поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
12.04.2024 Ир белән хатын

Татарстанда кияү белән кәләш ЗАГСка тракторга утырып килгән

Чаллы ЗАГСында никахлашкан гаилә пары туй кортежы өчен гадәти булмаган транспорт сайлаган. Ләйсән һәм Максим Семеновлар Тантана сараена шарлар белән бизәлгән тракторларга утырып килгән, дип яза “Татар-информ”. Максим Ләйсән белән клубта танышкан.

Яшьләр беренче караштан ук бер-берсенә гашыйк булып, очраша башлаганнар. Ике айдан соң ук өйләнешергә карар иткәннәр. Кәләш әйтүенчә, бик тә үзенчәлекле, күңелле туй үткәрү турында хыялланган ул. Теләге тормышка ашкан да.

Туй транспорты сыйфатында трактор сайлап алу нәкъ менә Ләйсәннең башына килгән! Гашыйклар әйтүенчә, әлеге транспорт төре – бик зур хатирәләренең, мөнәсәбәтләренең аерым бер символы икән.

“Ирем тракторда эшли, мин дә кышын аңа ярдәм иттем. Тракторларны бик яратам. Йөртүче таныклыгым да бар, әлбәттә. Үз вакытында заводта погрузчикта эшләдем”, – дип сөйләп үткән Ләйсән. Никахлашу көнендә гашыйлар үзләренең транспортын төрле төстәге шарлар белән бизәгән.

Шәһәрдә яшәүчеләр Тантаналар сарае янәшәсендә тракторлар күреп гаҗәпкә калган. Юлда барганда каршыларына очраган машина йөртүчеләр, сигнал биреп, никахлашу көне белән котлаган, аларны күргән барча халык, котлап, фотосурәтләргә төшкән. “Бик зур игътибар җәлеп иттек, безгә сигнал бирәләр, кул болгыйлар”, – дип билгеләп үткән Максим.

Никахны теркәү исә, гадәттәгечә, рәсми тәртиптә узган. Шулай итеп, хәзер Максим белән Ләйсән Семеновлар гаиләсенә әйләнгән. ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова әйтүенчә, Чаллы яшьләре еш кына “мөгез” чыгарырга ярата. ЗАГСка тимераяклар киеп, велосипедка, янгын сүндерү машинасы, мотоцикл, КамАЗ һәм кабриолетка утырып килүчеләр дә булган инде.

 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.04.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»