|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.05.2024 Җәмгыять
«Матбугат.ру» телеграм-каналының иң өлкән комментаторы 91 яшьлек Резидә Хәйруллина: «Кайвакыт бармакларым тыңламый»Инде берничә ел «Матбугат.ру» ның телеграм-каналы матур гына эшләп килә. Анда 4 меңнән артык кулланучы бар. Җылы аудитория җыелды, бер-берсе белән аралашалар, көлешәләр, киңәшләшәләр, кайгы уртаклашалар. Телеграм-каналыбыз төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә. Ә иң өлкәне, мөгаен, Резидә Хәйруллинадыр. Резидә апага 91 яшь. Ул көн дә «Матбугат.ру» телеграм-каналына керә. Хәбәрләр укып кына калмый, комментарийлар да калдыра. Иң актив кулланучыларыбызның берсе ул. Бүген Резидә апа белән якыннанрак таныштык. Югары белемле, чиста татар мәктәбен, аннары авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Бүген оныклары белән Буа шәһәрендә гомер итә. Смартфон, интернет белән дә оныклары дуслаштырган. Резидә апаның кызыксыну даирәсе бик киң: мәдәният, сәясәт, спорт һ.б. «Кайвакыт бармаклар гына тыңлап бетерми, язганда хаталар күп китә», – ди ул елмаеп. «Матбугат.ру» телеграм-каналында миңа булган бар нәрсә ошый. Рәхәтләнеп карыйм, укыйм», – диде иң өлкән яшьтәге дустыбыз һәм барлык матбугатрулыларга сәламәтлек теләп калды.
--- |
Иң күп укылган
|