|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.04.2024 Әдәбият
Равил Фәйзуллин иҗаты буенча биобиблиографик күрсәткеч дөнья күрдеТатарстанның халык шагыйре, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан фәннәр академиясенең шәрәфле академигы Равил Фәйзуллин иҗаты буенча "Биобиблиографик күрсәткеч" дигән китап дөнья күрде. Ул 200 данә экземпляр белән "Милли китап нәриятында" басылган. Бу басмада танылган язучының эшчәнлеге хронологик рәвештә бирелгән. Бөтен бастырылган китаплары, чыккан язмалары, мәкаләләре, аның турында Татарстан матбугатында дөнья күргән материаллар, интервьюлар - һәммәсе дә эзлекле рәвештә алфавит тәртибендә күрсәтелгән. Аларны хронологик тәртиптә еллар буенча эзләп табарга мөмкин. Сирәк китап. Һәр язучының шундый китабы булса, аларның иҗаты буенча теге яки бу хезмәтне, материалны табу күпкә җиңел булыр иде. Китап әдәбият галимнәренә, студентларга, гомумән, әдәбият белән кызыксынучы кешеләргә файдалы булыр.
--- |
Иң күп укылган
|