|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.04.2024 Хатлар
"25 ел яшәгәч, хатыным белән аерылышу чигенә җиттек...""25 ел яшәгәч, хатыным белән аерылышу чигенә җиттек — хатыным судка гариза илтеп бирде. Мин, янәсе, эчкече. Эчмим, дип әйтмим, ләкин эштән калганым юк. Себердә эшлим, аемны тутырып кайтам да, аннары берничә көн ял итеп алам. Ну бит мин акча алып кайтам! Аз түгел! Ярар, аерылсаң - аерылырсың, дидем, барыбер миңа ачык чырай күрсәткәне булмады. Шулай беркөнне, азрак ачуны басыйм дип, район үзәгендә кибеткә кергән идем, бер хатын белән таныштым. Сөйләшеп киттек. Бер тапуыр да кияүгә чыкмаган. Ошап куйды, очраша башладык. Хәзер менә бергә яшибез. Ачык үзе, елмаеп кына тора. Хатын-кыз шундый булырга тиеш икән бит ул, егетләр! Тик монда да каршылык чыкты — хатын гаризасын кире барып алган. Хәзер аптырадым инде.
Балалар инде олы, икесе дә Уфада укый. Әниләренең аерылам диюе белән дә килешкәннәр иде. Әллә хатын каршы булса да аерылыргамы икән соң? Киңәш бирегез әле".
Автор:Ример Насретдинов
--- |
Иң күп укылган
|