|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.05.2024 Дин
Рөстәм хәзрәт Ясәвиев: «Концертларга йөрү хәерле эш түгел»Җәмгыятьтә әледән—әле бәхәс уята торган мәсьәләләр бихисап. Шуларның берсе ислам динендә музыка тыңлауга кагыла. «Музыка – ул хәрам», – диючеләр дә, моның зыянын күрмәүчеләр дә бар. Чынлыкта хак динебез ничек кушкан? Мөселманнарга музыка тыңларга ярыймы? Дини мәҗлесләрдә музыка кушу аның савабын киметмиме? Намаз укыган кешегә концертка йөрергә ярыймы? «Рәхмәтулла» мәчете имам—хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиевтән шулар турында сораштык. – Ислам динендә музыка тыңларга ярыймы? Күпләр бит, намаз укысаң, музыка тыңларга, концертка йөрергә ярамый, дип, кискен рәвештә әйтә. – Пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытында музыка булганмы-юкмы дигәннән башлыйк. Сәхабәләр чорында, билгеле, хәзерге уен кораллары булмаган. Әмма дөңгер (бубен) кагу булган. Исламда бу тыелмый. Ноталарга салынган көйләр белән мәшгуль булу, аларны язу, тыңлау динебездә хупланмый. Габдулла ибн Мәсгуд исемле сәхабә файдасыз, ялган сүзне «җыр» дип атады. Концертларга йөрү намазны калдыруга гына этәрми. Кешедә икейөзлелек уяна. Кеше намазга, гыйбадәткә салкын карый башлый, ялкаулана. Аның начар якларын саный китсәң, бик күп. – Мөселманга җырчы булырга ярыймы? – Бу хәерле эш түгел. Сәхабәләр, табигыйннар вакытында җырчыларның дәрәҗәсе зур булмаган. Кайбер галимнәр: «Җырчы ирләрне хунсага (гермофродит) тиңлиләр иде», – ди. Ягъни яртылаш ир, яртылаш хатын. Әлбәттә, халык телендә нәшид дип йөртелгән, дини эчтәлектәге бәет, мөнәҗәтләр динебезгә каршы килми дигән фикерләр бар. Һәрхәлдә, безнең халыкта мондый төрдәге җырлар кулланыла. Күрәсең, халык үзенең моң-зарын, динебезнең кыйммәтләрен җыр рәвешендә бер-берсенә җиткерә торгандыр. – Мөселманга сәхнәдә чыгыш ясау, пародия күрсәтү, кеше көлдереп йөрергә ярыймы? – Пародия жанрында зыян күп. Бердән, анда ялган, яла ягу шактый. Аннан килә гайбәт. Гайбәт – нәрсә ул? Кардәшеңнең начар сыйфатларын, гаепләрен үзе юкта сөйләү, күрсәтү, сүз, хәрәкәт белән башкаларга җиткерү. Кылану да бер дә килешле гамәл саналмый. – Дини мәҗлесләрдә дә җырлар яңгырый, музыка куела. Болай эшләү мәҗлеснең савабын киметмиме? – Әйе, дини мәҗлесләрдә дә кайбер вакытта музыка куялар. Хәтта кайбер мәчет яннарында да, эчләрендә дә. Дини мәҗлес дигән булып, халыкны алдап, бәйрәмнәр үткәрәләр. Әлбәттә, мәчетнең керемен арттырадыр инде андый мәҗлесләр. Әмма аның бәрәкәте булмас. Музыкалы мәҗлестә савап кимү генә түгел, вәгазь, нәсыйхәт, догалар да югалып каладыр инде ул. – Пәйгамбәребез (с.г.в.) музыкага карата нинди мөнәсәбәттә булган? Бәлки, ул ниндидер уен коралларында уйный белгәндер? – Ул музыка белән шөгыльләнмәгән. Көйләр иҗат итмәгән, уен коралларында уйнамаган. Халыкны моңа чакырмаган, кызыктырмаган. – Ислам динендә опера һәм балетка караш нинди икән? Бер яктан – бу бит сәнгать, матурлык, нәфислек. – Тискәре. Анда гаурәтләр ачыла. Ирләрнең хатын-кыз кыяфәтенә кереп, оек киеп биюләре, хатын-кызларны кочаклап, ярымшәрә хәрәкәтләнүләре ислам дине белән ничек уртак була алсын? Мондый затсыз күренешне нинди генә матур сүз белән атасаң да, ул ислам дине каршында затсызлык булып калачак. Әби-бабаларыбыз үз вакытында мондый яманлыктан ерак торды. – Безнең халык шоу ярата бит… – Ни өчен дисәк, җавап шул: безнең халыкның тамагы тук. Электән килгән сүз бар: халыкка икмәк һәм тамаша кирәк. Ачның күзе – икмәктә, тукның күзе – хикмәттә, дигәндәй. Халык туклыктан, байлыктан азына башлады. Шамакайлар, клоуннар, җырчылар, артистларның берничә сәгать тамаша кую хакы профессорның ярты айлык, ә кемнеңдер тулы бер айлык хезмәт хакына тиң. Халык гыйлемгә бармый, халык кызыкка, шау-шуга бара, кызганыч. Институтта гыйлем бирүче остазларның алҗып эшләве 1–2 меңгә бәяләнә. Халыктан маймыл ясаган шамакайны туйга чакыру дистә мең сумга төшә. Профессор, көн буе эшләп, 3–4 мең сум ала… Әгәр дә татар бае, фрак киеп, муенына күбәләк-галстук тагып, опера-балет карарга барганчы, шул акчасын халыкка чын файда китерерлек шәхеснең хезмәте өчен сәдака итеп бирә икән, бу өммәтебезгә, милләтебезгә, динебезгә зур ярдәм булыр иде, иншәллаһ. Музыкага хирысланып, ерак китеп булмый. Ирләрнең көче бетә, ирлеге югала, аларга хатын-кыз кыяфәте керә. Хатын-кызлар андый вакытта ирләрне узып китә, алар белән идарә итә башлый, гаиләсе турында оныта. Һәр җәмгыятьне бозыклык бетергән.
Чулпан ГАРИФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|