поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
16.04.2024 Хәвеф-хәтәр

Тукай районында бакчачылык җәмгыятьләрен су баскан - бер атна хәл ителми

Тукай районының «Росинка» һәм «Родник» бакчачылык җәмгыятьләре эрегән кар сулары аркасында су астында калган. Су басу зонасына берьюлы берничә участок керә. Әлеге участокларда мунчалар, йортлар, хуҗалык блоклары, шулай ук теплицалар һәм бакчалар урнашкан. Күпчелеге пенсионер булган бакчачылар борчыла. Аларның сүзләре буенча, бу су инде бер атна тора.

Күршеләр Нәзирә Насрыева һәм Иван Похмелкинның участоклары янәшә урнашкан. Шуңа күрә проблемалары да уртак: эрегән кар суы гөрләвекләре турыдан-туры аларның участокларына ага. Су туфракның уңдырышлы катламын юа, йортларга һәм мунчаларга керә. Тиздән бәрәңге утыртасы, ә алар җир эшләренә тотына алмый, дип яза Татар-информ.
 
«Кама аръягы бакчалары» Төбәк җәмәгать оешмасы җитәкчесе Дмитрий Волков «Родник» бакчачылык җәмгыятендә су агызу канавы кирәклеге турында белдерде.
 
«Бу мәсьәләне хәл итү юлы аталды. «Родник» территориясендә 150 метр чамасы дренаж су агызу канавы ясарга кирәк. Моның өчен экскаваторга 2 сәгать эшлисе һәм суны коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтенә (СНТ) керү юнәлешендә алып китәсе», – дип сөйләде ул.
 
 
Тукай районы администрациясендә дә аңлатмалар бирделәр.
 
«Тукай районы администрациясе СНТга керү юлларын төзекләндерү, каты коммуналь калдыклар өчен мәйданчыклар булдыру һәм электр белән тәэмин итү программасына кертү буенча максималь ярдәм күрсәтә. СНТ эшчәнлеге 217 федераль закон белән көйләнә», - дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халыкны тормыш белән тәэмин итү буенча ярдәмчесе Флер Ихсанов.
 
Тукай районы башкарма комитеты хезмәткәрләре бакчачылар белән очрашырга һәм бергәләп проблеманы хәл итү юлларын табарга тырышырга ниятли.
Фото: Эльмира Гайнетдинова
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 16.04.2024
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»