|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2024 Җәмгыять
Машина керә алмагач, гәүдәсен трактор чүмеченә салудан башка чара табылмаган...
Балык Бистәсе районында 92 яшьлек әбинең гәүдәсен, моргка алып бару өчен, зур юлга трактор чүмеченә салып чыгарулары турында хәбәр иткән идек. Бу хәл Гобәй авылында булуы билгеле булды. Узган елның көзендә “Шәһри Казан” журналисты Гөлнур Шәрәфиева тугыз йортлы Гобәйдә булып, авыл халкының газ булмаудан һәм юлсызлыктан интегүләре турында язган иде инде. Юлсызлык аркасында аларга автокибет тә килми башлаган. Анысына гына түзә алар, исән-сау булганда. Тик менә үлгәч тә шуның аркасында кадерсезләнеп йөрергә туры килә икән бит.
Олы Солтан җирлеге башлыгы Булат Зәйнуллин әйтүенчә, 2025-2026 еллар аралыгында юл салыначак икән. Димәк, әле тагын түзәргә кирәк була. Шул бер ярым чакрым юл өчен акча табылмавы да гаҗәп. Икенче гәҗәпләндергән нәрсә – 92 яшьлек кешене ярдырырга алып бару. Яшь кеше булса, үлем сәбәбен белергә дияр идең инде. Ә монда бит 92 яшьлек әби. Законы шундый бит, бернишли алмыйбыз, диде монысына авыл җирлеге башлыгы.
Бу хәл 9 апрельдә булган. Әбинең хәле авырая башлагач, ашыгыч ярдәм килгән булган. Әмма кызы аны хастаханәгә алып китүләренә каршы булган. Ике көннән инде вафат та булган. Кабат машина керә алмагач, аның гәүдәсен трактор чүмеченә салудан башка чара табылмаган. Ашыгыч ярдәм машинасын да зур юлдан трактор белән сөйрәтеп алып керергә һәм кире шулай ук алып та чыгарга туры килгән.
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|