поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.06.2011 Шоу-бизнес

Альбина Апанаева Денизли фестивалендә төрекчә җырлый (ВИДЕО)

Төркиянең Денизли шәһәрендә өченче халыкара “Төрекчәвизьон” җыр фестивале башланып китте. Анда төрки телле җырчылар катнаша. Быел алар 20 илдән килгән. Фестивальнең төп шарты – төрек телендә җырлау. Катнашучыларның күбесе туган илләрендә иң популяр булган җырларын төрекчәгә тәрҗемә итеп башкара. Россиядән быел ике җырчы катнаша: Татарстаннан – Альбина Апанаева һәм Башкортостаннан Диана Ишниязова.

Альбина Апанаева үзенең “Китәм димә” җырын тәкъдим итте. Бүгенге көндә әлеге клип – “YouTube”та урнаштырылган татар клипларыннан иң каралганы. Барлыгы 150 меңнән артык карау! Альбинаның җыры югары сыйфатлы эшләнгән аранжировкасы белән аерылып тора. Аның чыгышын Македония, Казахстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Румыния вәкилләре бик югары бәяли. Альбина икскиткеч чиста, көчле тавышка ия, диделәр.

Фестивальнең концерты Памуккалә курортында урнашкан борынгы амфитеатр сәхнәсендә узды. Әлеге амфитеатрга 3 мең ел. 10 мең кеше сыйдырышлы мәйданда алма төшәрлек тә урын юк иде. Концертны Төркиянең төп телеканалаы – TRT – бөтен дөньяга турыдан-туры эфирда күрсәтте.

Фестиваль әле тагын 2 көн дәвам итәчәк. Пәнҗешәмбе иртәсендә Альбина Апанаеваның TRT каналында чыгып килүче “Хәерле иртә!” тапшыруына катнашырга чакырдылар. Ул анда ике җыр башкарачак: төрек телендә – “Китәм димә” һәм татар телендә “Чын дустым". Соңгысы - Альбинаны Татарстанда популяр иткән җыр.

 



 


---
Матбугат.ру
№ --- | 16.06.2011
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»