы китеп барды.

 

Мин күчтәнәчләрне өстәлгә куйдым да Нәкыя ягына табарак шуыштырдым:

 

– Нифат абыең сиңа күчтәнәч җибәргән! – дидем.

 

Дәшмәде, күчтәнәч ягына борылып та карамады.

 

– Нихәл соң, Нәкыя? – дидем.

 

– Яшисем килми! – диде хатын.

 

Бөтен көчемне җыеп, мин аңа яшәргә кирәклеге, аның әле яшь, чибәр булуы, тагын да кияүгә чыгарга мөмкинлеге, матурлыгы турында сөйләдем. Алып килгән әйберләрне ашарга кирәклеге турында да кат-кат әйттем.

 

Саубуллашыр алдыннан мин аның арык кулын кыстым, җил­кәсенә кулымны куеп сөйгән булдым:

 

– Савыгырсың, Алла боерса! – дип юатырга тырыштым.

 

Күрешергә килгән кешеләр дә, авырулар да тарала башлады. Шулчак минем янга ак халат кигән бер егет килеп, сәлам бирде.

 

– Мин сезне таныдым, сез журналист! – диде ул. – Мин дәвалаучы! Исемем Мәстур! – Ул көлеп куйды.

 

– Анда минем һөнәрдәш­ләрем әйтә: әнә теге журналист ни иснәнеп йөри икән безнең хастаханәдә, диләр.

 

– Мин иснәнеп йөрмим, Мәстур әфәнде! – дидем. – Мин Тәфкилованың хәлен белешергә килдем.

 

– Ул сезнең туганыгызмы?

 

– Юк, ул минем авылдашым!

 

– Шулай да журналист кешегә кайбер нәрсәләрне белү комачауламас иде, – диде Мәстур, мине кызыксындырырга тырышып.

 

– Нинди нәрсәләр инде ул?

 

– Әйтик, рухи авырулар хастаханәсенең торышы!

 

– Журналистларны бу хастаханәгә кертмиләр түгелме, бәладән башаяк!

 

– Сез кергәнсез бит инде!

 

Табиб Мәстур иелә төшеп, тирә-якта адәми зат булмаса да, ярымпышылдап әйтте:

 

– Хәзер сезнең янга бер авыруны алып чыгарлар. Ул үзен санитар сыйфатында таныштырыр. Мин хаста түгел, дияр. Ак халатлылар тарафына күрсәтеп, әнә алар авырулар, без табиблар, санитарлар, ак халат кигәннәрнең барысы да чирле, дип исбатларга тырышыр. Аның авыруы шундый.

 

Мәстур әфәнде кемгәдер кул изәде: ишегалдына чыга торган баскычта ак халат кигән санитар белән бер авыру күренде. Алар күрешү өстәле янына килеп җитте:

 

– Менә бу безнең күптәнге мөштәриебез! – диде санитар. – Аның исеме Арлат.

 

– Сез гәпләшегез, – диде Мәстур. – Без сезгә комачауламыйбыз, бераздан килеп, аны алып китәрләр, сез азат булырсыз.

 

Мәстур белән санитар китте. Арлат белән без икәү генә өстәл янында калдык. Ул минем каршыма утырды. Аның йөзе борчулы, кыяфәте йончылган. Күзләре як-якка уйнаклый. Ул кулындагы үлән сабагын тырнаклары белән өзлексез тураклый иде.

 

– Беләм, сез журналист! Зинһар, мине игътибар белән тыңлагыз! Монда түнтәрелеш булды. – Аның күзләре буш түгел, сөйләгәннәренә ул үзе нык ышана... – Сүз берләшеп, хасталар баш күтәрде... Бездән халатларны тартып алдылар, ачкычларны таладылар, безне авыру, дип игълан иттеләр... Монда психлар хуҗа. Баш табибтан алып, иң түбән санитарга чаклы барысы да психик авыру... Һич кичекмәстән югарыга хәбәр итәргә кирәк. Монда коточкыч хәлләр, авыруларга биреләсе көчле наркотиклар каядыр китә. Акыллы кешеләрне дару биреп тилертәләр. Тилеләрне врач итәләр... – Ул сүзен өзде. – Тегеләр килә, зинһар, ярдәм ит... – диде Арлат.

 

Баскычта Мәстур белән баягы санитар күренде.

 

Арлатны санитар алып китте. Бераз баргач, ул артына борылды, аның өмет тулы күзләре миңа ялына кебек: зинһар, коткарыгыз!

 

Мәстур минем янга утырды.

 

– Кызыкмы? – диде Мәстур.

 

– Кызганыч! – дидем.

 

– Сез аның сүзләренә ышандыгызмы?

 

Бу соравының төбендә ниндидер шом ятканы сизелде. Мин Арлат сөйләгәннәргә ышансам да:

 

– Юк! – дидем. – Гап-гади шизофрения!

 

Мәстур кычкырып көлде:

 

– Афәрин! Сез психолог! Ярый, хушыгыз! – дип ул кузгалды.

 

Мин дә чыгу тарафына атладым.

 

Ишегалдыннан урам якка чыга торган капкага якынайганда әллә каян гына ике санитар килеп чыкты да мине бөтереп, хастаханә ягына алып китте, мин кычкырырга да өлгермәдем, авызыма ябышкак тасма беркеттеләр. Бер бүлмәгә алып керделәр, Мәстур да бик эшлекле кыяфәт белән шунда кайнаша иде:

 

– Тройной! – дип кычкырды Мәстур.

 

Санитарның берсе шприц алып килде дә муен тамырына кадады. Шуннан соң берни хәтерләмим.

