|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.07.2011 Җәмгыять
Кәбестәгә каршы... дөгеБашкалада азык-төлек бәяләре арзанайган. Белгечләр әнә шулай дип ышандыра. Татарстанстаттан алынган мәгълүматларга караганда, барыннан да бигрәк кәбестә һәм суган очсызланган. Белгечләр моны сатуга яңа уңыш чыгу белән аңлата. Тик Казанның Колхоз базарында бәяләр төшү турында "Ватаным Татарстан" хәбәрчесеннән генә ишетеп белделәр. Җәй башлану белән бәяләр үзгәрде, дип ышандыра түрәләр. Рәсми мәгълүматларга караганда, очсызланган азык-төлек исемлегенең башында кәбестә урнашкан. Июньдә аның бәясе 2,4 процентка түбәнәйгән. Икенче урында – суган. Ул 1,2 процентка арзанайган. Шулай ук йомырка (4,9 процент), шикәр комы (0,9 процент), көнбагыш мае (0,5 процент), токмач (0,5 процент) һәм вермишель (0,5 процент) дә очсызланган товарлар исемлегендә. Аның каравы, соңгы арада дөге бәясе сизелерлек кыйммәтләнгән. Базарда бер кило ярманың бәясе ким дигәндә 34 сум тора. Татарстанда яшәүчеләр тавык һәм балык та күбрәк ашый башлаган, ахры. Июньдә тавык ите – 0,6, ә туңдырылган балык 0,9 процентка кыйммәтләнгән.
"Яңа уңышның былтыргысына караганда арзанрак булганын кайчан күргәнегез бар? – дип гаҗәпләнде Чуашстаннан китерелгән яңа бәрәңге сатучы Роза апа. – Килосы 40 сум тора. Иске бәрәңгене алсаң, 35 сумнан да биреп җибәрәм". Шикәр комы һәм көнбагыш мае арзанайган икән, дигән хәбәргә дә базарда гаҗәпләнделәр генә. "Кышка кайнатма, салат ясау, яшелчә тозлау вакыты җитә бит. Нигә бәяләрне төшерик?" – ди сатучылар. Хуҗабикәләр тагын бер-ике атнадан базарга агылыр, дип көтәләр. Сатып алучыларның да моңа әллә ни исе китми. "Берсенең бәясе төшсә, икенчесенекен күтәреп куялар. Азык-төлек очсызланганны көтмибез дә инде хәзер, иң мөһиме кыйммәтләнмәсен", – диде базарга сөт ризыклары алырга килгән Фәүзия әби. Колхоз базары бәяләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.
Җиләк-җимеш, яшелчә
Бәрәңге – 40 сум
Кәбестә – 40 сум
Кишер – 50 сум
Чөгендер – 50 сум
Суган – 40 сум
Сарымсак – 80 сум
Кыяр – 45 сум
Помидор – 60 сум
Борыч – 120 сум
Яшел тәмләткечләр – бер бәйләме 10 сум
Алма – 65-120 сум
Әфлисун – 65 сум
Лимон – бер данәсе 13 сум
Шәфталу(персик) – 110 сум
Абрикос – 80 сум
Сөт, май ризыклары, йомырка
Авыл сөте – 35 сум
Каймак – 180-250 сум
Атланмай – 130-250 сум
Авыл эремчеге – 130 сум
Корт – бер стаканы 50 сум
Авыл йомыркасы – дистәсе 38-44 сум
Ит
Сыер ите – 180 сумнан башлап (билдәмә – 260 сум)
Тавык ите – 114 сумнан башлап
Каз – 1200 сум
Ярмалар
Карабодай – 93 сум
Шикәр комы – 34 сум
Он – 18 сумнан башлап
Дөге – 34 сумнан башлап
Борчак – 28 сум
Тары ярмасы – 52 сум
* * *
Ә сез бәяләр төшкәнен сизәсезме?
Хафиз МИРГАЛИМОВ, депутат:
– 20 ел базар мөнәсәбәтендә яшибез. Шул вакыт эчендә бәяләрнең шул рәвешле күтәрелү-төшүе халыкка бер дә уңай тәэсир итмәде. Әгәр пенсия, хезмәт хакы арта, дип әйтсәләр, шатланыр идем. Бәяләрнең төшүе исә вакытлыча гына бит. Өстәвенә, исемлектә ипи, ит ише һәр көнне өстәлдә була торган продуктлар юк. Без бит суганны, йомырканы көн саен күпләп ашамыйбыз. Шунлыктан әлеге товарларның арзанаюы кеше мәнфәгатьләре кайгыртырлык, тормыш сыйфаты яхшыруына тәэсир итәрлек күләмдә түгел.
Мәдинә МАЛИКОВА, язучы:
– Бакча сезоны башлангач, кибеткә сирәгрәк йөрибез. Шуңа бәяләрнең төшүен сизмәдем. Яшелчә өлгергән вакытта аларның кибеттә арзанаюы кулланучыга әллә ни тәэсир итми инде. Мәсәлән, суганны күптән сатып алган юк. Озакламый кәбестә дә өлгерәчәк. Шикәргә бәя чыннан да төшсә, куанычлы хәбәр булыр иде. Кайнатма ясаучылар ел саен аның кыйммәтләнүеннән тилмерә бит.
Азат АДИЕВ, "Райян" төркеме солисты:
– Сәүдә өлкәсендә эшләгән кеше буларак, базарда олы яшьтәге апаларның 10-50 тиенне янга калдырыр өчен аяк ите ашап йөрүләрен күреп торам. Алар өчен бәяләрнең 1-2 сумга төшүе, билгеле, бик мөһим. Шунысы кызганыч: товар арзанайса да, шатланган, канәгать булган кешеләрне соңгы арада очратканым юк. Моның икенче ягы да бар, билгеле: этикеткалардагы саннарның кимүе сезонлы, теге яки бу товарга дефицит булмауга гына бәйле. Дәүләт, халык тормышын яхшыртырга теләп, сәяси алымнар кулланып, бәяләрне махсус киметсә икән ул.
Нәҗибә ИХСАНОВА, Россия һәм Татарстанның халык артисты:
– Бәяләр төшүенә игътибар итмәдем. Шулай да бу хәбәр чынбарлыкка туры килсә, яхшы булыр иде. Халык өчен һәр арзанаю шатлыклы инде ул. Дөрес, тормышның хәзерге кебек киеренке мәлендә бәяләрнең аска тәгәрәве беркадәр куркытып та куя. Чит илләрдә сатылмыйча яткан түбән сыйфатлы товарларны безгә "төртергә" маташулары түгел микән?
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|