|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.04.2024 Криминал
Тукай районының элекке башлыгы тикшерү изоляторына җибәрелде18 апрель көнне ришвәт алуда шикләнелеп тоткарланган Тукай районы башлыгы Фаил Камаев 19 апрель көнне тикшерү изоляторына юллама алды. Чаллы шәһәр суды түрәне җәмгыятьтән 18 июньгә кадәр аерып торуны кирәк дип тапты. Камаев ике атнадан 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итәргә тиеш була, ләкин, ул аны төрмәдә үткәрәчәк. Ул гаепле булуын танымый. Тикшерүчеләргә «ришвәт бирүче» дә билгеле була.
Фаил Камаевны 18 июньгә кадәр сак астына алалар. Якын арада аны Чистай тикшерү изоляторына җибәрәчәкләр. Әгәр хәл үзгәрмәсә, элекке район башлыгы үзенең юбилеен төрмәдә каршы алачак. 3 майда Камаевка 55 яшь тула.
--- |
Иң күп укылган
|