 

Көн узгандырмы, атна-аймы, ел узгандырмы, аңламыйм. Шулай да йөрергә алып чыга башладылар, мин рухи авырулар арасында икәнемне чамаладым. Барысы да миңа карый кебек тоелды. Минем гадәттән тыш кыяфәтем аларның игътибарын тартамы? Аңламыйм. Шунда мин Нәкыяне таныдым. Ул тазара төшкән, йөзенә кызыллык сирпелгән. Нәкыя да мине таныды кебек. Күз карашыннан аңладым кебек, аңа минем белән сөйлә­шергә ярамый. Ул ишегалдының теге башыннан, мин бу башыннан әйләнеп кара-каршы килгәндә без тигезләштек, шунда Нәкыя миңа карамыйча гына:

 

– Берни аңламаганга салыш! – дип пышылдап узды.

 

Ишегалдын тагын әйләндек, тагын тигезләндек.

 

– Иртәгә абый килә! – дигән пышылдау ишетелде.

 

Өченче тапкыр әйләнгәндә мин пышылдадым:

 

– Абыеңа минем хәлне җиткер! Алар мине монда ирексезләп тота!

 

– Сиңа абый белән күрешергә ярамый, алар аны да тыгып куярлар.

 

– Син әйт, син әйт!

 

Йөреш вакыты бетте. Мин үз палатама кайттым. Мәстур белән санитар керде. Мәстур минем кан тибешен тикшергән булды, күз бәбәкләремне ачып карады.

 

– Берәрне генә бирерсең! – диде.

 

– Аның янына артист дусты килгән... – диде санитар.

 

– Тавил Гарәфиме?

 

– Әйе, күрештерүне сорый.

 

– Керт! Барыбер ул моңа ышанмас!

 

Безне күрештерделәр. Тавил миңа сәерсенеп карап тора. Мин дә аңа карыйм.

 

– Елдан артты инде синең белән күрешмәгәнгә! – диде Тавил.

 

Мин дәшмәдем. Чөнки якында гына шымчы санитарның басып торганын беләм. Тавил сәерсенеп бик озак кына миңа карап торды, аның күңеле тулды:

 

– Бичаракай, ул берни аңламый бит.

 

Тавил минем тиле чыраема туры карады, шунда мин аңа күз кыстым да "тсс" дидем. Тавил аңлады кебек. Ул "Банкрот" спектаклендә минем хәлдә калган Сираҗины уйнаган иде: бик тиз аңлап алды.

 

– Алай икән, – диде ул. – Монда эшләр хәтәр икән, алайса. Җүләрне аны чәчеп үстермиләр, җүләр ул үзе үсә.

 

Саубуллашканда Тавил кулын миңа сузды, мин алдан язылган запискамны аның учына салдым. Ул китте, мин берни булмагандай тилегә салышып утыра калдым.

 

– Әйдә, мокыт! – диде санитар. – Киттек.

 

Аллага шөкер, Нәкыя абыйсы Нифатка мондагы хәлләрне җиткерсә, Тавил Гарәфи минем язуны прокурорга илтеп бирсә, очына чыгарлар, иншалла, дип мин йокыга киттем.

 

Икенче көнне тагын йөрергә алып чыктылар. Мин берни аңламаганга салышып, урталыкта сөйләшеп торучыларның сүзенә колак салдым. Төпбуй дигәне сөйли:

 

– Мин гомер буе кибеттә эшләдем. Вак акчаларны алдан чек белән бергә бирәсең дә олырак акчаларны соңга калдырасың, кеше китеп бара, кәгазь акчалар миндә кала, кайсылары килми, югалттым дип уйлый, кайсылары килә, нигә сдача кайтармадың, ди. Мин әйтәм, касса янында санап алырга кирәк ие, дим. Шәп яшим мин, йортым, гаражым, бакчам – бар да бар.

 

Итбүкәне атлысы сүзгә кушыла:

 

– Мин кырык ел гакылсызлар хастаханәсендә менә шушында эшләдем. Аллага шөкер, пенсиям дә шәп. Морфи яшәсен дөньяда, мин авыруларга дигән наркотаны кыса идем. Авыруларга кыйм­мәтле сигаретлар алып киләләр, мин аларны үземә алам, әллә нинди ризыклар алып киләләр, берсе дә авыруга барып җитми, миндә кала иде. Кызык иде монда, берсе Сталинны, икенчесе Хрущевны сүгә, Брежневны тетәләр, малай. Боларын да эттән алып, эткә салып сүгәләр. Кызык. Бер авыру, нигә минем дальневосточный икраны бирмәдең, дигән иде, издем тегене карцерга алып кереп...

 

Шулчак безнең янга ике санитар белән табиб килде.

 

– Итбүкәне белән Төпбуйны карцерга! – диде табиб.

 

Итбүкәне дигәне табибка күрсәтеп:

 

– Менә ул кабахәт, – дип кычкыра. – Ул үзе псих, "мин – врач психиатр" дип йөргән була, ул үзе бывший тиле.

 

Төпбуй да акыра:

 

– Каравыл! Болар үзләре чирле ахмаклар! Прокурорга әйтегез, болар ак халат кигән палачлар!

 

Шулай кычкырта-кычкырта аларны сөйрәп алып киттеләр.

 

Тавил Гарәфи – атаклы артист, аның сүзе үтә, ул министрларга, прокурорларга чиратсыз гына керә торган шәхес, мине моннан йолып алырлар да мондагы мафияне туздырырлар, дип тынычлап йокыга яттым.

 

Икенче көнне торсам, күрше караватта атаклы артист Тавил Гарәфи сузылып ята.

 

– Әттәч! – дип кычкырганымны сизми дә калдым. – Син нишләп ятасың монда?

 

– Тсс! Яшерен агент булып сезне тикшерергә кердем! – диде артист.


Рабит БАТУЛЛА
Ватаным Татарстан
№ 134-135 | 22.07.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»