поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
11.04.2024 Җәмгыять

Актанышны елан басты. Нишләргә?

«Бар җир елан белән тулган». Редакциябезгә Актаныш районыннан әнә шундый видео килеп иреште. «Еланнар куркыныч түгелме? Бәлкем, аларны агуларга кирәктер?» –дип борчыла актанышлылар. Куркулары юкка түгел, чөнки җир өстендә әкрен генә кап-кара еланнар шуыша.

Мондый очракта нишләргә? Әлеге сорауны Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы директоры Алексей Павловка бирдек. Сорауны биреп кенә калмыйча, видеоны да җибәрдек.

«Болар – тузбашлар», – диде Алексей  Владиленович. – Кайда күп дисез? Алар әле җир өстенә чыгарга да өлгермәделәр бит! – дип гаҗәпләнде ул башта. – Кыштан соң яңа гына күренә башладылар. Еланнарның күчеш чоры хәзер. Гадәттә барысы бер урынга тупланалар. Кояш нурлары күренүгә, җир өстенә җылынырга шуышып чыга башлыйлар. Аннан алар төрле якка таралып, сезон беткәнче шунда яшиләр. Бездә кара елан (гадюка) агулы булып санала. Россиядә, Татарстанда кара елан чагып, үлемгә китергән очраклар сирәк. Тузбаш кешегә зыян салмый. Алексей Павлов әйтүенчә, еланнарның файдасы зур. Алар кимерүчеләрне юкка чыгара.

Әйтик, еланнар булмаган җирдә тычкан бизгәге авыруы таралырга мөмкин. Елан, кимерүчеләрнең ояларына кереп, барысын да юк итә. Моны берәү дә эшли алмый. Елан күргәч, нишләргә? Белгеч сак булырга кушты. Аларга тимәгез! Котырта да күрмәгез. Дөресрәге, еланнар үзләре, кеше күргәнче, тизрәк күздән югала. Ачык урынны яратмыйлар. Димәк, бу очракта кояшта, үләннәр арасында җылынырга өлгермәгәннәр.

Еланнардан котылу өчен, авылларда чүп-чарны җыештырырга, печәнне чабарга, ризык калдыкларыннан котылырга кирәк. Урманга барганда аягыгызга резин итек, кроссовка, өстегезгә калын кием киегез. Еланның тешләре – 3–4 миллиметр, кием аркылы үтә алмый.

 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 11.04.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»