|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.05.2024 Җәмгыять
Татарстан Гидрометүзәге мөһим кисәтү ясадыТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе белгечләре республика җирлегендә һава торышының начарлануы турында мөһим кисәтүне игълан итте. Ведомство хәбәр иткәнчә, бүген кич, шулай ук 8 май чәршәмбегә каршы төндә һәм көндез Татарстанда җил 15-20 м/с кадәр көчәя. Урыны белән 23 м/с җитәчәк.
Татарстан башкаласында һава агымнары тизлеге 15-20 м/с тәшкил итәчәк. Моннан тыш, яшен, яңгырлар булырга мөмкин, дип китерә әлеге хәбәрне ТНВ.
Фото: апрель ахырында Буадагы хәлләр
--- |
Иң күп укылган
|