|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.06.2011 Медицина
Петрушка – наркотик?!Илнең баш санитар табибы Геннадий Онищенко көдрә петрушканы составында наркотик булган үсемлекләр рәтенә керткән. Яңа карар гамәлгә кергәч, петрушка үстерүче бакчачыларны җавапка тартырга мөмкиннәр. Роспотребнадзор кеше сәламәтлегенә зыянлы үсемлекләр исемлеген тулыландырган. Составында наркотик булган һәм агулы үләннәр рәтенә тагын 17 үсемлекне керткәннәр. Алар арасында бакчада үсә торган көдрә петрушка да бар. Дөрес, үсемлекнең яфраклары һәм сабагы түгел, ә орлыгыннан ясалган май куркыныч икән. Петрушкадан кала “кара исемлек“кә җир тамыры (кылыч үлән), хәтта алабута да эләккән. Дару үсемлеге булып исәпләнүче тамыр үләннең яфраклары һәм тамыры куркыныч дип табылса, алабутаның җир өсте өлеше зыянлы.
Хөкүмәтнең махсус карарыннан соң, көдрә петрушка кибет киштәләреннән юкка чыгарга мөмкин, дигән илнең Госнаркоконтроль башлыгы Виктор Иванов. Махсус исемлеккә кергән үләннәрне гомуми кулланышка кертү тыела. Аның каравы, бу тәмләткечне бакчада үcтерүчеләргә борчылмаска киңәш иткәннәр. Петрушканы табын өчен үстерергә ярый. Җинаять җаваплылыгына аны күпләп үстереп, наркотик ясаучыларны гына тартачаклар. Бакчачының җинаятьче икәнен раслый алсалар, әлбәттә. Табиблар да петрушкадан баш тартмаска киңәш итә. Әлеге үсемлекнең 100 граммында кешегә ике көнгә җитәрлек С витамины һәм А провитамины бар. Ул шулай ук магний, тимер һәм кальцийга бай.
|
Иң күп укылган
|