|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2024 Спорт
“Айфонлы, акчалы Казан беренчелеге!”Ел башыннан башкалада һәм район-авылларда бер-бер артлы көрәш ярышлары булып кына тора. Бу безне, көрәш сөючеләрне, сөендерә. Иртәгә, 13 апрельдә, тагын бер мөһим, зур чара көтелә: Казанның “Ак бүре” спорт комплексында көрәш буенча Казан шәһәре кубогына башкала беренчелеге үтәчәк. Сер түгел, соңгы елларда ул бераз сүлпәнәйгән иде, оештырылмый калган чаклары да булды. Быел, көрәшчеләр әйтүенчә, кызыклы булырга охшап тора. Оештыручылар ныклы әзерлек эшләре алып барды. Әйтүләренчә, моның өчен вакытлары күп түгел иде. Казан беренчелегенәдә 70 тән артык көрәшче булыр, дип ышандыралар. Ярыш иртәнге сәгать 9 да башланачак. Төп хөкемдар – әле күптән түгел генә Казан шәһәре буенча көрәш федерациясе рәисе итеп сайланган Расих Габдрахманов. Җиңү яулаган көрәшчеләр акчалата бүләккә ия булачак, диплом һәм кубок тапшырылачак. Ә азактан чемпионнар арасында оештыручыларның махсус бүләге булып айфон уйнатылачак. -Казан беренчелеген көтеп алдык. Ныклап әзерләндек. Бүген үлчәндек. Мин иң түбән – 60 кг авырлыкта бил алышачакмын. Гел тренировкаларга йөргәч, алай каты борчылмыйм, - дип уртаклашты чыгышы белән Мамадыштан булган, Казанда яшәүче көрәшче Раил Хәбибрахманов. – Көндәшләрне, аларның потенциалын азрак чамалыйм. Һәр көрәшче хыялланган кебек, минем дә җиңүгә өмет юк түгел. Үз авырлыгымда чемпион булып, айфон да отсам, ничек шәп булыр иде, Лилия апа...
Көрәшчеләргә җәрәхәтсез, матур ярышлар теләп калабыз. Уңыш кемнәргә елмаер, иртәгә карыйбыз инде.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|