поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.06.2011 Ир белән хатын

Нигә соңлап килдең, асылкошым минем?

Хатын-кызларга аптырыйм мин: «Ирем хыянәт итә!»" – дип зарланалар. Кем гаепле соң аңа? Үзегез безне шул юлга этәрәсез ләбаса! Мин дә өч бала үстереп, башка хатынга гыйшкым төшеп башымны югалтырмын дип уйлап та карамаган идем.

Тормышымның асты-өскә киләсен тоеп яшәдем.Ниндидер бер тылсымлы көч мине каядыр тарта иде. Кая барсам да күзем белән кемнедер эзли идем. Эштән өйгә кайтасы килми. Хатын «гуләйт итәсең» дип көне-төне талый. Мин бер оешмада җитәкче булып эшлим. Анда биш-алты хатын-кыз инде. Хатыным көнләшеп бөтенесенең чәчен йолкып чыкты. Югыйсә бер нинди дә сәбәп тә юк. «Бөтен урындагы ирләр йөри син генә фәрештә түгелсеңдер. Кызлар күрсәң күзләрең ялтырый башлый...», – дип теңкәмә тия торгач, очраттым мин «гүләйт итәсе» кешемне. Аны күргәч: «Их, нигә элегрәк очрамадың!» – дидем.

 

«Хатыныңны яратмагач нишләп өйләндең соң?» – дип мине сүгәргә ашыкмагыз берүк. Армиягә киткәнче кызлар кулын тотып та караганым булмады. Ятимлектә үстем. Клубка киеп чыгарга юньле кием дә юк иде әле . Оялчан идем. Аннары авылда күзем төшкән кыз да булмады. Әллә алар миңа игътибар итмәделәр инде... Хәрби хезмәттә чакта иптәшләрем мәхәббәт хатлары укыганда үзәкләрем өзелә торган иде. Армиядән кайту белән солдат киемнәремне дә салмыйча кич клубка киттем. Кечкенә буйлы, чатыр кара чит бер кызга күзем төште. Ул да миннән күзен ала алмый утыра башлады. Янымда торган күрше малаеннан сораштырып белдем: авыл медпунктына эшкә килгән икән. Йөргән егете дә юк, ди. Биюләр беткәнче бер-беребезгә карашып утырдык та, аннан мин бу кызны озата киттем. Бик чибәр булмаса да аның сөйкемле сөяге мине үзенә тартты да «бәйләп куйды». Дөресен генә әйткәндә, шул көннән башлап ул мине үзеннән бер адым да калдырмады. Ярты ел да йөрмәдек, өйләнеп тә куйдым. Ятим икәнемне дә, авыр тормышта яшәгәнемне дә, урта белемле надан икәнемне дә яши-яши чеметтереп куя башлады бу. Читтән торып укырга кердем. Кулыма диплом алганда и дөньяга күзем ачылган иде инде. Тормышта үз урынымны табып, ипләп кенә яши башладым. Хатын дигән кешем мин югарыга күтәрелгән саен усаллана барды. Балаларыбыз туды. Дөресен генә әйткәндә, хатын белән минем арада бер нинди мәхәббәт булмады. Башкаларга карый идем дә: «Нинди бәхетлеләр, чөкердәшеп, бер-берсен аңлап, яратышып яшиләр", – дип кызыга идем. Ничә ел бер түбә астында яшәп, мин хатынны аңламадым. Ул миңа бары тик акча табучы, гаиләне тартучы бер ишәк итеп карады. Тормыш бит алай гына бармый. Ир-ат дигәч тә, безнең дә сөеләсе, яратасы килә. Башта ярар инде, ярар инде, дип түзәсең дә, чыдар хәлең калмагач кул селтисең икән. Гомер көзләремә аяк басканда кабат язлар алып килгән мәхәббәтемә мин мәңге рәхмәтле. Ничә еллар үз-үземне түбәнсетеп яшәгәнмен икән. Сөйгәнем чал кергән чәчләремнән сыйпап: «Нинди матур син! Диңгез төсле күзләреңнән нур сибелә. Кайларда йөрдең син? Яшь чакларыңда нигә мине эзләп тапмадың? Икебез дә бәхетле булыр идек...» – ди. Андый ягымлы сүзләрне гомеремдә ишеткәнем булмады. Мин, сабый чактан ук ятим үскән егет, назның нәрсә икәнен моңарчы белмәгәнмен икән бит. Соңлап кына булса да килгән бу сөюне бер нәрсә белән дә алыштырмас идем. Балалар инде үсеп үз тормышларын кордылар. Оныклар үсә. Безнең хатын белән хәзер бер уртаклык та юк. Эштән кайтам да, чит кешеләр кебек икебез ике бүлмәдә утырабыз. Яратканым миңа: «Кил, әйдә бергә булыйк!» – дип әйтә икән, бер нәрсәмне дә алмыйча бүген үк чыгып китәр идем. Ләкин ул чакырмый шул. «Гомер иткән хатының, балаларың бар. Моңарчы бер-беребезне күрмичә яшәгәнбез, алга таба да тырышырбыз. Син белеп тор, мин сине үлеп яратам. Минем мәхәббәтемне ерактан булса да тоеп яшә!» – дип кабатлый. Без хәзер сирәк очрашабыз. Ул башка җиргә күчеп китте.Безнең мәхәббәт кыйссасын хатыным да белә. Көн туган саен аның барлыгын исемә төшереп тора.

 

Онытырга теләсәм дә, ирек бирми. Шунысына булса да рәхмәтлемен хатынга. Мин берәр җиргә киенеп җыена башласам: «Картаеп килгән мәхәббәтең янына киттеңме, котларга онытма, туган көне җитә. Чәчәкләр алырга акчаң булмаса миннән сора», – дип артымнан мыскыл итеп кала. Шул чакларда тотып җилтерәтәсе килә үзен, ләкин кулым бармый. Ә ул җае чыккан саен миңа кизәнергә генә тора. Менә шуннан соң нинди хөрмәт, хатынга карата нинди җылылык калсын инде?! Ходай бар, соңлап булса да минем юлыма нәфис, зәвыклы, акыллы, ярата белә торган Мәхәббәтемне чыгарып куйды.

 

Хатыннар, сезгә әйтәм, ирем хыянәт итә дип зарланмагыз. Ирегезне тота белегез, яратыгыз, йомшак-ягымлы булыгыз.

 

Әлмәт.


ТАҺИР
Татарстан яшьләре
№ | 07.06.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»