|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.07.2011 Җәмгыять
Сафлыгын иртә югалткан хатыннар ялгыз калаАмериканың Айова Университеты галимнәре ялгызлык сәбәбен тапкан. Үз теләге белән сораштыруда катнашкан гүзәл затлар 4 мең анкета тутырып, анда гаилә, кияүгә чыгу, җенси мөнәсәбәтләргә кагылышлы сорауларга җавап бирә. Тикшеренүләрнең төп факторы - гүзәл затларның сафлыгын югалту вакыты. Белгечләр аны аерылышулар статистикасы һәм гаиләле тормыш озынлыгы белән чагыштыра. Шундый нәтиҗә ясала: 13-16 яшендә кызлыгын югалкан гүзәл затларның 31 проценты кияүгә чыгып, беренче 5 елда аерылыша, яртысы 10 елга кадәр генә ире белән тора. Яшүсмер чакта үк җенси тормыш алып барган хатыннар арасында гаилә корганчы бала табучылар 2,5 тапкырга күбрәк.
Соңрак «өлгерүчеләр»нең гаиләсе ныграк. Алар арасында аерылышулар саны да кимрәк икән.
Динара СӘГЪДИЕВА |
Иң күп укылган
|