поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.07.2011 Медицина

“Больничный” үзгәрде

Хезмәткә яраксызлык кә­га­зенең яңа формасы гамәлгә керде. Республиканың барлык медицина учреждениеләре 1 июль­дән башлап авыруларга яңа больничный кәгазь­ләре бирә башлады. Бу турыда тулырак мәгълүмат алу өчен РФ Социаль иминият фондының Татарстандагы бүлекчәсе идарәчесе Рамил Гайзатуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Рамил Ринатович, хезмәткә яраксызлык кәгазе бланк­ын үзгәртү ни өчен кирәк булды һәм ул элеккегесеннән нәрсә белән аерыла?

 

– Сер түгел, соңгы елларда ялган больничный кәгазь­ләре юнәтеп, пособие алу оч­раклары ешайды. Нәкъ менә шушы хәлгә чик кую өчен хезмәткә яраксызлык кәга­зенең яңа бланкы эшләнде һәм ул июнь ахырында РФ Социаль иминият фонды боерыгы бе­лән әйләнешкә кертелде. Бланк хәзер зәңгәр төстә булачак, тутыру өчен кырыйларында сары төстәге кырлар калдырылган. Икенче ягы да шул ук төстә. Анда бланкны тутыру буенча аңлатма язылган. Яңа бланк искесеннән ике тапкыр зурак. Бланкны яктыга куеп караганда, анда РФ Социаль иминият фонды эмблемасы күренә. Бланкның алгы ягында фәкать эш бирүче тутыра торган кырлар өстәлгән. Анда эш урыны, хезмәткәрнең иминият стажы, уртача хезмәт хакы күрсәтеләчәк. Яңа бланкның искесеннән төп аермасы шунда: аны тулысынча автомат рәвештә эшкәртеп булачак. Моның өчен өстәге уң як почмагында штрих-код урнаштырылган, шулай ук хезмәткә яраксызлыкның сәбәбе, режим бозу очраклары (әгәр алар була калса) һәм башка кирәкле мәгълүматлар турында кодлар бар. Хезмәткә яраксызлык кәгазенең менә шундый итеп эшләнүе киләчәктә больничныйны кәгазьсез генә рәсмиләш­терергә мөмкинлек бирәчәк.

 

– Яңа бланклар белән беррәттән искеләре дә га­мәлдә булачакмы?

 

– Юк, иске үрнәктәге бланклар 1 июльдән гамәлдә булмаячак һәм аларның барысы да – ә аларның запасы бездә 150 меңгә якын – кулланыштан алыначак.

 

– Яңа бланклар авыруларга мәшәкать тудырмасмы?

 

– Авырулар өчен андый нәрсә булмас дип уйлыйм. Ә менә медицина хезмәткәрлә­ре өчен яңа үрнәктәге бланкны тутыру башта мәшәкатьләр тудырыр, вакытны да күбрәк алыр. Ни дисәң дә, кодларны дөрес тутырырга, күпсанлы ячейкаларга саннарны пөхтә итеп язарга кирәк бит.

 

– Рамил Ринатович, республикада вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча хәлләр ничегрәк тора?

 

– Бүгенге көндә хезмәткә яраксызлык буенча пособиеләр түләү Социаль иминият фонды чыгымнарының төп өле­шен тәшкил итә. Узган ел гына да больничныйларга по­собие түләүгә 4 миллиард сумнан күбрәк акча тотылды. Бу фонд бюджетының 70 проценты дигән сүз. Барлыгы 1 миллион 100 мең тирәсе больничный кәгазенә акча түлә­дек. Тикшерелгән больничный кә­газьләренең 3 процентының ялган булуы ачык­лана. Шуңа күрә дә без хезмәткәргә больничный кәга­зенең дөрес би­релү-би­релмәвен ныклы контрольдә тотабыз.


Мәүлетҗан ӘХМӘТҖАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 127 | 12.07.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»