|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.05.2011 Авто
Хатын-кыз машина йөртүчеләрне кыйнарга?!Facebook челтәрендә хатын-кыз машина йөртүчеләрне кыйнарга чакырган группа барлыкка килде. Согуд Гәрабстанында яшәүче ир-атлар хатын-кызларның руль артына утыруына каршы ризасызлыкларын шушы рәвештә белдерә. Хәзерге вакытта әлеге интернет-төркемдә 6000 кеше теркәлгән. Группаны оештыручылар сүзләренә карганда, аларның бу эше Манал әш-Шәрифнең чакыруына карата җавап. Манал әш-Шәриф – хатын-кызларны үз хокуклары өчен көрәшергә өндәгән видео-роликны Twitter да элә. “Үз-үземне яклар өчен мине машина йөртергә өйрәт” дип исемләнгән әлеге видеоны 12000 кеше хуплап чыга. Әмма берничә көннән соң ролик авторы кулга алына, ә аның хезмәте юкка чыгарыла. Ләкин җәмагәтьчелек тынмый: Манал әш-Шәрифне яклап 800 кеше имзасы куелган үтенеч язуы патшага юллана. Монарх исә моңарга тынлык белән генә җавап бирә.
Сүз уңаеннан шуны да ассызыклап үтү мөһим. Хәзерге вакытта Согуд Гәрабстанында хатын-кызларга машина йөртү, юлда машина туктату һәм ир-ат туганнан башка юлда йөрү катгый рәвештә тыела. Бу кагыйдәне мөселманнар гына түгел, ә илдәге барлык хатын-кызлар да үтәргә тиеш.
АЛСУ |
Иң күп укылган
|