|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.05.2024 Шоу-бизнес
Хөкем карары үзгәртелдеме?Башкортстан Югары суды прокурорның апелляция тәкъдимен, Диана Сәфәрованың үлемендә гаепле Вадим Латыйповның яклаучысының апелляция шикаятьләрен карады. Аның гаебе белән былтыр майда җырчы Әнвәр Нургалиевның туганының кызы, танылган блогер Диана Сафарова һәлак булган иде.
Исегезгә төшерәбез, февральдә беренче инстанция суды гаепләнүчене җиде елга ирегеннән, транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 3 елга мәхрүм итте.
Моннан тыш, хөкем ителгән кешедән һәлак булган хатынның туганнары файдасына 5 миллион сум компенсация түләтү турында карар кабул ителде.
Тыңлаудан соң Латыйповның хөкеме үзгәртелә. Аннан хөкем ителгән кешенең һәлак булган хатынның туганнары алдында гафу үтенү, аларга матди һәм әхлакый зыянны каплау, шулай ук фаҗигадән соң ашыгыч ярдәм чакыру теләге йомшартучы шартлар буларак чыгарылган. Башка яктан хөкем карары шул ук килеш калган.
Фото: НТВ
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|