поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
09.04.2024 Шоу-бизнес

Рината Тэй: «Сәгыйрьнең сызлануларын безгә күрсәтәсе килми...»

Җырчы Рината Тэй өчен 2019 ел куркыныч төш кебек, ә ул әле дә тәмамлана алмый. Ире Сәгыйрьнең котычкыч юл һәлакәтенә эләгеп имгәнүенә дә 5 ел булган. Рината белән хәбәргә чыгып хәл-әхвәлен белештек.

– Рузилә, ирегезне социаль челтәрләрдә күрсәтми башладыгыз. Аның хәле ничек? Алга китеш бармы?
– Ирем шулай ук урын өстендә, әлегә алга китеш юк. Сәгыйрьнең хәле стабиль, ул өйдә туганнары белән. Инде 5 нче ел иремнең гомере өчен көрәшәбез. Халыкның Сәгыйрьнең иң матур, җир-җимертеп яшәгән чагын истә калдыруын телим. Аның хәле уңай якка үзгәрсә, бәлки, социаль челтәргә бу хакта язармын. Бервакыт тамашачылар мине авыру ир-атның хатыны кебек кабул итә башлавын сизеп алдым. Әгәр өйдә генә утырып, башкалардан ярдәм өмет итеп яшәсәм, үзем дә бу роль белән килешер идем, бәлки. Тик мин үземне кулга алырга булдым. Тормыш алга бара, күз яшьләре генә барысын да үзгәртә алсын иде ул. Улым үсә, аңа инде 11 яшь. Әтисе авариягә эләккәндә 1 нче сыйныфта гына укый иде. Күз ачып йомганчы 5 ел үтеп киткәнен сизми калдым. Халыктан ярдәм сорап кына яшәү, минем холкыма туры килмәвен аңладым. Юл һәлакәтеннән соң, җәмәгатьчелеккә матди яктан ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәнем булды. Ул чакта шок хәләтендә идем, югалып калдым. Безгә ярдәм кулын сузганнарга бик рәхмәтлемен. Соңгы бер елда гына үз тормышыма игътибарымны арттырдым. 4 ел дәвамында: “Кая барырга? Нәрсә эшләргә? Ничек ярдәм итәргә?” – дигән уйлар белән яндым. 

– Ирегезнең бала белән мөнәсәбәтләре нинди?
– Әле күптән түгел генә улым: “Әни, әти мине кайчан мәктәптән каршы алыр икән?”, – дип сорап куйды. Әлбәттә, бу сүзләр минем дә күңелемне яралый. Бала ата җылысына мохтаҗ. Ә Сәгыйрь аякка баса алачакмы – билгесез. Яңа ел алдыннан Курганга операциягә барып кайтты әле. Иремне абыйсы карагач, Курганга да ул барды. Иремнең сул кулына имплант урнаштырырга тиешләр иде. Кызганыч, имплант урнашып бетә алмаган, күрәсең, Сәгыйрьнең кулы бик нык үлекләде, сөякләренә дә зыян килде. Терсәктән өстә 5 сантиметр кисеп, табиблар кулын янәдән ялгадылар. Хәзер Сәгыйрьнең сул кулы 10 сантиметрга кыскарак һәм эшкә яраксыз. Курганга бик зур өметләр багладык, тик бу сәфәр дә уңышсыз булды. Сәгыйрьгә 2 ел дәвамында кулларына артык йөкләнеш бирмәскә куштылар. Сөякләре эчтән чери башлаган, чак кына гангрена булмаган. Аякларына да операция ясау турында уйланган идек. Табиблар куллар рәткә килмичә, аякка кагылмаска кушты. 

– Сәгыйрьнең яшәргә теләге, өмете бармы?
– Гадәттә авырулар кычкыралар, сызланалар. Ә Сәгыйрьнең йөзеннән елмаю төшми. Сызлануларын безгә күрсәтәсе килми. Иремне абыйсы бик яхшы карый, өсте һәрвакыт чиста-пөхтә, бу яктан иремнең гаиләсенә рәхмәт әйтәм, барыбызга сабырлык телим. Сәгыйрь белән сәламәтлеге турында җитди сөйләшә башлагач: “Авырмагыз. Авырырга ярамый”, – дип әйтеп куя. Ул урын өстендә ятуын кабул иткән кебек тә тоела кайчак. Сәгыйрьне тотып аякка бастыргач: “Мин аякка басачакмынмы соң?” – ди. 14 ел элек кияүгә чыккан ир белән хәзерге Сәгыйрь – икесе ике төрле кеше, чагыштырып та булмый.
 
