поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.07.2011 Мәдәният

Җырла, Әсхәт!

Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтовның «Саклармын Сезне күңелемдә...» дип аталган диск тәкъдим итү тантанасына чакыру афишасына күзем төшкән иде. Инде килеп кичәнең үзеннән алган хисләрем турында әйтәсем килә.

Кичә Әсхәт Хисмәтовныңҗырлавы белән башланып китте. Алга таба бернинди алып баручысыз үзе сөйләп һәм күпчелек үзе җырлап 3 сәгать буена залны мөкиббән итеп, тамашачысын сокландырып, рухи азык белән сыйлады! Аның җыр-моң агышына, үзен тотышына минем соклануым укучыга мин теләгәнчә үк барып та җитә алмас, алай да...

 

Иң беренче игътибарымны җәлеп иткәне шул: тамаша залында Әсхәт нәселенең өч буыны булды. 87 яшендә булуга карамастан, әтисе Әсәдулла абзыйны Әлки районы Түбән Әлки авылыннан кузгатып алып килгәннәр. (Әнисе Рәхилә апа моннан 3 ел элек вафат булган.) Улы Булат Хисмәтов татар халкының күренекле музыкантлары Фоат Әбүбәкеров, Рөстәм Вәлиевләр белән янәшә басып әтисенең җырлавына баянда уйнап торды. Әсхәт үзе дә горурлануын кат-кат сиздереп алды. Әсхәт белән бергә Әсәдулла абзыйга да чәчәк бәйләмнәре мулдан тапшырылды. Әсхәт: «Әтиемне бик нык җилтерәтмәгез, таралып китүе бар», – дип көлдереп тә алды.

 

Әти һәм әни үзләре гел җыр-моң казанында кайнап яшәп, улларына да шул тәэсирләрен сеңдергәннәр. Урта мәктәпне тәмамлаган вакытта элек ирекле темага инша язу дигән нәрсә бар иде. Әсхәтләр чыгарылышында 47 бала мәктәпне тәмамлап, шулар арасында бердәнбер бала Әсхәт: «Мин җырчы булам», – дип үзен-үзе ышандырып инша язган. 6 нчы сыйныфта укыганда «Кошлар көне» бәйрәме тантанасына аңа ботаника укытучысы сәхнәдә җырларга куша. Әсхәт бу тәкъдимнән каушап кала. Чөнки аның өстенә кияргә күлмәге, аяк киеме булмый. Ә укытучы кискен итеп: «Җырламасаң, еллык өлгерешеңә «2»ле куям», – дигән. Шулай итеп Әсхәт сәхнәгә менеп җырларлык кыяфәткә керү чарасын эзли башлый. Бер сыйныфта ике ел утырасы килми бит инде. Үзе: «Чалбарым үземнеке булгандыр инде, күлмәкне күршедән алдык. Әни: «Ботинкаң әтиеңнеке дә ярап торыр инде», – диде. Әтинең ботинкасын киеп, Гөлшат Зәйнашеваның «Кояш гомере телим мин, әнием сиңа җырын башкардым», – дип искә алды. Мин моны укытучысына рәхмәт билгесе дип кабул иттем. Укытучы аны шулай итеп мәҗбүриләп сәхнәгә менгезеп, сәхнә ләззәтеннән чирканчык алдырган ич.

 

Казанга аны үз көнен үзе күрергә тиешле бурычы да җитәкләп килгән икән. Авылның урта хәлле кешеләре балаларын югары уку йортларына муллык белән җибәрә алмый иде шул. Минем аңлавымча, ул башта заводка эшкә урнашып, халык театрларына йөри башлаган булган. Менә шунда күренекле музыкантыбыз Мәсгут Имашов аны күреп алмасынмы. Ул аны Марсель Сәлимҗановка илтеп җиткерә. Марсель Сәлимҗановның Аязга сөйләп утырганы колагымда калган: «Театрга бер егет алдым әле, аның бөтен күзәнәкләре җырлап тора, артистлык өчен әзрәк үтүклисе булыр инде...» – дигән кебек сүзләр иде ул. Бу хәлләргә инде 35 ел вакыт үткән икән. Хәзер ул Г. Камал театрында эшләп Татарстанның халык артисты исеменә лаек булды! Үтүкләнү дә файдага киткән! Үзе: «Артист булып киттем, ә һаман җырчы була алмадым, ләкин җырлы рольләрне күп-күп башкарырга туры килде», – ди. Тагын да күбрәк башкарылсын! Амин! Без Сине яратабыз, Әсхәт! Никадәрле телевизион спектакльләрдә төп рольләрне башкарып, халыкның мәхәббәтен казандың! Башта телеэкраннарга Әхтәм Зарипов тарафыннан чыгарылган «Габбас хәзрәт» зур игътибарга лаек булса, хәзер эстафетаны Нурания Җамали алды. Нурания үз чиратында Әсхәтне нык ихтирам һәм ышаныч белән зурлап, үзе куйган һәрбер телефильмда диярлек катнаштыруы белән горурлана. Әсхәт ул режиссерларга да мең-мең рәхмәтле икәнлеген кат-кат әйтте.

 

Күзәнәкләре җырлап торган Әсхәт – мәҗлес күрке. Аны бик теләп якыннары, туганнары, дуслары өстәлнеңтүренә утырталар. Мәҗлесләрнең берсендә Сургут шәһәре эшмәкәре Чирмешән районы Әмир авылы егете Миндар Әгъләмов белән янәшә утыра бу. Миндар исә милли рухлы зат, Әсхәтнең җыр-моңга бай талантына соклана һәм дискын сорый. Әсхәт: «Мин җырчы түгел ич, артист кына, дискым юк, диск чыгарырлык байлыгым да юк...» – дип җавап бирә. Милләте өчен җанатар бәндә үзенең ярдәмен тәкъдим итә. Ярдәм озак көттерми, Әсхәтне эзләп табып килеп тә җитә. Ә Әсхәтнең «капчыгы» тулы җыр, эшкә тотына. Утызлап халык һәм күренекле композиторларыбыз, шагыйрьләребез иҗат иткән җырлардан электрон вариант әзерләтә башлый.

 

Әсхәтнеңдиск чыгаруын хуп күрүчеләр күп булган. Аныңавылдашы Казанда яшәп Әсхәтнең иҗатын үз итүче Ринас Сабиров химаячылык вазифасына алына. Мәктәпләрне ябып, киләчәгебезне өметсезлеккә төшерү сәясәте барса да, шундый гамәлләр булып торуын күрү күңелләребезне сөендерә шул.


Нәкыя ГЫЙЛӘҖЕВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»