поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.08.2008 Дин

ФЕТНӘЧЕ ДИМИ, НӘРСӘ ДИСЕҢ

Аллага шөкер, мәчетебезнең бикләнеп торганы юк: һәр көн биш вакыт азан яңгырап, биш вакыт намаз укыла. Мәчет каршында мәдрәсә эшләп тора. Анда өч буын – өлкәннәр, урта яшьтәгеләр һәм балалар дини белем ала.

 

Дәһрилек еллары, билгеле, эзсез генә үтеп китмәде, халыкның күпчелеге динсезлектә калды. Шулай да өлкән буын динне ташламады. Аерым йортларда җомга, гает намазларын укып, дини бәйрәмнәрне һәм мәрәсимнәрне үткәреп, имам Әгъзам Әбү Хәнифә мәзһәбеннән аерылмыйча яшәде. Үзләре сайлап куйган имамнарына буйсынып гамәл кылды.

 

Шул ук вакытта узган гасырның 90 нчы елларында плюрализм "җимешләрен" татыган, үзен ислам дине белгече дип игълан иткән кайбер бәндәләр меңнәрчә тираж белән дини китаплар бастырып чыгарды. Дингә сусаган гавам шушы китапларны үзләштерергә кереште. Әмма шул китапларның фикер сөрешенә игътибар итмичә, анда язылганнарга сукырларча ияреп, кайберәүләр ялгыш юлга кереп китте. Имеш, әби-бабаларыбыз надан булган, берни белмәгән, ислам динен бозып гамәл кылган. Тегесе – бидгать, монысы – бидгать, дип шул кешеләр диндә реформаторлык сәясәтен җәелдереп җибәрделәр. Дөрес, соңрак ТР мөселманнарының Диния нәзарәте күрсәтмәсе буенча, мондый эчтәлектәге китапларны ягарга яки ерганакларга илтеп күмәргә кушылды.

 

Бу гамәлләр башкарылганчы андагы ялгыш фикерләр кайберәүләрнең күңел түрләренә кереп урнашырга өлгерде. Шундыйларның берсе безнең мәхәлләдә дә пәйда булды. Ни дөньяви, ни дини белеме булмауга карамастан, үзен бик тәкъва итеп күрсәтергә тырышып, үзебезнең татар халкы арасында меңнәрчә еллар башкарылып килгән гореф-гадәтләребезгә каршы көрәшергә кереште ул. Гәрчә әлеге гореф-гадәтләр ислам диненә бернинди хилафлык китерми. Моннан биш-алты ел элек, король юлламасы белән хаҗ кылып кайткач "эшчәнлеген" тагын да арттыра төште  агаебыз. Соңгы вакыйгага тукталып китәсем килә.

 

Авылыбызда туып үскән һәм Казан шәһәренә китеп эшләгән, соңыннан пенсиягә чыгып картайган 81 яшьлек бер әби үлем алдыннан авыл зиратына күмүләрен һәм, үзен искә алып, Коръән укып мәчеттә мәҗлес үткәрүләрен үтенеп васыять әйтеп калдырган икән. Табынга куярга кирәкле хәләл ризыкларга кадәр әзерләп вафат булган ул. Берьялгызы, бала-чагаларсыз гомер кичергән икән. Без, мәчет картлары, имам белән килешеп, шушы мәҗлесне үткәрергә җыенгач, әлеге хаҗиебыз бу чараны үткәртмәс өчен ниләр генә кыланмады. Имеш, без бу гамәлебез өчен кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотачакбыз. Мәетләргә Коръән укып дога кылу хәрам, үлгән кешегә бер- нинди дога да бармый кебек сүзләр белән табын әзерләшкән абыстайларыбызның өйләренә телефоннан янап куркытуга кадәр барып җитте. Без, әлбәттә, аңа карамадык, әбинең васыятен җиренә җиткереп үтәдек.

 

Үзебезнең хаклы икәнлегебезне беләбез. Чөнки бу мәсьәләгә карашыбыз бездән гыйлемлерәк булган дин әһелләребезнең фикерләренә тәңгәл килә. Мәчетебезгә "Иман", "Ислам-инфо", "Дин вә әдәп", "Безнең гәҗит", "Ватаным Татарстан" басмаларын алдырабыз. Бу басмаларда әледән-әле агаебыз кебек надан фанатикларга каршы мәкаләләр басылып тора. Без ул басмаларга көнендә үк, өйлә намазы алдыннан күзәтү ясыйбыз, фикерләшәбез. Мәчеткә йөрүче 15-20 карт әлеге фикерләр белән килешә. Ә бу басмалар югарыда телгә алган кардәшебезгә ошамый. Ул аларны уку түгел, кулына да алып карамый. Шунысы гаҗәпләндерә: авылда аңа иярүче бер генә кеше дә булмавын аңламый. Берничә мәртәбә имамыбыз белән икәүләп агаебыз белән кара-каршы утырып сөйләшеп карадык. Пәйгамбәребезнең: "Кем җәмәгатьтән аерыла, ул безнең белән түгел", – дигән сүзләрен, диннең өч афәте турындагы хәдисен, олуг имамыбыз Әбү Хәнифә хәзрәтләренең, җирле гореф-гадәтләр ислам диненә хилафлык китермәсә, аны дингә яраклаштырыгыз, дигән нәсыйхәтен исенә төшереп карыйбыз. Ләкин ул аларны бар дип тә белми: "Сез миңа – нуль", – дип кенә җибәрә. Инде моны фетнәче димичә, нәрсә дисең.

 

Хәзергә аңа иярүчеләр булмаса да, киләчәктә аңа иярүчеләр булмас дип кем ышандыра ала. ТР Диния нәзарәтенең, район мөхтәсибәтенең һәм үзебезнең мәхәллә низамнамәләрендә, без гамәлләребезне имам Әгъзам Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча алып барабыз, башка юл безнең өчен түгел, дип ачык язылган бит. Мәзһәбләр мәсьәләсендә дә аның үз фикере. К.Бикчәнтәев редакциясендәге "Коръән тәфсире"ннән 30 нчы "Рум" сүрәсенең 32 нче аятен укып, Коръәндә мәзһәбләргә бүленмәгез, дип язылган, дип дәлилләмәкче була. Ә анда мәзһәбләр турында сүз бармый. Гәрчә үзе Коръән телен аңлау түгел, Коръәни - Кәримнең бер аятенә дә мәгънә бирә белми. Коръәнне дөрес уку өчен тәҗвид кагыйдәләрен дә өйрәнергә теләми.

 

Бөтенләй начар кеше икән дигән фикердә калмасыннар өчен, хаҗиебызның тискәре якларын гына күрсәтмичә, аның уңай якларын да сурәтләп китәм. Ул мәчетнең хуҗалык эшләре өчен җаваплы. Мәчетебез һәрвакыт чиста, җылы. Кайчан гына килсәң дә, гыйбадәтеңне җире­нә җиткереп үти аласың. Монысы өчен аңа рәхмәттән башка сүз юк.

 

P.S. Әлеге хат республикабыз районнарының берсеннән алынган иде. Мондый хәл башка районнарда да очрап тора дип без газетабызда хат авторының исем-фамилиясен, яшәгән җирен күрсәтмәскә булдык.


---
Ватаным Татарстан
№ 169-170 | 15.08.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»