– Хатын-кызга да таянырга янәшәдә ир-ат җилкәсе кирәк бит...
– Бөтен тормышны тартып бару кыен, әлбәттә. Янәшәңдә ир-ат булса җиңелрәк. Алга таба нәрсә буласын әйтә алмыйм. Миңа 32 яшь иде, ә хәзер инде 37 тулды. 33-34 яшьләремне, гомумән, хәтерләмим, чөнки Сәгыйрь өчен яшәдем. Күпме күз яшьләре түккәнемне үзем генә беләм. Ирем белән буламмы яки булмыйммы дигән сорауга җавабым юк. Тормышны ничек бар шулай кабул итәм. Хәзер ныклап эшкә тотындым. Рината Тэй образын ташлап калдырасы килми, аны булдыру өчен дә бик күп көч сарыф ителде. Яңа җырлар күп, аларны туплап халыкка җиткерәсем бар. Дусларым ярдәме белән аз булса да тамашачыларны яңалыклар белән сөендерергә тырышам. Мәҗлесләрдә чыгыш ясау тәкъдимнәре дә килә, шөкер. 2023 елда вокал мәктәбендә эшли башлаган идем. Кеше бит, үз тәҗрибәсе белән уртаклашырга, үзеннән соң нәрсә дә булса калдырырга тиеш. Вокал мәктәбенә гап-гади укытучы Рузилә буларак урнаштым. Эшчәнлекне Рината Тэй образына бәйләмәдем. Кешеләр үзләре миңа тартылганын тоеп алдым, аеруча өлкән яшьтәгеләр белән эшләүдән тәм таптым. Ярты ел эчендә 55 укучы тупладым. Шул мизгелдә үземә вокал студиясе ачу турында уйлана башладым. Хәзер Казан үзәгендә үземнең вокал студиямдә эшлим, шөкер.
 
– Чыгышлар ясарга барганда баланы кем белән калдырасыз? 
– Арсен да кечкенә түгел инде, үсте. Дусларым ярдәм итеп тора, улымны аларда калдыра алам. Элегрәк гел әнием белән кала иде. Хәзер улымның яшүсмер чагы, игътибарлырак булырга тырышам. Егеткә ир-атлар гына аңлата ала торган әйберләр дә бар бит. Бу каникулларда Арсен әтисе янына кайтты. Иремнең туганнарына да әйттем: “Бераз ирләр тәрбиясе бирегез”, – дип. Арсен белән гел ачыктан-ачык сөйләшергә тырышам. Аның белән элемтәне югалтырга куркам, чөнки ялларсыз эшлим. 37 яшемдә арендага алынган фатирда яшисем килми. Бу факт та мине уңайсыз хәлдә калдыра. Ничә ел кияүдә булып, бернәрсәсез калдым. Бу упкыннан чыгарга үземә үзем генә ярдәм итә алам. Иремнең туганнарыннан ярдәм сорау дөрес булмас. Сәгыйрьгә 1 нче төркем инвалидлык бирделәр. Аңа күпме акча биргәннәрен сораганым да юк, белмим дә. Без Сәгыйрьнең якыннары белән авариядән соң сөйләштек. Аны күтәрергә, юарга кирәк бит. Сәгыйрь сабый бала төсле, ә минем физик яктан көчем җитми. Шул сәбәпле Сәгыйрь – Чаллыда, ә мин улым белән Казанда яшим. Туганнарына да якын кешесен мондый хәлдә күрү җиңел түгел. Нишләргә дә белмәссең...
 
– Күрешеп торасызмы?
– 4 ел дәвамында атна саен кайтып тордык. Хәзер бераз сирәгрәк кайтабыз. Улым шимбә укый, мин дә эшкә чыгам. Үземнең машинам да булмагач, ике шәһәр арасында йөрү кыен. Дөресен генә әйткәндә, тормышымны яңадан башладым кебек. Үземне 14 ел элек кияүгә чыкканчы булган вакытка әйләнеп кайткан төсле хис итәм. Ә вакыт бит туктап тормый. Күңел түрендә өмет бар әле, тормышка аша алырмы икән?

---
Шәһри Казан
№ --- | 09.04.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»