|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.04.2024 Шоу-бизнес
Җырчы Эльвира Фазлыева: «Гел үземнән гаеп эзли башлыйм»Алып баручы, җырчы Эльвира Фазлыева (Аида исеме астында чыгыш ясый) социаль челтәрдәге сәхифәсендә тетрәндергеч хәбәрле пост урнаштырды. Ул балага узып, көмәндәге сабые үлүе турында әйтеп үтте. Эльвира белән хәбәргә чыгып, хәл-әхвәлен белештек. – Бик тетрәндергеч сүзләр язгансыз. Күңелсез хәбәрләр җиткердегез
– Яхшы хәбәрләр җиткерәсем килгән иде, әлегә язмаган шул. Язмышым шундыйдыр инде, нишләтәсең?
– Балага узу карары да җиңел бирелмәгәндер. Аны ничек кабул иттегез?
– Күптән ЭКОга баруны планлаштырган идем. Үземнең табибым бар, шуңа күрә ЭКОга зур өметләр белән бардым. Беренче тапкыр Аиданың әтисе белән барган идек. Бу юлы үзем генә булдым. Барысы да уңышлы узгач, шундый шатландым. Әмма бу бәхетем озын гомерле булмады. Баланы югалтканда аңа нибары 7-8 атна иде. “Баланың йөрәк тибеше туктады”, – диделәр.
– ЭКО уңышлы узмагач, табибларны да гаепләүчеләр бар. Сез нинди карашта?
– ЭКО ясаганчы табиблар алдан ук барысы да уңышлы булмаска мөмкин дип кисәтә. Табибларны гаепләп булмый инде. Шулай да могҗизага ышанып яшисең, өметләнәсең...
– Бала алып кайту теләге бармы әле?
– Әлбәттә, балам булса, бик куаныр идем. Бу минем күңелемне аз булса да юатыр, бәлки.
– Аиданың вафатына 4 ел булды. Бу елларны нинди генә халәтләр кичермәдегез. Хәзер үзегезне ничек хис итәсез?
– Дөресен генә әйткәндә, күңелем һаман елый. Тик бу хисләремне беркемгә дә күрсәтмим, эшләргә, алга атларга тырышам. Ничек кенә авыр булса да, бирешмәскә тырышам.
– Күзләрегез моңсу, ә үзегез елмаясыз...
– Минем эшем дә елмаюны таләп итә. Позитив фикерләргә тырышам, шуңа күрә яхшы күңелле кешеләр миңа тартылалар. Елап кына бернәрсә дә хәл итеп булмый шул.
– Аида төшләргә керәме?
– Кичә генә төшемә керде әле. Аида исән-сау, елмаеп карап торган кебек тоелды. Ул һәр төштә кояш кебек балкый, шунда чиста күңелле бала иде бит.
– Хәзер җитди мөнәсәбәтләр корырга әзерме?
– Мин һәрвакыт аралашу өчен ачык. Тулы гаилә бәхете турында хыялланам. Кызганыч, әлегә бу хыялларны чынга ашырып кына булмый.
– Шәхси тормышта проблемалар булганда үзләрен гаепләүчеләр дә күп. Сез дә шундыймы?
– Ир-атлар белән мөнәсәбәтләремдә проблемалар булганда, гел үземннән гаеп эзли башлыйм. Әмма янәшәмдә булучылар бу фикерләремә чын-чынлап ышанырга ирек бирми. “Синең белән бар да яхшы”, – дип кабатлыйлар.
– Хәзер һава торышы тапшыруын да алып барасыз икән.
– Аллаһка шөкер, иртән һава торышын да алып барам. Иртәнге тапшыруда кешеләргә көн дәвамына яхшы кәеф бүләк итәргә кирәк, шуңа күрә моңсуланып йөрергә вакытым да юк. Әнием һәм яраткан һөнәрем – иң кадерле әйберләр.
– Кайда яшисез хәзер?
– Аиданың әтисе калдырган фатирны арендага бирәм. Ә үзем кызлар белән бергә фатир арендалыйм. Мондый карарны акча җыеп барып, Аиданы искә алу көнен оештыру өчен кабул иттем.
– Быел да Аида көне булачакмы?
– Үткәрергә планлаштырам, Аллаһ бирса. Җәйнең матур бер көнендә булыр дип уйлыйм. Кызымны искә алмыйча булдыра алмыйм.
Илгизә ГАЛИУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|