поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
28.04.2024 Шоу-бизнес

Гөлназ Сираева: “Җәймәне ачып, битләрен чәбәкләдем, әни әле исән кебек тоелды”

“Кайтабыз да китәбез шул”, “Туганлыкларның көче” җыры белән тамашачылар күңеленә үтеп кергән Гөлназ Сираева сәхнәдән югалып торды. Баксаң, ул психологиягә якын фәннәрне өйрәнү белән мәшгуль икән. Гөлназ Сираева белән очрашып, гамьле эңгәмә кордык.

– Эстрададан бөтенләй читләштегез. Сәбәбе нәрсәдә? 
– Хәзер, гомумән, башка өлкәдә эшлим. Бу кисәк кенә булмады. Эстрадага “Кайтабыз да китәбез шул” җыры белән 2006 елда килеп кердем. Клиплар төшердек, яңа җырлар иҗат иттем. Ә психология белән тагын да иртәрәк кызыксына башладым. Беренче тренигларны 2004 елда ук сатып алдым. Бер ел дәвамында үзем өстендә эшләдем, шул тырышлык нәтиҗәсендә беренче  хитым барлыкка килде дә инде. Күп кенә артистлар: “Кастингка килдем дә, мине күреп алдылар, бәхет юлдаш булды”, – диләр. Ә мин “Барс медиа”га әзер хит белән килдем. Эстрадага кинәт килеп кердең дигән сүзне дә еш ишетәм. Тормышымда бернәрсә дә очраклы гына булмады. Балачактан сәхнәдә җырлап үстем, мәдәният институтын тәмамладым. Институтта укып чыккач, җырчылар белән бер казанда кайнагач, барысы да үзеннән-үзе җайланыр дип өметләндем. Юк шул. Нәрсәдер белмәвемне, тәҗрибә җитмәүне сизеп алдым. Шул чакта дустым энесе белән булган хәлне сөйләде. Имеш, тренингтан соң энесенең тормышы төптән үзгәргән. Миңа да шул тренинг  кирәк, дип шәһәр буйлап белдерү эзләп йөрдем. Исемен дә белмим бит. Эзләгән табар диләр, ниһаять тренинг турында мәгълүмат таптым. Ул чакта эз-мәз җырлап йөреп җыйган 3 мең акчам бар иде. Иптәш кызлар шул акчага Сочига ял итәргә китте, ә мин соңгы акчаларымны тренингка тоттым.

– Ярдәм иттеме? Соңгы акчаны тотканга әти-әниегез каршы булмадымы?
– Тренинг үзен аклады. Хәзер дә соңгы акчаларымны өстәмә белем алуга тотам. Тренингка тоткан акчалар турында әти-әни, гомумән, белмәде. Безнең фикерләү рәвеше аерыла, шуңа күрә тренинг турында нәтиҗәсе булгач кына әйттем. Мин гап-гади эшчеләр гаиләсендә туып үстем. Әти-әниләр гомер буе кемгәдер буйсынып хезмәт иттеләр. Ә минем алай яшисем килмәде. Әти-әни баласына үзе белгәнне өйрәтә, әлбәттә. Аларның тәрбиясенә, һичшиксез, рәхмәтлемен. Тик шулай да алар беркайчан да җырчы булмаган бит. Әти-әнинең бу өлкәдә тәҗрибәсе юк, шуңа күрә киңәш сорау да сәер кебек. Дөресен генә әйткәндә, күпләр тәҗрибәсе булмаган кешеләрдән киңәш сорап ялгышалар. Аеруча хатын-кызлар, ирләре белән талашалар да кияүдә булмаган иптәш кызларына барып бушаналар. Иптәш кызы психологмы, белемле кешеме соң? Бернинди тәҗрибәсе булмаган кеше белән киңәшләшмәгез. Гаиләдә низаг килеп чыкса, яхшы белемле психологка яисә матур гаилә төзегән, татулыкта, тигезлектә яшәүче парлы кешегә мөрәҗәгать итегез.

