поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
12.04.2024 Җәмгыять

Табиблар бик авыр хәлдәге сабыйны коткарган

Башкортстан табиблары “черничный кекс” төрендәге тимгелләр белән туган сабыйны коткарган. Г.Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең перинаталь үзәгендә 27 яшьлек пациент вакыты тулган бала таба. Әмма малайның хәле бик авыр була.

Өстәвенә, ул “караҗимеш кексы” төрендәге тимгелләр белән капланган була, дип хәбәр итә үзенең Вконтакте сәхифәсендә республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.
 
Табиблар сабыйга беренчел реанимация ярдәме күрсәтәләр, ә аннары яңа туган балаларны реанимацияләү һәм интенсив терапия бүлегенә күчерәләр, анда аны ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтыралар.
 
Министр сүзләренчә, комплекслы тикшерүдән соң балада цитомегаловирус ачыклана. УЗИда табиблар сабыйның бавыры 4 см зураюын, баш миендә су тулган шеш булуын һәм тагын берничә кимчелекне күрәләр. Вирус йоктыру нәтиҗәсендә гепатит, үпкә, бөер, кан тамырлары тышчасы һәм күзнең челтәр катлаулары, баш мие тышчасы һәм матдәләре ялкынсынган була.
 
Баланы тар белгечләр – инфекционист, офтальмолог, невролог тикшерә. Вирусларга каршы терапия, тиешле дәвалау үткәрелә.
 
“Хәзер баланың хәле тотрыкланды. Тугызынчы тәүлеккә хәле яхшыргач, аны вакытыннан алда туган һәм яңа туган балалар патологиясе бүлегенә күчерделәр. Ә 14 көннән соң алга таба дәвалану өчен 17нче санлы шәһәр балалар клиник дәваханәсенә күчерделәр”, – ди Айрат Рәхмәтуллин.
 
Сабый, тизрәк савыгып, сәламәт булып үссен дип телик. 
https://vk.com/dr.arakhmatullin
 

Язгөл САФИНА
Өмет
№ --- | 12.04.2024
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»