|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.04.2024 Авыл
“Элита” белгечләре “Терлекчелектә инновацион үсеш – югары продуктивлыкка юл” семинар-киңәшмәдә катнашты (ФОТО)Апрель ае дәвамында Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республиканың берничә районында «Цифрлаштыру һәм заманча технологияләр кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына зона семинар-киңәшмәсен үткәрде. “Гадәттәгечә, язын һәм көзен зона семинар-киңәшмәләре үткәрәбез, аларда терлекчелек тармакларын үстерүгә йомгаклар ясыйбыз һәм бүгенге көннең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышабыз”, – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров. Ул шулай ук терлекләрнең баш санын тотрыкландырырга һәм алга таба кимүгә юл куймаска кирәклеген билгеләп үтте. Шуңа күрә республикада терлекләрнең баш санын торгызу буенча үсеш нокталарын билгеләргә кирәк. Һәм сыерларны аерым контрольгә алырга. Бүгенге көндә республиканың 187 хуҗалыгы цифрлы системалар белән эшли, аларда 166 мең баш сыер тупланган, бу авыл хуҗалыгы оешмаларындагы сыерларның 78%ын тәшкил итә. Сөтнең 82%ын шул хуҗалыклардагы сыерлар бирә. Сыерлар саны күпчелек районнарда узган елгы дәрәҗәдә яки савым сыерлары арткан районнар да бар. Терлекчелек тармагын алга таба үстерүнең мөһим инструментларыннан берсе - сакчыл җитештерү кертү, ул нинди дә булса өстәмә зур инвестицияләрсез генә предприятиенең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип яза Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
--- |
Иң күп укылган
|