|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.06.2011 Җәмгыять
Полиция сезгә якынаямы?Участок полициясе хезмәткәре халык белән һәр квартал саен очрашып торырга тиеш булачак. Россия Эчке эшләр министрлыгы алар өчен әнә шундый рухтагы яңа инструкция әзерләгән. Очрашулар кичен йә ял көннәрендә оештырылып, аларда эчке эшләр бүлеге җитәкчеләре дә катнашачак. Мондый җыелышларның кайда һәм ничек үткәрелүе әлегә ахырына хәтле уйланып бетерелмәсә дә, белгечләр идеяне уңай бәяләгән. Ә сез бу яңалыкка ничек карыйсыз? Равил ВАХИТОВ, Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе:
– Участок полициясе хезмәткәре халыкка мөмкин кадәр якынрак булырга тиеш. Аңа караган территориядә яшәүчеләр белән даими аралашып торуны таләп иткән кагыйдәләр дә бу өлкәдәге эшчәнлекне нәтиҗәлерәк ясар, дип уйлыйм. Мин үзебезнең “участковый” белән таныш анысы, калганнар өчен дә бу кеше “ни беләндер шөгыльләнүче әллә кем” булудан туктаса, яхшы булыр иде.
Рафил Ногманов, Татарстан Дәүләт Советы законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары:
– Халыкның полиция белән элемтәгә керәсе килми. Миңа гына тимәгез, дип яши. Болай булганда, участок полициясе хезмәткәре, өстән боерык килгәнгә генә үтәлгән эше буенча отчетлар язып ята. Вәзгыять киләчәктә шундыйрак рухта барганда, бернинди очрашулар да ярдәм итмәячәк, полиция хезмәткәрләренең эше дә яхшырмаячак. Жәмгыятьнең бу ике катламы бергә эш итәргә, ул гына да түгел, “погонлылар”ны халык тәрбияләргә тиеш. Моның өчен исә коры кагыйдә-боерыклар гына җитми, кешедә кызыксыну уятырга кирәк.
Диана ӘХМӘТШИНА, башкаланың Идел буе районы мәшгульлек үзәгенең бүлек мөдире:
– Моның уңай ягы бар, билгеле. Ким дигәндә, халык үзенең участок полициясе хезмәткәренең кем икәнен беләчәк. Чөнки хәзер күпләр өчен әлеге кеше нәрсәдер язып, берни дә эшләми торган әкият персонажын хәтерләтә. Бәлки шул рәвешле полиция хезмәткәренең абруе күтәрелер. Ихтирам казанган хезмәткәргә яшьләрнең “тиле” адымнарын тыюы да җиңелрәк булыр иде. Халык эйтмешли, мәче булган йортта тычкан котырмый.
Римма Ибраһимова, Татарстанның халык артисты:
– Полиция хезмәткәре – гади халыкны авырлыклардан, куркыныч хәлләрдән саклап, яклап торучы ул. Шунлыктан аларның даими рәвештә җыелышлар уздырып, үзенә мөрәҗәгать итәргә тиешле кешеләр белән элемтәгә кереп торуы яхшы күренеш булыр иде. Мин, мәсәлән, үзебезнең участок полициясе хезмәткәрен күргәнем юк, аның кем икәнен дә, кайда утыруын да, телефон номерын да белмим. Үземә кирәк вакытта кая мөрәҗәгать итәсен дә чамаламыйм. Ә бит алар халык белән эшләргә тиеш.
Равилә ГАЛИЕВА, ике бала белән өйдә утыра:
– Болай мәҗбүри рәвештә генә оештырылган очрашулар полиция эшчәнлеген уңай якка үзгәртә алмый. Аларда ярдәм итәргә теләк булырга тиеш. Полиция участогы хезмәткәрләренең кәгазь тутыру кебек вак-төяк эшләре генә артачак. Болай да әллә ни эшләмәгән “полицейскилар”, “миңа доклад ясарга кирәк”, дигән сылтау белән бүлмәсендә бикләнеп утыруны дәвам итәчәк. Өч айдан өч айга очрашып тору гына җитми, халыкның тормышы, көнкүреше белән атна саен кызыксынып торырга, кабул итү өчен ачык булырга киңәш итәр идем мин аларга.
|
Иң күп укылган
|