– Хәзер тренинглар уздыру бик популяр бит. Бу өлкәдә инфочегәннәр, аферистлар күп. Аеруча танылган кешеләр арасында ялкаулар гына үз тренингын тәкъдим итмәгәндер.
– 5 меңгә тренинг узып, шул ук мәгълүматны тизрәк халыкка сатучылар инфочегәннәр була. Мин өстәмә белем алганнан соң, тренингны үземдә  тикшерәм, файдасын тапкач кына, кешеләргә җиткерәм. 15 кешедән башланган хатын-кызлар клубында хәзер 200 гә якын кеше. Кешегә ошамаса, файдасы булмаса,  миңа кабат мөрәҗәгать итмәсләр иде.

– Димәк, иҗатка кире кайтмаячаксыз?
– Соңгы вакытта иҗат итү теләге юк. Сәхнәдә чыгыш ясаудан ләззәт алмый башладым. Гел җырламыйм димим инде, чакырган җиргә барам, шулай да күңелем психология өлкәсенә ятты. Өстәмә белемнең нәтиҗәле булуын хәзерге тормышым дәлилли. 26 квадрат метрлы фатирда 4 кеше яшәдек. Ә хәзер үземнең иркен йортым бар. Кемнәрдер: “Сиңа бәхет елмайган”, – дип әйтер. Тик тормышымдагы сынауларны белгәннәр беркайчан алай әйтмәячәк.

– Тормыш сезне, чыннан да, бик иртә сынаган. 24 яшегездә әнисез калгансыз. Ул озак авырдымы?
– Әнинең йөрәк белән проблемалары 30 яшендә үк башланды. Урын өстендә ятып авырмаса да, өйдә һәрвакыт бер урында дарулары тора иде. 48 яшендә инфаркт булды, бакыйлыкка күчте... Бу көнгә алдан әзерләнеп тә булмый, әнисез калачак көн әле бик ерак төсле тоела. Ерак булмаган икән шул... Әнинең үле гәүдәсен күргәч тә, ышанмадым. Җәймәне ачып, битләрен чәбәкләдем,  әни әле исән кебек тоелды:  “Юк, әни үлмәде. Куллары селкенә бит”, – дим.  Мин анда еладым да, әни белән сөйләштем дә инде. Ләкин берни эшләп булмый. Әнинең вафатын бер елдан артык кабул итә алмадым. Өйдә мине көтеп торган кебек тоелды. Хәзер дә сирәк кенә төшләргә керә: гап-гади көн, әни өйдә, ашарга әзерли шикелле. Кисәк кенә уянып китеп: “Әнигә шалтыратмадым бит әле”, – дип телефонга үренәм. Шалтыратып сөйләшерлек җирдә түгел шул... Әнинең вафаты һәрберебез өчен сынау булды. Миңа – 24, энемә – 19 яшь кенә иде. Безгә бик авыр булса да, иртә олыгаерга туры килде. Ул вакытта психология буенча белемнәрем булмаса, хәлем тагын да авыррак булыр иде, мөгаен. 48 яшендә бик иртә вафат булгач, әнинең язмышын анализлап та карадым. Ул тормыштан нәтиҗә булганда гына тәм таба торган кеше. 40 яшенә җитеп, үзенең максатларына ирешә алмау язмышының аянычлы булуына тәэсир иткән.  Ә инде тормышта уңышка ирешүгә әти белән мөнәсәбәтләр йогынты ясый. Максатларның чынга ашуы да моңа бәйле. Әнием әтисез үскән, аны бер тапкыр 17 яшендә генә күргән һәм бүтән аралашмаган. Гомумән, кеше әтисез үссә дә, күңелендә аңа карата ниндидер мөнәсәбәт бар. Әти белән мөнәсәбәтләр начар булганда уңышка ирешү кыенрак.
 
Дәвамы бар.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 28.04.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»